Шәһри Казан

Ни инглизчә, ни татарча...

Без Татарстан Республикасында яшибез. Республикада үзара тигез хокуклы ике дәүләт теле бар. Аларның берсе - татар теле, икенчесе - рус теле. Закон буенча, алар икесе дә дөрес итеп, тигез кулланылырга тиеш. Һәм без бу хакта инде егерме елдан артык сөйлибез. Нәрсә үзгәрде, нәтиҗәләр, эшлисе эшләр күпме?

Соңгы елларда башкаладагы элмә-такталарда, җәмәгать транспортында республикабызның дәүләт телләре булган татар һәм рус телләрен тигез куллану һәм иң мөһиме, дөрес язу, әйтү гадәткә керә башлаган иде. Тик моның белән артыгын мавыгып китеп, арттырып ташлау очраклары да булмады түгел. Дәүләт телләрен саклауда, дөрес куллануда үрнәк булып торган Казан метросына да күз тиде. Башта татар, рус телләрендә язылып элеп куйган элмә-такталары инде искереп, тузанланып буяулары бетә башлагач, аларны алыштырдылар. Алыштырдылар һәм аларда татар теле урынына инглиз теле килде. Шулай итеп, татар теленең хокукы бозылды. Инглизчәсен дөрес итеп язсалар, бер хәл әле, анысы да юк бит. Димәк, инглиз теле дә зыян күрә булып чыга. Икенчедән, метро станцияләренең исемнәрен элеккегечә дөрес итеп әйтсәләр дә, цифрлы щитта, артык татарчалаштырып, «Ометьево»ны «Өмет» дип үк язып куйганнар. Дөрес язылышы «Әмәт» була бит, җәмәгать, зинһар, төзәтегез. Бу уен-муен эш түгел! Аннары «Кәҗә бистәсе» метро станциясе ишегенә «Керү»не «Керу» дип яздылар, хатаны күрсәтеп әйтә торгач, язуны алыштырдылар үзе. Тик хата икенчесенә күчте. Хөрмәтле метро хуҗалары, «Чыгу» сүзенең соңгы хәрефе «ү» түгел, «у» була.
Оят, валлаһи, читтән килгән милләттәшләр, кара, бу татарлар үз сүзләрен дә татарча дөрес итеп яза белмиләр икән дип әйтерләр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: