Шәһри Казан

Новороссия дәүләте: чынбарлык һәм фаразлар

Донецк белән Луганск Халык Республикалары үз-үзләрен бәйсез дип игълан иткәннән соң, Россия тарафыннан теге яки бу тәкъдим булмагач, алар үз көчләренә генә таянырга мәҗбүр. Кул кушырып утырып, алар әлеге бәйсезлекне кулдан ычкындыру ихтималын яхшы аңлый. Билгеле булганча, бу ике өлкә бергә берләшмәкче һәм Новороссия дип аталган федератив республика булдырмакчы. Украинадагы...

Реклама

Яңа барлыкка килгән республикаларның киләчәге билгесез һәм аларның дөньякүләм танылу алу ихтималы түбән дәрәҗәдә икәнлеген күз алдында тотканда, бу адым алар өчен иң кулае. Аның нәтиҗәсендә, әлеге республикалар ирешелгән уңышны саклау һәм аны үстерү мөмкинлеге алачак.
Белгечләр әйтүенчә, Новороссия федератив дәүләтенең барлыкка килүе - Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләренә Киев хакимияте контроленнән котылу һәм яңа дәүләткә кушылу өчен отышлы схема. Әлеге федерациянең чикләре Донецк һәм Луганск өлкәләре мисалында референдум уздырып бәйсезлек алган башка өлкәләр исәбенә киңәергә мөмкин. Тора-бара, әлеге яңа дәүләтнең территориясе Украинаның калган өлеше хәтле булырга мөмкин.
Бүгенге хәлләрдән чыгып шуны әйтеп була: Новороссия халыкара танылу алмаячак, шулай ук аның Россия составына кушылу мөмкинлеге дә зур түгел. Әмма географик зурлыгы һәм икътисади мөмкинлекләре нәтиҗәсендә, аны БДБ, Таможня берлекләренең субъекты итеп карарга була.
Һәркем үзенчә гөманлый
Бүгенгә бу сценарийның тормышка ашуы хакында кистереп кенә берни дә әйтеп булмый әле. Беренче чиратта, яңа дәүләтнең оешып китүе Украинаның көньяк-көнчыгышындагы башка өлкәләрнең Донбасс юлыннан китү-китмәвенә бәйле. Бер-ике ай элек мондый ихтималлык дәрәҗәсе югары булса, бүген ул әллә ни түгел. Сер түгел, бу өлкәләрдә күпләр Кырымның Россиягә кушылуын шатланып кабул итте һәм аларның да шул ук сценарийны кабатлыйсы килде. Киевтан бәйсезлек аласың да, Россия сине үз составына кушып та куячак дигән беркатлы ышану бар иде әле ул вакытта. Әмма Кырым белән башка хәл.
Шулай итеп, Новороссиянең киләчәге көньяк-көнчыгыштагы башка өлкәләргә бәйле. Әлеге сценарий барып чыкса, элеккеге Украина яшәүдән туктаячак һәм башка беркайчан да элеккеге чикләрендә оешмаячак. Көньяк-көнчыгышның нинди нәтиҗәгә килүе Киев тарафыннан алып барылган хәрби операцияләргә, җирле халыкның нинди карар кылуына бәйле.
Украина таркалган очракта, аны сәяси, икътисади һәм социаль катастрофа көтә. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыш аерылып чыгып, Киев тора-бара сәяси һәм икътисади кризистан чыгу мөмкинлеген алачак, дип исәпли белгечләр. Территориянең күп өлеше югалу сәбәпле, аның калган өлешендәге халыкның милли һәм социаль бертөрлелек дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге пәйда булачак. Әйтергә кирәк, Новороссиягә кушылырга теләгән башка өлкәләрнең икътисади хәле әллә ни мактанырлык түгел һәм шуларга киткән чыгымнарны туктату исәбенә, Киев үз хәлен яхшырта алачак.
Новороссия үзе нәрсә отачак - әлегә әйтүе кыен. Ул Россия, Беларусь, тора-бара, бәлки Казахстан белән дә сәяси һәм икътисади хезмәттәшлек урнаштырыр. Дөнья күләмендә танылмаган дәүләт белән дуслык күпере урнаштыру аларның Көнбатыш алдында абруен бераз төшерәчәк.
Бүген бөтен игътибар Украинаның көньяк-көнчыгышына гына юнәлгән, шул ук вакытта аның көнбатыш өлешләрен дә бүлгәләргә әзер торучылар бар. Венгрия Киев хакимиятенә Закарпатьеда гомер кичерүче венгрларга ике ил гражданлыгы бирү һәм референдум уздыруны тәкъдим иткән. Аңардан соң, Черновцы да шул юлдан китәргә мөмкин. Тора-бара, Украинаның барлык күршеләре дә үзләренең тарихи территорияләрен таләп итә башласа - әлеге дәүләтнең бер карыш җире дә калмаячак. Бу очракта танылган болгар күрәзәчесе Ванганың сүзләрен китерү урынлы булыр: «Әүвәл төрле кисәкләрдән дәүләт оешыр, аннан соң барысы да таралып бетәр». Аның беркайчан да төгәл генә фаразламаганы билгеле. Элек күпләр Ванга СССРны күз алдында тоткан дип уйлый иде. Әмма, күргәнебезчә, бу фараз Украинага күбрәк туры килә. Украинада, гомумән Көнбатышта, күп нәрсәне үзләренчә укып, үзләренчә нәтиҗә ясарга яраталар. Ванганың бу сүзләрен алар күптән инде: «Новороссия турында әйтеп калдырган ул», - дип гөманлаганнардыр инде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: