Шәһри Казан

Нинди гөнаһың өчен үтерелдең, дип сорасалар...

XXI гасырда яшибез. Шөкер, илебез сугыш, ачлык афәтеннән имин. Ләкин ел саен илдә 50 мең кеше үтерелә. Җинаятьченең милләте дә, дине дә юк. Рус - русны, татар татарны үтерә, үзен «мин мөселман» дип йөрүче үз мөселманына пычак күтәрә, муенына хач таккан икенче берәү үзе шикелле хач тагучының канын түгә. Шунысы...

Реклама

Аллаһы Тәгалә үзләрен яклый алмаучы сабыйларның гомерен, иминлеген без өлкәннәргә әманәт итеп тапшырды. Алар канатыбыз астына сыенып яшисе урында, бездән күпме явызлык күрәләр. Бүгенге көндә күпме ата-ананы Аллаһы биргән иң зур вазифа, иң зур дәрәҗәдән - ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мәҗбүр булалар. Күпме бала өеннән кача.
Күптән түгел Чаллы каласында булган вәхшилек кемнең генә күңелен тет­рән­дермәде икән?! Ата буларак та, ир-ат буларак та башыма кайбер нәрсәләр һич тә сыя алмый: әгәр шәһ­вәтең ташып торса, урамга чыгып сызгыр гына, үзең кебек бозык хатыннар «пачкасы» белән яныңа йөгереп килер. Фәрештә валчыгыдай гөнаһсыз кыз балага ничек кул күтәрмәк кирәк?! Кеше исемен йөр­түче мәхлукнең йөрә­гендә ничек шундый яманлык туа алган? Нарасый үзенең нәзек тавышы белән ялынгандыр, үксеп-үксеп елагандыр...
Шөкер, гаеплене тоттылар. 10-15 елга ирегеннән мәхрүм итәрләр. Ләкин ул сабыйның күз яшьләре, хәсрәт утында янган анасының рәнҗеше аның өстенә күпме газап булып кайтачак. Ярый, Василиса югалгач, аны эзләргә дип, күпме халык күтәрелде, күпме көч түгелде. Ә бит илебездә аңа кадәр һәм аннан соң да югал­ган күпме бала табылмый, күпме җинаятьче кулга алынмый кала. Кемдер ил кануныннан котылуына сөенсә дә, Аллаһы кануны барыбер тотачак - дөньяда күпме хәсрәт, ахирәттә күпме газап көтә аны. Кыямәт көнендә Аллаһы ул сабыйларны терелтер һәм һәрберсеннән: «Сине нинди гөнаһың өчен үтерделәр?» - дип сорар. Алар Раббыларына барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирерләр. Шулвакыт җинаятьчеләрне китерерләр. Бөтен кеше аларның кем булуын күрер - үстергән әти-әниләр дә, әби-бабасы да, баласы-оныгы да, күршесе дә. Бу Ахирәт хурлыгының башы гына булыр...
Кеше гомере - иң кыйммәтлесе
Пәйгамбәребез хәдисендә килгәнчә, яралгы анасының карынында 120 көнлек булганда, Аллаһы аның янына фәрештәсен җибәрә һәм ул аңа җан өрә. Шул мизгелдән яралгы кеше исемен ала. Шушы ук көнне фәрештә аның язмышында билгеләнгән гомерлек ризыгын, эчәсе суын, сулыйсы һавасын, йөрәгенең һәр тибешен теркәп китә.
Аллаһы, тормышлары иминлеге өчен, кешеләргә дини кануннарны саклау вазифасын йөкләде. Әйе, җир өстенә килгән һәр диннең төп принцибы - тормыш нигезләрен тәшкил итә торган биш нәрсәне саклау. Бу принциплардан башка кешелек яшәеше мөмкин түгел. Болар: дин (кешенең рухи тормышы), гомер (яшәеше, саулыгы), нәсел (гаилә, бала, оныклар...), акыл һәм шулай ук мал (байлыгы, мөл­кәте). Диндә булган һәр әмер, һәр тыю, һәр кагыйдә тормышның әнә шул биш нигезен саклауга юнәл­телгән.
Кеше үтерү - динебездә иң куркыныч гөнаһларның берсе. Аллаһы каршында бер гаепсез кешенең каны түгелүе - җирдәге бөтен кешенең дә һәлак булуына тиң. Аллаһы «Мәидә» сүрәсенең 32 нче аятендә: «Кем сә­бәпсезгә бер кешене үтерсә, ул бөтен кешелекне үтергән кебек булыр, кем бер кешенең гомерен саклап калса, ул бөтен кешелекне саклап калган кебек булыр», - ди.
Кешелек тарихында беренче булып җир өстендә кан коючы - Адәмнең улы Кабил булды. Ул бертуганы Һабилдән көнләшеп, аны үтерергә җөрьәт итте... Шул көннән башлап, Аллаһы җирдә яңа канун урнаштырды - җир өстендә нахакка кеше каны тү­гелгән саен, аның гөнаһы шушы җинаятьне беренче булып кылучы Кабилгә дә языла. Бу канун кан коюга нигез салуның никадәр куркыныч афәт икәнен күрсәтә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.), ахырзаман алдыннан җир­дә кеше үтерүләр киң таралыр, диде. Узган гасырдагы сәяси үзгәрешләр һ.б. сә­бәпле, җир-туфрак күпме гаепсез кешенең канын сеңдерде. Исең-акылың китәр­лек: I Бөтендөнья сугышы, Россиядәге гражданнар сугышы, II Бөтендөнья сугышы, Вьетнам сугышы, Испаниядәге гражданнар сугышы, Гыйрак белән Иран сугышы, Әфганстан, Кавказ һ.б. сугышлар... Барысын җыйсаң, корбаннар саны 100 миллионга туладыр. Әл­бәттә, сугыш башлаучылардан һәрберсенең - үз хак­лыгы, әмма якыннары сугыш кырында ятып калган гади халыкка ул хаклыкны аңлатып булмый.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөнья бетәр алдыннан шундый көннәр килер: үтерүче ник үтер­гәнен, үтерелгән ник үтерелгәнен белмәс», - диде (Мөслим риваяте). Аллаһы Тәгалә барыбызга да Үзе тыйганнардан тыелып, Үзе кушканнарны үтәп яшәргә насыйп итсен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: