Шәһри Казан

Нигә хөрмәт итмибез?

Башкалар сине яратсын өчен, иң башта үз-үзеңне яратырга кирәк, дигән гыйбарәдәге кебек, телеңне хөрмәт итсеннәр дисәң, иң беренче чиратта, үзеңнең аны ничек итеп яратуыңны, олылавыңны күрсәтә белергә кирәк. Татар теленә карата, «әнә бит үзләре дә юньләп өйрәнми дә, сөйләшми дә», дигән фикерне еш очратырга туры килә соңгы арада.

Реклама

Тормышның барлык өлкәләрендә кулланылган тел генә үсә ала. Җәмәгать оешмаларында, җитештерүдә, сату-алу, халыккка хезмәт күрсәтү даирәләрендә урын табылмаган телнең «кухня теле» булып кына калачагы шиксез. Дәүләт теле икән, ул һәрвакыт кулланылышта булырга, халыкның күзенә чалынып торырга, үзен искә төшереп торырга тиеш. Бу юнәлештә иң кулай юлларның берсе - татар телен республикабызда җитештерелгән ашамлык товарларын тәкъдим итү чарасы буларак, ягъни этикеткаларда файдалану. Кызганычка, бүгенге көндә кибетләрдә мондый язуларны очратуы җиңелләрдән түгел.
Бер уйласаң, товарларда ике дәүләт телендә дә мәгълүмат бирү әллә ни авыр эш түгел кебек. Продукциянең исемен, составын һ.б. ны татар теленә тәрҗемә итү өчен, бездә белгечләр җитәрлек. Ләкин күп предприятиеләр үзләре җитештергән ашамлыкларга татар телендә мәгълүмат бирмиләр. Бу проблема белән ныклап шөгыльләнгән «Үзебез» хәрәкәте тарафдарлары кайбер шундый оешмаларга хатлар да юллаган иде. «Чаллы икмәге» (исеме ничек матур яңгырый!) оешмасы җитәкчеләре, мәсәлән, торт һәм башка тәм-томнарның кабында ике телдә дә язу өчен урын җитмәвен, аларны пешерү өчен файдаланылган күп кенә матдәләрнең татар теленә тәрҗемә ителмәвен (?) төп сәбәп итеп күрсәткәннәр. Татар телендә «он», «шикәр», «аш серкәсе», «тоз», «йомырка» кебек сүзләрнең булуын белмиләр, күрәсең. Бәлки белергә дә теләмиләрдер. Чаллы шәһәрендәге икенче бер компания - «Челны Холод» та үз продукциясе турында ике телдә мәгълүмат бирүне кирәк дип санамый. «Казан ит комбинаты», «Махеев» ширкәте, «Әлдермеш суы» кебек оешмаларның җитәкчеләре, Татарстан җирлегендә җитештерелгән товарларда дәүләт телләренең берсе кулланылса, шул җиткән, дип саный.
БКК (күмәч-кондитер комбинаты), КМК (Казан макарон компаниясе), Эдельвейс фирмасы товарларында да татар теленә урын юк. Соңгысы, мәсәлән, татар халкының борын заманнардан бирле кулланылган иң яраткан эчемлеге катыкны бары тик «национальный кисломолочный продукт» дип кенә атый. 3 нче икмәк заводында әзерләнгән чәк-чәк, ни өчендер, «чак-чак» булып калган. Исемне башта татарча, аннан соң рус телендә сөйләшүче кеше әйтә алырлык рәвештә дә язарга мөмкин бит. Әле шунысы куандыра, чәк-чәкнең составы турындагы мәгълүмат татарча да бирелгән. Яраклылык вакыты, энергетик һәм азык кыйммәте турында татарча язып тормаганнар, болай да күп яздык инде, шунысы да җиткән, дигәннәрдер инде. Ә югыйсә ул мәгълүмат тулы булырга тиеш бит. Казах телендәге мәгълүмат, мәсәлән, рус телендәгесе белән тәңгәл килә.
Этикеткаларда татар телендә язулар гына түгел, ә шушы төбәктә яшәгән халыкларның традицияләре дә беркадәр чагылырга тиеш. Әгәр дә ул милли ризык икән, бигрәк тә. «Вамин» продукциясен бу яктан мактап искә алырга гына мөмкин инде. Ул тәкъдим иткән сөт ризыкларының каплары милли орнаментлар белән бизәлә, ике телдә тулы мәгълүмат бирелә иде. Аның дәвамчысы - «Просто молоко» оешмасы, кызганыч ки, бу матур традицияне дәвам итә алмады. Исеме үк русча кычкырып торган әлеге ширкәтнең продукция капларында бер генә татар сүзен дә табып булмый.
ТРның Дәүләт телләре турындагы канунны һәм аны гамәлгә ашыру программасын (аның яңа варианты әзерләнә) җиренә җиткереп үтәүче оешмалар арасында Түбән Кама ит комбинаты, «Туган як», «Атабай суы», Казан май җитештерү комбинаты бар. Алар үз продукцияләрен сатып алучыларга ике дәүләт телендә тәкъдим итәләр. Сатып алучылар канәгать.
Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсе килә - продукция, кемгә атап җитештерелүенә карап та, мәгълүмати яктан төрлерәк булырга мөмкин. Мәсәлән, Калуга өлкәсендә җитештерелеп, «Садака чәе» дигән исем астында сатуга чыгарылган чәйләрнең исеме татарча, чөнки аны күбрәк, нәкъ менә садакага тарату өчен, мөселманнар, татарлар ала. «Энрич» маркалы яхшы сыйфатлы чәйләрдә дә инглиз, рус һәм татар телләрендә аңлатма бирелгән. Бу әлеге чәйләрне башка милләт вәкилләре кулланмый дигән сүз түгел. Ләкин менә дигән пиар адым, чөнки кабына матур итеп татарча язылган чәйләрне күргән татар кешесе аны сатып алмый китми инде. Кайсы гына өлкәдә яшәсә дә.
Хәләл ризыклар җитештерүче компанияләр дә бу кагыйдәне истә тоталар. Йошкар-Ола, Свердловск өлкәсенең Белояр ит комбинатында җитештергән ит продукцияләрендәге мәгълүмат татар, рус һәм башкорт телләрендә язылган.
Әллә ни мактанырлык булмаса да, үрнәк алырдайлар бар. Димәк, тартылырга, кушылырга мөмкин. Үз милләтен хөрмәт иткән җитәкчеләребез, бу мәсьәләгә җитдирәк карап, беренчеләрдән булып, аны хәл итүгә өлеш кертсәләр иде. Ә инде этикеткаларны ике дәүләт телендә дә язу мәҗбүри итеп куелса, бу канунны үтәмәүчеләргә карата административ җәза алымнары кулланылса, бүген аны үтәүдән баш тартучылар да уйланыр иде.
РS. Иртән ашыга-ашыга эшкә барганда күрше йортның тәрәзәсе астында асфальтка язылган язуга күзем төште. Анда ап-ак зур хәрефләр белән, саф татарча итеп: «Хәерле иртә, кадерлем!» - дип язып куелган иде. Кәеф тиз арада күтәрелеп китте, елмаеп җибәргәнемне сизми дә калдым. Газиз туган телнең һәр сүзе дә күңелгә шатлык өсти шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: