Шәһри Казан

Нәрсәдән көләбез, җәмәгать?!

Берара кино-театр ише җиргә йөри алмый башладым. Карарлык фильм-спектакльләр юклыктан да, вакыт булмаудан да, хәтта акча жәлләүдән дә түгел. Заманадан артта калып бару сәбәпле, ахры, халык арасында үземне ничек тотарга белмәүдән.

Реклама

Мондый тамашалардан, төгәлрәк итеп әйтсәк, тамаша кылучылардан күңелем кайту быелгы Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленнән башланды бугай. Халыкның үз-үзен тотышы кысаларга сыешмавы белән аңарчы да очрашкан бар иде, әлбәттә. Тик фестивальдә бер атна «яшәп», гади караучы гына түгел, чараны яктыртучы буларак та күзәтә торгач, гаҗәпләнүем касәсеннән ташып чыкты. Ике тиенлек сүз сөйләп, күңелне күрә торган тапшыру-чараларга шул хәтле күнеккәнбез ки, затлы-зыялы тамашаларда да шул гадәтләребездән арына алмыйбыз. Фильм яки спектакль вакытында кәрәзле телефонны сүндереп кую турында әйтмим дә инде мин. Күпме генә кисәтсәләр дә, барыбер бер-ике «акыллысы» табыла. Иң кызыклы урында чәрелдәп телефон кычкыра башлый. Әле шул «акыллыбаш»ның берсе булса да, бөтен залны яңгыратып, шалтыратучыга кайда, ничек, нәрсә эшләп утыруы турында хисап бирми калмый.
Телефон мәсьәләсендә күптән өметсезлеккә бирелеп, кул селтәдем инде мин. Дәртләнеп-канатланып мәхәббәт аңлату күренешен уйнап ятканда кинәт телефон чәрелдәвенә артистлар да ияләшкәндер. Халыкның мондый тамашаларга аңлы рәвештә йөриме-юкмы икәнен генә беләсем килә.
Мондый сорауны бирерлек сәбәпләр бар. Ничек кенә тырышсам да, тиешле-тиешсез урында залны яңгыратып көлеп җибәргән, сәхнәдә яки экранда барган күренешкә бармак төртеп, комментарий сиптерә башлаган кешене аңлап бетерә алмыйм. Төшләнеп китеп көләдер, дисәң, юк, тамашадан көлә. Кызыктан авыз ерса бер хәл, кычкырып еларлык урында шаркылдый. Мине юморны аңламауда гаепләр идең, бер-ике «искәрмә»дән кала, аңлы тамашачы җитди утыра. Менә шул хәлнең хикмәтен һич төшенә алмый интегәм.
Мөселман кинофестивалендә катнашкан картиналарны караучылар арасында чит ил вәкилләре дә бар иде. Юри шуларны күзәтеп утырдым, безнекеләр болай да үзләренең барлыкларын онытырга ирек бирмәде. Фильм эченә чумып кына китәсең, безнекеләр утырган кәнәфи турысыннан шаркылдап көлгән тавыш ишетелә. Әллә мин генә аңышмый калдыммы икән, дип, калганнарга карыйм. Юк, чит ил кунаклары көлми. Экранга текәлеп, көләрлек әкәмәт эзлим: туганнар очрашу хөрмәтенә хәмер эчәләр; туйда ду кубып биеп йөргәндә, берәүне йөрәк өянәге аяктан ега; солдатлар бернәрсәсез калдырган чечен карты иске машинаны этеп, өенә алып кайта... Юк, көләрлек берни дә юк бит. Режиссерның фикерен аңлаучыны уйландырырлык күренешләр ләбаса.
Мондый тамашаларга бүтән бармыйм, дип кайтам да, күңел рухи байлыкка сусагач, тагын чыгып китәм. Күптән түгел Тинчурин театрында кызык та, кызганыч та хәл булды. «Төш» спектаклендә чәчәк кебек хатын, тормыш баткаклыгына каршы тора алмыйча, сектага килеп эләгә, ире өйдә бикләп калдыра башлагач, хәмергә ябыша, ахырда, бөтенләй сукбай дәрәҗәсенә төшә. Пьесаның авторы Туфан Миңнуллин белән режиссер Рәшит Заһидуллин сәләмә киемнәргә төренгән, кеше дип атарлыгы да калмаган хатынны тамашачының ничек кабул итүен теләгәннәрдер, төгәл әйтүе кыен, тик мин барган көнне зал сукбайны шаркылдап каршылады. Тормыш иптәшенең дә, үзенең дә көчсезлеген таныган ир хатынының яңагына суккач, бөтен зал аһ итәргә тиеш кебек иде. Тагын алдандым - халыкның көләсе килү теләге көчлерәк булып чыкты. Иң гаҗәпләндергәне: бөтен зал «купты». Борчу-мәшәкатьләр бар, дип, һаман елап йөреп булмаганга көлү дип аңласаң гына инде моны. Башкача кабул итә алмыйм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: