Шәһри Казан

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Институт бетергәч, мине район үзәгеннән ерак кына бер авыл мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Җәйге каникул вакытында район үзәгендә яшәүче дустым янына бардым. Без аның белән урамнарны әйләнеп кайтырга чыктык. Бераздан халык җыелып торган урынга килеп җиттек. Таякка таянып торучы бер карчык кемнедер сүгә. Сүзнең безнең мәктәп директоры турында барганлыгын аңлап,...

Реклама

Институт бетергәч, мине район үзәгеннән ерак кына бер авыл мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Җәйге каникул вакытында район үзәгендә яшәүче дустым янына бардым. Без аның белән урамнарны әйләнеп кайтырга чыктык. Бераздан халык җыелып торган урынга килеп җиттек. Таякка таянып торучы бер карчык кемнедер сүгә. Сүзнең безнең мәктәп директоры турында барганлыгын аңлап, якынрак бардык.
- Әби, ул кеше сезнең кемегез була? - дип сорадым.
- Кемем булсын, улым, - диде карчык, тавышын тагын да күтәреп. - Менә мине, газиз анасын, шушы хәлдә йөртә. Карамый.
Мин кайткач, директор янына кердем дә шушы хакта сүз башладым.
- Бу - үзе бер тарих, - дип, директор миңа бер кыйсса сөйләде.
Кечкенә генә бер авылда ир белән хатын яшәгән. Аларның берсеннән-берсе кечкенә өч балалары булган. Матур гына яшәп ятканда, 1914 елны герман сугышы башланган. Әтиләре сугышка киткән. Ләкин берничә елдан яраланып кире кайткан. Бернинди эшкә ярамаган, урында гына яткан. Әле әнисе, әле хатыны алмаш-тилмәш караганнар үзен.
Бераздан күршегә читтән яшь кенә ир кайткан. Бу авыру кешенең хатыны Ләйли шушы кеше белән очраша башлаган. Озак та үтми, ул авыру ирен, өлкән яшьтәге каенанасын, биш яшьлек Сабирны калдырып, шул иргә ияреп киткән. Бары 3-4 яшьлек ике баласын гына үзе белән алган. Бу Сабир өчен бик авыр көн була. Әнисе белән энеләрен күздән югалганчы озатып кала ул.
Берничә айдан Сабирның әтисе, аның артыннан ук дәү әнисе вафат була. Бала ялгызы кала. Мәрхәмәтле кешеләр бар икән. Күрше урамда яшәүче ялгыз хатын Наһар Сабирны үзенә тәрбиягә ала.
Шулай итеп, берничә ел вакыт үтә. Беркөнне Наһар кайтып керә дә:
- Сабир, улым, әниең кайткан, - ди.
Әнисен, энеләрен сагыну хисе күңеленнән ташып чыккан малай чыгып йөгерә. Әнисе белән аның ире кайткан йортка яшен уты шикелле килеп керә дә ишек төбендә басып кала. Түрдәге өстәл янында ишеккә арты белән әнисе, аңа каршы әнисенең ире утырган. Аларны сыйлап йөргән хатыннарның берсе:
- Ләйли, Сабир килде, - ди.
Ләкин Ләйли селкенми дә. Сабирга таба әйләнеп тә карамый. Энеләре дә күренми. Ә Сабир, әни миңа таба борылмасмы икән, улым, нихәл, дип әйтмәсме икән, дип, ишек төбендә озак басып тора. Таш йөрәкле хатын баласына бер сүз дә әйтми.
Сабир күз яшьләрен эченә йотып, өйдән чыгып китә. Ул көнне Наһар әбиләренә дә кайтмый, көне буе су буенда йөри. Караңгы төшкәч кенә печәнлеккә кайтып ята да елый-елый йоклап китә.
Соңыннан мәгълүм булганча, Ләйли беренче мәртәбә киткәндә үк кечкенә ике баласын Төрләмә тимер юл станциясе вокзалында калдырып киткән була. Сабир үскәч, аларны гомере буе эзләсә дә, таба алмый.
Сабир бар күңелен укуга бирә. Башта авылларындагы башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан соң ШКМ, ТБУМ дигән уку йортларында укып йөри. Соңыннан үзләреннән 45 чакрым ераклыктагы Тәтеш каласына китә. Андагы педучилищены тәмамлап, үзләреннән ерак булмаган бер авылда укытучы булып эшли башлый. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетында читтән торып гыйлемен арттыра.
Сабирны язмыш тагын бер кат сыный әле. Өйләнеп, берничә генә көн яшәгәч, Ватан сугышы башлана. Ул башыннан ахырына кадәр фронтта була. Җиңүче солдат булып кайткан Сабирны район читендәге җидееллык мәктәпнең директоры итеп билгелиләр. Үзен тәрбияләп үстергән Наһар апаны да яннарына ала. Ләкин яшь баласын калдырып, кинәт хатыны вафат була. Шуннан соң да Сабирның тагын ике хатыны үлә. Ул хәзер дүртенче хатыны белән яшәп ята. Дүрт балалары бар. Наһар апаны исә тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.
Шушы елларда Сабирның тапкан әнисе Ләйли әби кайтып төшә. Ул икенче ире белән Донбасста яшәгән икән. Ире - шахтер, акчаны көрәп алган. Ләкин картаеп үлеп киткән. Аның беренче хатыныннан булган балалары Ләйлине йорттан куып чыгаралар, ялгыз карчык туган авылына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Икенче иренең әнисе белән апасы да күптән үлгән, йортны сүткәннәр. Ләйли күрше авылдагы үзе шикелле ялгыз карчыкка барып керә. Аннан район үзәгенә барып, улының нахак гайбәтен сатып йөрергә тотына.
Мәктәп директоры Сабир абый сөйләгәннәр шушы урында тәмамланды.
Күпмедер вакыт узгач, Казанда очраклы рәвештә Сабир абыйны очраттым. Ул Ләйли әнисен үзләренә алып кайткан.
Редакциядән: газетабызның даими хәбәрчесе Мөнәвир Юнысов байтак еллар дәвамында үзенең гыйбрәтле мәкаләләре белән безне сөендереп торды. Әлеге язмасы да укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Мөнәвир абый күптән түгел генә арабыздан китте. Аның туганнарының, якыннарының, улы - «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт Юнысның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: