Шәһри Казан

НАТО: Кырым өчен Грузия

Кырымның Россиягә кушылуы НАТО, АКШ, Көнбатыш «өчлеге»нең борынына чиртте чиртүен, әмма алар бит җиңелергә өйрәнмәгән, хәзер шуның әҗәтен кайтарырга хыяллана. Кырым референдумына хәтле үк, Төньяк альянс Тбилисига НАТО әгъзалыгының хәрәкәт планын тапшырырга җыенуын һәм бу мәсьәләнең хәл ителеше Украина кризисына бәйле булуын белдергән иде.

Реклама

Әлеге планда хәрби, икътисади һәм хокукый өлкәләрдәге таләпләр санап кителә, шулар үтәлгән очракта, теге яки бу дәүләт НАТОга кабул ителә. Мондый планнар Македония, Черногория һәм Босниядә бар.
«Россиянең Украинадагы хәрәкәтенә бәйле рәвештә Төньяк альянсның Көнчыгыш Европада кыю сәясәт алып барырга тиешлеге турында сөйләшер чак җитте, - дип белдерделәр НАТО штабында. - Тбилисиның әгъзалыкка кандидат исемен алу гозере үтәлергә тиеш». Грузия премьер-министры Ираклий Гарибашвилиның күптән түгел Вашингтонга визиты вакытында Тбилисиның НАТОга кушылу омтылышын якларга вәгъдә иткәннәр. Гарибашвили исә Грузиянең НАТО әгъзасы булырга теләвеннән баш тартмавын һәм Вашингтон ярдәменә өметләнүен белдергән. «Без АКШны альянсның лидеры дип саныйбыз, алай гына да түгел, ул - гомумән бөтен дөнья лидеры. Грузия бәйсезлек алганнан бирле, АКШ аның территориаль бөтенлеге, куркынычсызлыгы һәм демократиясе буенча булышлык итте», - дигән Грузия премьер-министры. Хәзер, аның сүзләренчә, АКШ Грузия өчен НАТОга «капка» булып торачак.
Россия, билгеле булганча, Грузиянең НАТО белән якынаюына кискен каршы чыга. «Мондый адым бүленеш линияләрен алу килешенүенә генә каршы килеп калмый, әлеге линияләрне тагын да көнчыгышкарак күчерә. Бу исә бүленеш һәм куркынычсызлык буенча бурычларга каршы килә», - дип белдерде тышкы эшләр министры С.Лавров.
Билгеле булганча, Грузиянең НАТОга керергә омтылуы соңгы елларда игътибар үзәгендә булды. Төньяк альянсның 2008 елда Бухарестта узган саммитында, Грузия НАТО әгъзасы булачак, дип белдерелде. Шул ук елда Көньяк Осетиядә булган сугыш моны кичектереп куйды. Әмма Брюссель Тбилисиның Альянска кушылуы - тиз арада хәл ителәчәк мәсьәлә дип, гел кабатлап килде.
Грузиннарны мәйданга җыймакчылар
Алда әйтелгәнчә, «Көнбатыш өчлеге» җиңелергә өйрәнмәгән, Украинада хәлләр бөтенләй үк алар сценариесе буенча барып чыкмагач, алар аны хәзер Россиянең башка күршеләренә күчерә. Әрмәнстанда шундый ук оппозиция мәйданга җыела, узган атнада Грузиянең «Бердәм милли хәрәкәте» дә хөкүмәтне «грузин мәйданы» белән кисәтте. Үзен илдәге төп оппозиция дип санаучы әлеге партия әгъзалары, Саакашвилиның прокуратурага чакырылу уңаеннан, социаль челтәрләрдә актив эш башлап җибәрде. «Кешеләр, тынычланыгыз, Украинадагы хәлләр Украинада башланмады һәм анда тәмамланмаячак. Аек акыллы кешеләр аңларга тиеш, Грузиягә дә шундый ук көннәр киләчәк. Шуның өчен Михаил Саакашвили, дөнья буйлап йөреп, Көнбатыш өчен куркыныч барлыгын кисәтте», - дип яза Эка Херхеулидзе. Әлеге парламент депутаты халыкны «грузин мәйданы»на әзерләнергә чакыра, анда аларны Саакашвили көтәчәк икән.
Саакашвилины сорау алуга чакырып, Грузия хөкүмәте куркыныч юл сайлаган, дип кисәтә Милли куркынычсызлык советының элеккеге секретаре Гига Бокерия. Үзенең Брюссельдә «Табула» интернет порталында язган комментариесендә ул: «Без бөтенебез - Грузиянең партнерлары һәм Европаның азатлыгы һәм куркынычсызлыгы өчен җан атучылар Россиянең безнең төбәккә булган агрессиясенә ничек җавап бирергә дип баш ватканда, (ә Миша Саакашвили нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә), Грузия хөкүмәте оппозиция тарафдарларын эзәрлекләүне дәвам итә һәм аның сыйфатлы этабына күчә. Бу хәлләр Грузияне европалаштыруга ил эчендә түгел, ә аның тышында да киртә булып тора», - дип язган.
Саакашвилидан 27 март көнне сорау алырга тиешләр, бу уңайдан «Бердәм милли хәрәкәт»челәрнең сәяси советка җыелганлыгы мәгълүм. Алар әлегә сәяси белдерүләр, социаль челтәрләрдә комментарийлар бирү белән генә шөгыльләнә, әмма тора-бара алар да мәйданга җыелмас дип берәү дә кистереп әйтә алмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: