Шәһри Казан

Нишлисез сез, әниләр?!

Эчеп-исереп йөреп, тормыш баткаклыгына чумган кешеләр болай да дөньяны бизәми, ә алар арасында хатын-кызларның булуы тагын да аянычрак.

Реклама

Әле күптән түгел генә йөрәккә тия торган бер хәлнең шаһиты булырга туры килде. Үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә табибны көтеп утырам. Балалары авырып дәваханәгә килгән әти-әниләрнең йөзләре борчулы. Һәркем сабыен бераз гына түзәргә үгетли. Табиб апа тиздән терелтәчәк, дип өметләндерә, матур сүзләр әйтеп юата. Шушы күренешне бозып, ишектән, тавышланып, бер хатын килеп керде. Әле яшь кенә булуына карамастан, юылмаган, тәлгәшләнеп беткән чәчләр, пычрак киемнәр, бөкшәйгән кыяфәт аны хәлсез карчыкка әйләндергән. Үзеннән күңел болгаткыч исләр аңкый, кичә эчкән хәмердән әле ныклап айнып та җитмәгәне сизелеп тора. Керә-керешкә ул, елый-елый, шәфкать туташларына ябышты. «Улымны бер генә күреп чыгыйм әле», - дип ялвара. Медицина хезмәткәрләре аңа башта опека һәм попечительлек бүлегенә барып сөйләшергә киңәш иттеләр. Баксаң, аны, менә шундый тәртипсез тормыш алып барганы, баласын тәрбияләмәгәне өчен, ана хокукыннан мәхрүм итү турында сүз бара икән. Улын да балаларны дәвалау бүлегенә тамагы тук булыр, медицина күзәтүе үтәр, дип салганнар. «Ана хокукыннан мәхрүм итмәсеннәр өчен нишләргә икән?» - дип бәргәләнгән бу хатын бик тә кызганыч иде. Әмма... Шушы дәрәҗәгә төшкәнче ни эшләп йөрдең соң син, дип җилтерәтәсе килә үзен.
Күптән түгел үз язмышына киртә куючы хатын турында ишетергә туры килде. Сәрия, кәеф-сафалы тормыш рәвешенә күнегеп, бер-бер артлы хокук бозып җинаять җаваплылыгына тартылган хатын. Алар иртәдән үк улы, үзләре белән бер фатирда яшәүче ир-ат белән өчәүләшеп аракы эчәләр. Теге ир исереп йоклап киткәч тә, аналы-уллы тагын бер шешәне бушаталар. Үзара ызгышып китеп, бер-берсенә әшәке сүзләр әйтешә башлыйлар. Каны кайнаган хатын өстәлдә яткан пычакны егетнең күкрәгенә китереп кадый. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакыртасы урында, җинаять эзен - пычакны югалту ягын карый, урамга чыгып, аны чүп контейнерына ташлый. Егеткә ашыгыч ярдәмне күршеләре чакырта. Хатын тикшерү барышында улын үзен көчләргә теләде дип белдерә. Кызы исә мондый хәлнең булуы мөмкин түгеллеген, ә әнисенең, салган килеш: «Бөтенегезне дә суеп бетерәм», - дигән сүзләрне еш кабатлавын әйтә.
Олы гына хатынның үз балаларына карата шундый миһербансыз булуы коточкыч. Судта ул үз гаебен танып, үкенүен белдерсә дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч зат буларак билгеләнде һәм 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Үз кадерегезне белеп яшисе урынга, нишлисез сез, әниләр, акылга килегез, дип кычкырасы килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: