Шәһри Казан

Насыйп булса...

Институтта укыган чакта фатирда торган әби, берәр нәрсә югалтсак: «Кайгырмагыз, насыйп мал булса, табылыр», уйламаганда берәрсе күчтәнәч китерсә: «Насыйп ризык теш сындырып керә ул», - дия торган иде. Болар - хак, дөрес сүзләр. Дөреслегенә июнь азагында гына үзем дә инандым әле...

Авылда печән өсте. Ә безнең кебек шимбә-якшәмбегә генә кайтып китүчеләргә июнь ахыры - «җиләк өсте». Ирем белән без дә чиләк тотып җир җиләгенә киттек. Әти аның быел кайда күп икәнен өйрәтеп тә җибәрде. Елдагыча булса, ике сәгать тирәсендә туларга тиеш бер чиләк. Алай да, вакытны белер өчен, телефонны алмыйча булмас... Аны иң ышанычлы урынга - иремнең төймә белән каптырыла торган түш кесәсенә салдык та киттек җиләккә. Җиләк күп икән. Үзе эре, җитмәсә. Җыя торгач, чиләк яртылаш тулды да. «Минем телефон төшеп калмадымы әле анда, вакыт күпме?» - дим иремә. Ул да, шаяртып: «Юк, әлегә урынында», - ди. Әле вакыт та соң түгел булып чыкты. Болай булса, караңгы төшә башлаганчы тула да икән әле бу чиләк, Аллаһы боерса. Икәүләп тырыша торгач, тулды да бу. Күпме вакыт китте икән моңа, белик әле. «Сәгать ничә булды инде?» - дигән соравымны алданрак бирәсе булган икән... Иремнең кесәсеннән телефон, сиздермичә генә, төшеп калган бит! Бу бит болын, без инде җиләк җыеп күпме юл үттек, җитмәсә, караңгы да төшеп килә... Ирем телефонны эзләү ниятендә хәзер. «Табабыз!» - ди. Ничек тапмак кирәк?! Алай да бераз вакыт эзләп йөргән булдык инде. Кайтканда иремә, теге әбинең сүзләре белән: «Насыйп булса, табылыр. Табылмаса, баш бәясе түгел әле», - дигән булам. Телефонның юк «гөнаһ»ларын бар итәм, үземчә. Имеш, бер кнопкасы эшләми иде инде, панеле дә ярык, искергән... Өйдәгеләргә югалту турында әйтү юк, борчылмасыннар. Алай да иртән тагын җиләккә килергә дигән фикергә килдек. Ә бәлки, насыйп булса, табылып куяр. Иртәгесен әни белән әтигә баланы калдырып, анда җиләк күп калды әле дигән булып, теге урынга тагын киттек. Бәхеткә, җиләге дә күп тагын. Кул җиләк җыя, күз телефон эзли. Берзаман иремнең: «Таптым!» - дигән шатлыклы тавышы яңгырады бит. Куе үлән арасыннан бер чите генә күренеп ята телефонымның. Насыйп булгач... Чиләкне инде тыныч күңел белән тутырдык. Бу җиләкне нишләтергә инде хәзер. Телефон югалмаса, җыеласы түгел иде бит ул. Бусы Казандагы якын туганыбызга була дип, күңелгә беркетеп кайтып киттек өйгә. «Насыйп ризык шулай теш сындырып керә ул», - дисен әле.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: