Шәһри Казан

Җәннәт аналарның аяк астында

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан сишәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сүзләре белән аталып, беренче тапкыр әнә шул исемдә халыкара түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны, Татарстан Мөселман хатын-кызлар берлеге, Бөтендөнья ислам яшьләре оешмасы белән бергәлектә, ислам мәдәният үзәге оештырды.

Реклама

Чарада Согуд Гарәбстаныннан килгән «Уммуль Кура» профессоры Әхләм Бахамдеи, Казанда эшчәнлек алып баручы «Әль Хадара» гарәп үзәге директоры - доктор Мөхәммәд Әль Аммари, Төркия һәм Иран консуллыгы вәкилләре, Татарстандагы хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре һәм активистлары, дини һәм дөньяви уку йортлары студентлары катнашты.
Түгәрәк өстәлне Татарстан Мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина белән Мөхәммәд Җәбрил татар, гарәп һәм рус телләрендә алып бардылар. Барлык гүзәл затларны да борчыган бүгенге көн мәсьәләләре күтәрелде анда: «Анага булган мөнәсәбәт», «Картлар йортында ата-ана», «Ир-хатынның ата-анага мөнәсәбәте», «Исән әнинең ятим балалары».
Нилектән яшь буында әти-әнигә карата хөрмәт кимеде? Моның өчен балаларны ничек тәрбияләү мәслихәт? Картлар йортларын киметеп булырмы икән? Бу сораулар һәркемне борчый торгандыр.
Ислам динендә ана хокуклары, Аллаһы Тәгаләдән кала, икенче урында тора. Моңа мисал булып күп кенә хәдислар бар. Иң зур гөнаһларның берсе - әти-әнине тыңламау. Аларны кыерсыткан кешенең догасы кабул булмас. Әгәр кеше икесенең хәер-фатихасын алып яши икән, аңа ике җәннәт ишеге, кыерсыткан очракта исә җәһәннәмнеке ачык, диелә китапларда.
Ата-ананы хөрмәтләү буыннан буынга күчәргә, һәр гаилә итагатьле бала тәрбияләргә тиеш. «Мин күп милләтләрнең һәм диннәрнең мәдәниятен өйрәндем. Әмма ислам динендәге сыман анага, гаиләгә зур игътибар бирүче бер тәгълиматны да күрмәдем», - ди галимә Әхләм Бахамдеи. Резеда ханым Сафиуллина, бу темага кушылып: «Россия хатын-кызларының гасырлардан гасырларга күчкән тормыш юлы бер дә җиңел булмады. Инкыйлаб, торгынлык еллары, әлбәттә, үз эзен салды. Шулай да ата-анага булган хөрмәт бөтенләй үк беткән дип әйтә алмыйм. Бар авырлыкларны да җиңеп, без хатын-кыз бәхетен саклап кала киләбез. Әлбәттә, җәмгыятебезгә реабилитация кирәк. Динебез аша моңа һичшиксез ирешербез», - дип белдерде. Сүзгә «Гадел» мәчете мөгаллимәсе Фәния ханым Җәләлиева да кушылды: «Безнең бар хатабыз да үз балаларыбызны ата-аналарыбыздан артык яратуда. Дөнья байлыгы белән аларны тәэмин итеп, рухи байлыкны биреп җиткермибез».
Гарәп илләрендә картлар һәм балалар йортлары күптән түгел генә ачыла башлаган. Анысы да исә башка илдән килгән мохтаҗлар өчен оештырылган. Бу җирлектә яшәүче халык якын туганнарын тәрбияләүне Аллаһ ризалыгы өчен үз өстенә ала. Ятим баланы, ананы карау ул зур савап санала. Гарәп илләрендәге кайбер дәүләтләр кияүгә чыга алмый калган кызларны тормышлы итүне үз өстенә ала. Һәр хатын-кыз ана бәхетен татырга тиеш, дигән гыйбарә яши алар җәмгыятендә. Иранда исә гаиләне дөрес кору һәм аның эчендә килеп чыккан проблемаларны хәл итүче мәктәпләр һәм институтлар булдырылган. Шуңа да анда аерылышулар азчылыкны тәшкил итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: