Шәһри Казан

Нәрсә ул демократия? Бәлки, берәр нәрсәнең демо вариантыдыр...

Демократия ул бик яхшы нәрсә. Юкка гына аны Горбачев заманында күкләргә күтәреп мактамадылар. Хәтерлисезме, ул вакытта бөтен халык авызында шул сүз... Нәр-сә?! «Кем ул Горбачев»? Сез хәтта Горбачевның да кем икәнен оныттыгызмы? Шаяртасыз ла. Юкмыни? Яхшы, алайса сез кемнәрне беләсез соң? Әйе. Тагын. Әйе! Вәт, менә шул Пугачева Киркоровка кияүгә...

Демократия ул бик яхшы нәрсә. Юкка гына аны Горбачев заманында күкләргә күтәреп мактамадылар. Хәтерлисезме, ул вакытта бөтен халык авызында шул сүз...
Нәр-сә?! «Кем ул Горбачев»? Сез хәтта Горбачевның да кем икәнен оныттыгызмы? Шаяртасыз ла. Юкмыни? Яхшы, алайса сез кемнәрне беләсез соң? Әйе. Тагын. Әйе! Вәт, менә шул Пугачева Киркоровка кияүгә чыгар алдыннанрак ил белән идарә иткән кеше... Хәзер исегезгә төштеме? Яхшы. Менә шул кеше заманында өч сүз модада иде...
Нәр-сә?! Ул өч сүз хәзер дә модадамыни? Юк, бу сез уйлаган өч сүз түгел... Бу русча өч сүз. Сез уйлаганы да русчамыни? Барыбер, ялгышасыз. Монысы - халык уйламый торган өч сүз.
Нәр-сә? «Үзе уйламый торган нәрсәләрне халык ничек сөйли ала?» - дисезме. Ничек кенә әле! Халык беркайчан да үзе уйлаганны сөйләми. Авызына нәрсә каптырсалар, шуны сөйли. Бүлдермәгез.
Перестройка, гласность, демократия. Менә шушы өч сүз бөтен халык авызында иде. Үзебезчә ничек буламы? Берничек тә булмый. Бу сүзләр татарга хас түгел.
Нәрсә ул демократия?
Әйтик, менә сезнең авылда йөз кеше яши. Шуның берсе ахмак. Ахмакны яраталар. Ул - позитив. Аңа караган саен, кеше үзенең акыллы икәненә ышана, үзен бәхетлерәк тоя.
Калган туксан тугызы - акыллы. Ә йөз дә беренчесе - чынлап та акыллы. Акыл иясе. Тик бу авылда ул яшәми.
Акыл - чагыштырмача төшенчә. Бер ахмак белән чагыштырсаң, авылның калган йөз кешесе - акыллы. Ә чынлап та акыл иясе яки теге йөз дә беренче белән чагыштырсаң - барысы да ахмак. Йөз дә беренче кеше чынлап та акыллы, тик бу авылда ул яшәми. Йөз ахмак арасында гомер итү әле ул яшәү дигән сүз түгел.
Хәзер менә яз җитә, җирне сукаларга кирәк. Авылның туксан тугыз акыллысы баш вата хәзер: суканы каян алабыз, кемнең бакчасын беренче сукалыйбыз, кемнәр кайда эшли... План коралар, тәкъдимнәр кертәләр, фикер алышалар, тавышка куялар... Һәм бертавыштан хәл итеп бетерүгә, яннарына трактор килеп туктый. Һәм бәхәс ярсуыннан суынып өлгермәгән төркем трактордан төшкән йөз дә беренчегә ташлана:
- Кайда йөрисең син? Ник җәмәгать эшендә катнашмыйсың?
- Бакчаларны сөреп чыктым. Гафу итегез инде...
Халык тынып кала. Ахмак әйтеп сала:
- Ә без күпчелек тавыш белән аны сукаларга карар иткән идек.
Нәфрәтле карашлар йөз дә беренчегә төбәлә. Чөнки ул үзен халыктан өстен куя, аның белән исәпләшми. Ул - бүтән. Ул - оппозиция.
Бу уңышлы очрак. Ә гадәттә, сукалыйлар. Акыл иясенең тәкъдимен күпчелек тавыш белән сыпырып аталар да - сукалыйлар.
Менә бу нәрсә була? Юк, демократия түгел. Традицияләргә тугрылык, маймыл бабаларыбыздан калган шөгыльне дәвам итү. Бу безнең яшәү рәвеше.
Ә демократия нәрсә була соң?
Белмим. Бәлки, берәр нәрсәнең демо вариантыдыр...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: