Шәһри Казан

Музейга куярлык шигырь

Казанда 89 нчы мәктәп бар иде. Восстание урамы тирәсендә яшәүчеләр 80 нче елларда балаларын анда укырга яздырмый башладылар. Нигездә, авыллардан күчеп килгән, русча начар сөйләшә торган балалар укый иде монда. Гөрләп торган гыйлем йортының бетүгә йөз тотуын күреп, укытучылар бик кайгырыштылар. Шул мәктәп бинасында 22 нче кичке татар эшче яшьләр...

Реклама

Казанда 89 нчы мәктәп бар иде. Восстание урамы тирәсендә яшәүчеләр 80 нче елларда балаларын анда укырга яздырмый башладылар. Нигездә, авыллардан күчеп килгән, русча начар сөйләшә торган балалар укый иде монда. Гөрләп торган гыйлем йортының бетүгә йөз тотуын күреп, укытучылар бик кайгырыштылар.
Шул мәктәп бинасында 22 нче кичке татар эшче яшьләр мәктәбе дә эшләде. Анысына язылучылар шактый иде әле. Хәтта без тарих укытучылары да дүртәү идек. Бервакыт безнең кичке мәктәп директоры Нәдимә Галиәхмәтова, укытучыларның бер бәйрәменә туры китереп, 89 нчы мәктәп директоры Вазыйх абый белән аның хатыны Фатыйма апаны кунакка чакырды. Фатыйма апа кебек шөһрәтле татар теле укытучылары Казанда, булса да, аз калгандыр, укыту татар телендә барган мәктәпләр бик аз иде инде Казанда.
Шул очрашуда Фатыйма апа үзе язган бер шигырен укыды. Тукайның «Туган тел» дигән шигыре төсле үк булмаса да, Фатыйма апа язган «Тел» шигыре бөтенебезнең дә йөрәкләренә үтеп керде. Шулай булмаса, гомеремдә бер генә тапкыр ишеткән ул шигырьне хәтеремдә бүгенгәчә саклый алмас идем.
Эчтәлеге бик гади: шигырьне язган укытучы хатынның ире (Вазыйх Галим улы Надреев була инде. - Р.М.) базардан сыер теле сатып алып кайта. Телне пешереп ашарга кирәк бит инде. Ә бу тел төрле уйлар уйлата. Без сөйләшә торган телне дә базардан сатып алып булмасмы икән? Ә, юк! Туган тел сатылырга да, онытылырга да тиеш түгел! Шигырьнең идеясе шуннан гыйбарәт.
Озак та үтмәде, Фатыйма апа вафат булды. Сакланса, бу шигырьне Фатыйма апа эшләгән мәктәп бинасындагы Г.Ибраһимов музеена тапшырырга була иде. Дөрес, әлеге музей бүлмәсе бүген бик кысан, кайчандыр Фатыйма апа оештырган музей төсле иркен һәм зәвыклы түгел. Шуңа күрә анда Идел киңлекләренең гүзәллегенә хәйран калып карап торган язучы Г.Ибраһимовның рәсемен дә куя алмаганнар. Хәер, Лотфулла Фәттахов иҗат иткән ул картина теләсә кайсы күргәзмәне дә бизәрлек. Музейда күрмәсәк, күргәзмәләрдә күрсәтерләр әле аны. Минемчә, вакыты җитәр, Г.Ибраһимов музеен да киңәйтерләр әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: