Шәһри Казан

Ничек халь, мишәр туган?

Татарстанда мишәрләр юк икән бит. Әйе, «ницек халь, брат», дип сөйләшүче мишәрләр юк. «Сезнең үзегезне мишәр дип атарга хакыгыз юк», - диде миңа бер нижгар мишәре. Әттәгенәсе икән! «Циләгенә караганда, үзе кура зиләге» дип җырлаган халык нинди этник төркемгә керә икән соң алайса? Теге нижгарлыга шулай дигән идем, мәш килеп...

Реклама

Татарстанда мишәрләр юк икән бит. Әйе, «ницек халь, брат», дип сөйләшүче мишәрләр юк. «Сезнең үзегезне мишәр дип атарга хакыгыз юк», - диде миңа бер нижгар мишәре. Әттәгенәсе икән! «Циләгенә караганда, үзе кура зиләге» дип җырлаган халык нинди этник төркемгә керә икән соң алайса? Теге нижгарлыга шулай дигән идем, мәш килеп миңа тарихны сөйли башлады. Актара гына тарих битләрен, тузанын да сөртеп тормый. Әллә нинди дәлилләр китереп үз сүзен бастырыклап та куя бит әле! «Безнең бабаларыбыз гомер-гомергә мещерская земляда яшәгәннәр, шының эцен без мня мишәр дип аталабыз, хыть келәгез, хыть келәмәгез, барыбер мишәр тугель сез, спорлашмак булма, памуйланып утырма, яримы?» - ди. Яри. Рус елъязмаларында мишәрләр турында болай диелгән: «Оны будучи из земель мещерских, в земле той поля великая и зело преизобильныя и гобзующия, тако же дворы княжат их и вельможей зело прекрасны и воистину удивления достийны, и села часты...» Менә шул җирләрдә туып үсмәгәнгә, әлеге «фәйләсүф» нижгарлы фикеренчә, бездәге мишәрләр мишәр түгел. «Памуй» дигәннән, әгәр Нижгар, Мари, Мордва якларына барып чыгып, «мещерская земля»да туып үскән коточкыч чибәр мишәр кызы: «Памуем син минем», - дип, муеныгызга сарылса, бер дә аптырап, бу сүзгә үртәлеп калмагыз. Юынтык, шакшы су түгел, яратып кына әйтелә торган «тилем, җүләрем» дигәнне аңлата ул. Чистай мишәрләренчә әйтсәң, «майматьтюк» була ул.
Ахмак белән бәхәсләшмәскә икән. Диванага аның дивана икәнен барыбер исбатлап булмый, хет чукынып бет. Ярый, хуш, «мещерский земля»да яшәмәгән мишәрләрне кем дип атыйк соң? Казан татары дип булмый инде, кая анда тыгыласың үзеңнең «майматьтюгың» белән. Арча, Әтнә, Кукмара юллары көпчәк өчен салынган, мишәрнең куля-сасына туры килми. Шөгер типтәрләре кире тибәрмәсләр, мөгаен, бер якта Чирмешән, икенче якта Самара, теләсәң-теләмәсәң дә, халык аралашып, катышып беткән. Шөгерләр дә мишәрчә «ерлаштыргалый». Мишәрләр янында үзләрен татар дип санасалар да, теге көпчәкле арбаларга утырып йөрүчеләр аларны мишәрләр рәтенә кертә.
Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Чирмешән мишәрләренең (бу районнарда яшәүче халыкны шулай атаганым өчен теге нижгарлыдан гафу үтенәм инде) баганалары бер тирәдә булса, Чүпрәле, Буаныкыларда бөтенләй башка тарафта. Гади генә җирләр түгел анда, «мещерская земля»ның бер чабуы эләгә. Чүпрәлеләр, күкрәк киереп: «Без дә мишәрләр!» - дип әйтә алалар. Ләкин алар гомергә дә үзләрен «нижгарныкылар» димәячәкләр, ә авыз тутырып «дыржанойныкылар без», диячәкләр. Аларга синең «мещерская земля»ң әллә бар, әллә юк. Ул җирне барыбер пайга бүлеп бирмиләр.
Бер Буа кешесе болай ди: «Безнең авыл районда бердәнбер татар авылы. Мин мишәр түгел». Булмасаң соң! Бер кеше үз-үзеннән оялып мишәрлеген качырды ни дә, качырмады ни, аңа карап кына Буа мишәрләренең бер җире дә кителми. Каймак белән мөлдерәмә тулы тәлинкәне «дыңк» иттереп өстәлгә китереп куйсаң, каймак тирә-якка чәчелә, тәлинкә кырыеннан агып төшә. Бөтен Буа мишәрләр белән мыжлап торганда, бердәнбер авыл утрау булып мишәрләрсез калгандыр, бәлки. Ләкин иманым камил, Башкортстанда башкорт булып язылган татарлар өчен «гөлт» итеп яшел ут кабынган кебек, үзен мишәр дип атаганнарга дөя тоягы зурлыгында алтын бирәбез дисәләр, «мин мишәр түгел» дигән теге адәм иң алдан чабар иде. Кулына нәсел шәҗәрәсен тотып.
Башкорт дигәннән, алар да «дунья» диләр икән, нижгарлар кебек. Нижгарда «Мишәрләр дуньясы» дигән газета да чыга. Татарстан мишәрләрен кая куярга дип баш вата идем, тоннельнең теге башында яктылык күренә башлады бугай. Без башкорт галимнәренең бөтен кешелек дөньясын таң калдырырлык ачышларыннан хәбәрдар. «Иранда бүген дә Башгирд дигән төбәк, Бөрйән дигән кала бар. Персиполь - борынгы башкорт каласы. Скифлар - Үчәргән башкортлары. Борынгы Геродот башкортлар хакында язып калдырган. Әмма ассимиляциягә тиз бирешүчән халыкбыз. Кытайда - кытайга, көньякта - фарсыга, Мисырда - гарәпкә, Ауропада башка милләтләргә әйләнеп киткән». Бу башкорт галиме Йыһат Солтанов сүзләре. «Мещерская земля»да төпләнеп калган башкортларның тора-бара мишәр дип аталып йөртелә башлавына аптырыйсы юк. Шулай булгач, Нижгарда да мишәр юк, алар да үзләрен мишәр дип атарга «права иметь итмиләр!» Башкортлар алар. Бөтен мишәрләр башкорт, ул гына да түгел, бөтен халык башкорт. Искәндәр Сираҗи әйтмешли: «Атабыз Адәм белән анабыз Хәва да башкорт булгач, бер дигән башкорт инде мин». Миллионлаган мишәр халкы да башкорт булып алсамы?! Тагын бер мәшәкать арта инде - шуның хәтле халыкка кайдан төлке койрыгы табып бетерергә?
PS. Йөгереп барып көзгедән үземне карап килдем әле. «Чурным глазым узкий-узкий» башкорт карап тора инде…

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 декабрь 2017 - 21:54
    Без имени
    В Монголии тоже самое