Шәһри Казан

Мәскәүдә күргәннәребез

Ял көннәрендә мин иге-чиге күренмәгән, табигый байлыклары хәттин ашкан илебезнең башкаласы Мәскәү шәһәренә барып кайттым әле.

Татарстан башкаласыннан Мәскәүгә барып кайту артык кыйммәткә төшми, утырып барсаң, бер якка - 590 сум, бару-кайту өчен 1180 сум тирәсе килеп чыга. Кич белән алты туларга егерме минутта кузгалып киттек һәм икенче көнне иртә белән алты туларга егерме минутта Мәскәүнең Казан тимер юл вокзалына килеп төштек. Бу - барлыгы унике сәгатьлек юл дигән сүз.
Поездда утырып бару күңелле әйбер, безнең кебек яшьләр өчен бигрәк тә. Тик шулай да олылар рәхәтләнеп ятып бара торган вагоннарны сайласыннар иде, дип киңәш бирәсе килә. Алар яшендә унике сәгать буе утырып бару авыр булачак.
Шулай итеп, без сәгать алты туларга егерме минутта Казан вокзалыннан кузгалып киттек. Без - мин, бер дус егет һәм өч кытай татары. Кытайдан килгәннәр белән аралашу бик тә күңелле, үз илләре турында төрле кызыклы нәрсәләр сөйлиләр. Алар рус телен юньләп белмиләр, ә кытай, татар, казах, тагын берничә төрки телдә җиңел аралашалар. Татарстанда рус теле курсларында укыйлар.
Поездга утырганда ук, проводник апа паспортны сорады: «Документ, удостоверяющий Вашу личность?» Кытай татарлары сораулы караш белән миңа борылдылар. Мин исә, шыпырт кына, паспортларыгызны күрсәтегез, дим.
Мәскәүгә баргач, метрода йөрибез. Берзаман полиция хезмәткәрләре туктатмасынмы!.. Миңа һәм дустым Зөлфәткә бәйләнмиләр, теге кытай татарларының икесенең документларын күрсәтүне сорыйлар. Өченчесенә бер сүз дә әйтмиләр. Без дә инде Мәскәү метросының иминлеген саклаучылар белән чын туристларча сөйләшкән булабыз. «Менә тагын бер китаец бар, аның документлары да тәртиптә, ышанмасагыз, ачып күрсәтә алабыз», - дибез. Безнең артта качып торган кытайлы - аның әле өстендәге киемнәре, прическасы, тавышы да ни җитте генә түгел, неформалларныкы кебек - алгарак чыкты да, үзенә төртеп күрсәтүләрен аңлап булса кирәк, русчага охшатырга тырышып, бер-ике сүз әйтте: «Уэ-уэ». Без егылып көләбез. Ә документлар тәртиптә дисәк тә, теркәлү документын сумка төбеннән көчкә табып алдык. Тәрҗемәче вазифасын Зөлфәт башкарды. Полиция хезмәткәре дә, метрога үтәр өчен билет сатып алырга чират торган халык та аны, кытай телен су кебек эчә икән бу, дип уйладылар, ахры. Бар да кызыксынып тегене күзәтә.
Полиция хезмәткәренә дә кытай татарлары ошап китте булса кирәк, тегеләрдән: «Как там Джеки Чан проживает?» - дип сорый. Кытайлар исә аны Чын Лон буларак беләләр. Исмаил бу исемне Джеки Чан дип түгел, Майкл Джексон дип ишетте булса кирәк, «Он умер», - диде. «Как умер? - дип, рус полицейские Исмаилга Джеки Чанның кем булуын аңлатырга тотынды. - Он очень сильный каратист!» Менә сиңа кирәк булса, кытайдан килгән Исмаилыбыз каратэ, ягъни сугышу төренең ни икәнен белми икән бит! Ярты сәгатьләп маташа торгач, аңлаштык тагы. Каратэ - японнарның сугыш төре, кытайларда исә кунг-фу. Икесе ике нәрсә!
Россия башкаласында уздырган бер төн эчендә әле моннан да кызыклырак хәлләргә юлыктык.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: