Шәһри Казан

Нигезем каеннары

Һәр кешегә туган ягы, туган нигезе бик кадерле. Алар белән бәйле хатирәләр, еллар үткән саен, күңелдә яңара гына бара.

Реклама

Дөньяга күзем ачылган урын - авылымның Тегәрҗеп дип аталган җире. Өч йорттан торган бу урам, үзәк урам белән чагыштырганда, «җеп озынлыгы» кадәр генә. Исеме дә шуннан килгән, күрәсең. Тегәрҗеп урамның өченче йортында дүрт балалы гаилә - без торабыз. Безнең йорттан соң бик матур җәйләү башлана, ә астарак кызылканатлы Шарлы елгасы тыныч кына ага.
Кышлар үтеп, тугайлыклар яшеллеккә күмелеп,бакча сукалар вакытлар җиткәч, җир кишәрлегебездә бик матур каен үсентеләре үсеп килүен күрдек. Ләкин алар бит инде казып ташланылачак, гомерләре киселәчәк. Без, әти-әниебездән рөхсәт сорап, һәрберебез берәр каен үсентесен яшелчә бакчасына күчереп утыртырга булдык. Ни балалар, ни әти-әни күңеленә килмәгән шул әлеге дүрт каенның тора-бара бер урманчыкка әвереләчәге. Бабабыз үлгәннән соң, апабыз каенын аңа «бүләк итте» - каберенә күчереп утыртты. Калган өч каен, дусларыннан аерылуны җиңел генә кичереп (чөнки яхшы ният белән эшләнгән), безне сөендереп үсүләрен дәвам иттеләр. Берничә елдан без бу нигезне калдырып, әтиебезнең туган нигезенә кайттык. Ә каеннарны рәшәткә белән махсус уратып, бакча ясап калдырдык. Бишенче дистә белән баручы бу агачлар бүген дә, нигездән чыккан әрвахлар рухына багышлап дога укыган сыман, яфракларын салмак кына тибрәндереп шыбырдашып утыралар. Иң куанычлысы шул: алар янында яңа хуҗалар - нәкъ безнең шикелле, каеннарның үскәненә куанып яшәүче гаилә гомер кичерә.
Бала чагыбыз хатирәләрен хәтер сандыгыгызга салып, нигезебез урынын саклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, ак күлмәкле каеннар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: