Шәһри Казан

Нахакка рәнҗетә күрмик

2001 елның 9 сентябрендә Нью-Йоркта коточкыч фаҗига булган иде - террорчылар биек биналарга самолет белән бәрелеп, меңләгән гаепсез кешене үтерде. Соңыннан кыскача «9/11» дип аталган терактны АКШ хакимияте «илгә һөҗүм» дип бәяләде һәм фаҗигане сәяси максатларда кулланырга кереште: нефтькә бай булган Көнчыгыш илләренә хәрби контингент кертте, сугыш башлады. Кайберәүләр узган...

Реклама

2001 елның 9 сентябрендә Нью-Йоркта коточкыч фаҗига булган иде - террорчылар биек биналарга самолет белән бәрелеп, меңләгән гаепсез кешене үтерде. Соңыннан кыскача «9/11» дип аталган терактны АКШ хакимияте «илгә һөҗүм» дип бәяләде һәм фаҗигане сәяси максатларда кулланырга кереште: нефтькә бай булган Көнчыгыш илләренә хәрби контингент кертте, сугыш башлады.
Кайберәүләр узган атнада Казанда булган терактны да АКШның «9/11»е белән чагыштыра. Янәсе, фаҗигане оештыручының да шуңа охшаш максатлары бар. Сугыш башлау түгел, әлбәттә. Аның теләге башка - республикадагы тотрыклылыкны какшату, хакимият һәм гади халыкның Татарстандагы мөселман өммәте белән арасын бозу, мөселманнарга тап төшереп, аларга карата ышанычсызлык уяту, төбәктәге диннең үсешенә аяк чалу, сәяси, дини эзәрлекләүләргә юл ачу.
Теракттан соң башланган тикшерү эшләренең барышы да шуны күрсәтә. Кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы көннәрдә Казан, Арча, Чистай, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә йөздән артык мөселман кешесе кулга алынган, аларның өйләрендә тентү уздырылган. Болар барысы да, әлбәттә, мөселман өммәтенең дәүләткә ышанычын киметә. Хәзерге вакытта, килеп чыккан ситуациядән чыгу юлларын эзләргә кирәк булган көннәрдә, вазгыять киресенчә киеренкеләнә.
Тоткарланган кешеләр исемлегенә тукталып китик. Матбугат һәм телевидение хәбәрләренә карасаң, теракт эшендә иң төп фигурант «Идел-Хаҗ» ширкәтенең директорлар советы рәисе Рөстәм Гатауллин дигән фикер кала. Шулай ук уңышлы мөселман эшмәкәре Мурат Галеев, элек мөфтияттә эшләгән Рөстәм Кудакаев, Биектау мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров, Универсиадада чыгыш ясарга әзерләнеп йөрүче яшь спортчы, авыр атлетика буенча республика чемпионы Артем Калашов - бу кешеләр дә, мөфтигә һөҗүм итү һәм Вәлиулла Якубны үтерү эше буенча шикләнелеп, кулга алынган. Аларны бер үк нәрсә берләштерә - барысы да мөселманнар. Әлбәттә, аларның гаепле булу-булмавына без түгел, ә тикшерүчеләр һәм мәхкәмәләр карар чыгарачак. Шулай да шиклеләрне җәмгыятькә, халыкка файда китереп яшәүчеләр арасында эзләү, гаеплеләр итеп мөселманнарны күрсәтергә тырышу - югарыда әйтеп узган «9/11» версиясенә ышанырга этәрә. Җитмәсә, рәсмиләр үзләре дә тикшерү эшләрен шик астына куя. Мисал өчен, Казанның элекке мэры Камил Исхаков: «Ул кешеләрне кулга алу белән ашыкмадылармы икән?» - дигән белдерү белән чыкты.
* * *
Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуб - дини мәгърифәт үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның чорында меңләгән дини китап басылды, ислам турында интернет-ресурслар барлыкка килде. Кыскасы, Вәлиулла Якуб - күп еллар буе республикада Ислам диненә, мөселман өммәтенә хезмәт итәргә тырышты. Шуңа күрә аның мөселман кешесе кулыннан үлүен күз алдына да китереп булмый. Гәрчә Ислам динендә мөфти яки имам гына түгел, гади кешене үтерү дә зур гөнаһлар санала. Ләкин хәзрәтнең үтерелүе буенча шикләнелеп кулга алынганнар арасында гел мөселманнар. Җитмәсә, алар арасында хәзрәтнең мәсләктәшләре - мәчет имамнары да бар. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт тикшерүчеләрнең мондый эшеннән канәгать булыр идеме икән? Бик шикле.
Мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәйз, Аллага шөкер, куркыныч фаҗигадән соң исән-сау калды. Терактка карата фикерен белдергәндә, ул: «Миңа кече Кыямәт көне оештырырга теләүчеләр чынлыкта барлык мөселманнарга һөҗүм ясады», - дип, бик төгәл әйтте һәм аның белән килешмичә булмый. Бәлки әлеге коточкыч җинаять өчен җаваплылар бөтенләй табылмас та, ләкин аннан иң күп зыян күрүчеләр мөселманнар булачак. Без моны инде бүгенге көндә үк күрәбез. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйз үз вазифасында төрле юнәлешләрдә актив эшчәнлек алып барды, бәлки кемнең юлын кискәнен үзе дә яхшы беләдер. Бу көннәрдә ул инде хастаханәдән дә чыкты. Хәзер хәзрәт, тикшерү эшләренә ярдәм итеп, гаеплеләрне табуга үз өлешен кертер дип өметләнәсе килә. Шул ук вакытта бу эшкә катнашы булмаган гаепсез мөселманнарны эзәрлекләүгә юл куймау, аларга ярдәм итү - аның бурычларыннан берсе. Халык аннан хәзер шуны көтә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: