Шәһри Казан

Немец разведкасының эзе Казанда да калган

Бөек Ватан сугышы елларында оборона мәсьәләләре белән шөгыльләнүче күп кенә фәнни учреждениеләрнең Казанга эвакуацияләнгән булуын күбебез белә. Шундый лабораторияләрне юкка чыгарырга теләп, шәһәребез өстендә разведка «козгыннар»ы бөтерелүе генә бөтен кешегә дә мәгълүм түгел.

Реклама

Немец разведкасы, әле сугыш башланганчы ук, Казан белән берникадәр таныш булган. 1929-1933 елларда, Гитлер хакимияткә килгәнче, шәһәрдә совет-герман офицерлары өчен яшерен танк курслары эшләгән. Немец курсантлары буш вакытларында Казанның сәнәгать потенциалын, хәрби частьләрнең урнашу урыннарын да өйрәнгән.
Сугыш башланган көннәргә шәһәр сизелерлек үзгәргән, яңа корылмалар, шул исәптән авиация заводы да төзелгән. Таныш эзләрне югалткан немец хәрбиләре аэрофоторазведканы эшкә җиккәннәр. Төшерелгән сурәтләр диверсантлар әзерләү өчен файдаланылган. Безнең контрразведка да йоклап ятмаган, билгеле. ТАССРның байтак оборона учреждениеләрен саклап калуда Дәүләт куркынычсызлыгы халык комиссариатының җитәкчесе Абдулла Гыйсмәтулла улы Габитовның тырышлыгы зур булган.
1942 елның мартында парашют белән сикергән «Пальцев» һәм «Донец» кушаматлы немец разведкасы агентлары кулга алынган. Аларга Казандагы дары һәм авиация заводларын шартлату, шулай ук хәрби эшелоннарның хәрәкәте турында мәгълүмат туплау бурычы куелган була. Бәхеткә, контрразведка дошманнарны зарарсызландыра. «Пальцев» белән «Донец» разведка мәктәбе һәм аны тәмамлаучылар турында кыйммәтле серләрне дә чишәргә мәҗбүр булалар.
1942 елның 22 октябрендә Казанда «Ягудин» кушаматлы немец разведчигын тоткарлыйлар. Тумышы белән элеккеге Дөбъяз районыннан булган егет сугышның беренче көннәрендә үк Орша районында (Белоруссия) дошман кулына тоткынлыкка төшә. Меңләгән якташларыбыз кебек, аңа да Бухенвальд һәм Заксенхаузен кебек концлагерьлар аша узарга туры килә. 1942 елның июль башында тоткыннар арасыннан сайлап алынган кырык кеше Польшаның Яблонь шәһәрендәге разведка мәктәбенә җибәрелә. Монда эләгүчеләр Советлар Союзы җиренә немец разведкасы агенты сыйфатында аяк басарга тиеш була.
Армиядә радист булып хезмәт иткән «Ягудин»ны разведка мәктәбендә дә шул юнәлештә әзерлиләр. Курсантларны көчле идеологик басым астында тоталар.
5 октябрь төнендә Смоленск аэродромыннан күтәрелгән самолет көнчыгышка юнәлеш ала. Чиратлары җитүгә, кечкенә төркем булып оешкан разведчик-диверсантлар җиргә сикерә бара. «Ягудин» «Гончаров» кушаматы алган Киселев фамилияле агент белән бергә эләгә. «Гончаров»ка разведка-диверсия эшен башкару, «Ягудин»га исә табылган мәгълүматны рация аша немец хәрбиләренә җиткереп тору бурычы куелган була.
Разведчиклар җиргә уңышлы гына төшеп җитәләр, тик караңгыда бер-берсен таба алмыйлар. «Ягудин» үзенең Куйбышев тимер юлының «Чуфарово» станциясе янында булуын ачыклый. Ул, берничә көн җәяү атлаганнан соң, поездга утырып, Казанга барырга чыга.
Шәһәргә килеп төшүгә, разведчик башта базарга, аннары туганының фатирына барып килә. Менә шул базарга баруы харап итә дә инде аны. «Хәбәрсез югалганнар» исемлегендә йөргән «Ягудин»ны бер авылдашы танып ала һәм дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләренә хәбәр итә.
«Ягудин»ны НКВД төрмәсенә урнаштыралар. Гаепләнүче тикшерүче белән хезмәттәшлек итүдән баш тартмый, дөресен сөйләп бирә. Аның күрсәтмәләре Ярославльдә кулга алынган Кириллов һәм Чуашстанда тоткарланган Кисилев эшләрен тикшергәндә дә ярдәм итә. Гаебен таныган «Ягудин» хезмәт белән төзәтү җәзасына хөкем ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: