Шәһри Казан

«Ну, татарин, коткардың син безне!»

Кызыл Армиягә мине 1940 елның көзендә алдылар. Безне хәрби эшелон белән Ульяннан Ерак Көнчыгыш хәрби округына җибәрделәр. Анда мине укчы батальонда минометчы итеп билгеләделәр. 120 килолы, 82 миллиметрлы минометны 3 кеше сүтеп-җыеп, үз җилкәсендә полигонда күтәреп, күнегүләр үткәрә идек. Ике ай дигәндә, мин бу авыр хезмәттән гарык булдым: үземнең авырлык...

Кызыл Армиягә мине 1940 елның көзендә алдылар. Безне хәрби эшелон белән Ульяннан Ерак Көнчыгыш хәрби округына җибәрделәр. Анда мине укчы батальонда минометчы итеп билгеләделәр. 120 килолы, 82 миллиметрлы минометны 3 кеше сүтеп-җыеп, үз җилкәсендә полигонда күтәреп, күнегүләр үткәрә идек. Ике ай дигәндә, мин бу авыр хезмәттән гарык булдым: үземнең авырлык 50 килога тулмый, минометның бер тимер плиткасы 40 кило! Әле шуның өстенә, үзеңнең винтовкаң да җилкәдә. Полигонда көн саен күнегүләр. Абынып егылсаң, иптәшең ярдәмгә килмәсә, тиз генә җирдән торып та булмый. Ә рота командиры хәзер кычкыра башлый: «Татарин, вставай, вперед, япт... мать!» Минометтан атканда колакларыңны томалап өлгермәсәң, берничә көн саңгырау йөрисең. Беркөнне безне тезеп бастырдылар да, снайперлар кирәк, кем аучы, кем мылтыктан төз ата, сынауны үтсә, 4 айга укырга җибәрәбез, диләр. Мин, уйлап та тормыйча, стройдан чыктым. Авылда кыш көннәрендә ауга чыккалаган булды. Әтинең ау мылтыгы бар иде. Куян, төлке, бервакыт хәтта бүре дә атып кайттым.
Снайперга укырга теләүчеләр өчен булган бар сынауларны да уңышлы үттем. Шулай итеп, минометның авыр тимерләрен ташудан котылырга җай таптым.
* * *
...Бервакыт безгә югарыдан зур инспекция килеп төште. Үзебезнең офицерларны читләштереп, безне төрле яктан тикшерә башладылар. Бигрәк тә снайперларны аерым сынарга тотындылар. Винтовкаларны күз бәйләп сүтү һәм җыю, тиз генә яшеренеп окоп казу дисеңме, маскировка чараларын күрү, бөтен хәрби кирәк-яракны таккан килеш йөгерү... Иң соңында 100 метр арада берничә секундка гына күренеп ала торган мишеньгә ату булды.
Безгә 3әр патрон бирделәр. Мин үземнекен беренче пуля белән үк бәреп ектым. Җитмәсә, кызык өчен, мишень беркетелгән нечкә таякка аттым. Күрәм, якташым - күрше Бигүти авылы егетенең мишене һаман басып тора, тиз генә аны да атып ектым. Тикшерүчеләргә безнең мондагы уңышлар ошап китте. Шунда бер полковник, кесәсеннән алюмин аш кашыгы чыгарып, безгә күрсәтә: «Кем 100 метрдан шуңа тидерә ала?» Елмаеп алга чыктым.
- Мин, иптәш полковник, - дим, бер дә тартынмыйча.
Кашыкны таяк башына бәйләп куйдылар да, бер солдатны мишеньнәр күрсәтә торган чокырга җибәрделәр. Тегенең кашыклы таягын күтәрүе булды, бер атуда тидердем дә. Полковник алюмин кашыгының бармак сыярлык тишегенә үз-үзенә ышана алмый карап торды да, бик канәгать булып, строй алдында исем-фамилиямне атап, миңа рәхмәт әйтте.
Аннары безне казармага җыеп, төрле сораулар бирә башладылар.
- Иптәш Сталин, Гитлер сугыш башлагач, басып алучыларга каршы ничек көрәшергә кушкан?
Барысы да, башларын аска иеп, тып-тын калдылар. Бирелгән сорауга беркем дә җавап бирмәсә, тикшерүчеләр безне офицерлар политзанятиеләрдә бернигә дә өйрәтмәгәннәр яисә ул занятиеләрне бөтенләй үткәрмәгәннәр дип уйларга мөмкиннәр! Берәү дә кул күтәреп җавап бирми. Шунда мин, рөхсәт алып, торып басып сөйләп киттем:
- «Иптәш Сталин дошманга басып алган җирләрдә берни дә калдырмаска кушты. Терлекләрне куып алып китәргә, завод-фабрикаларны, сүтеп, ерак тылга озатырга, иген-икмәкне калдырмаска. Алып китә алмаган нәрсәләрне юк итәргә, дошманга берни дә калмасын...» Сөйләгәндә кайбер чакта, кызып китеп, татарча сүзләр дә кыстырып җибәрәм шунда... Шулай итеп, мин тикшерүчеләрнең берничә политик сорауларына җавап бирдем. Аннары башка солдатлар да кыюлана башладылар. Билгеләнгән вакыт бетте, тикшерүчеләр канәгать булып китеп бардылар. Замполит белән рота командиры Раковский, взвод командиры Кисилев, занятие беткәч, мине килеп кочаклап алдылар, күтәреп өскә чөйделәр! «Молодец, татарин! Выручил ты нас!»
* * *
Бервакыт старшина, төшке аштан соң, ял вакытында безне «Тревога» дип аякка бастырды. Старшина, безне тезде дә, җиргә җәеп салган плащ-палаткага күрсәтә: кемдер казарма янына тәмәке төпчеге ыргыткан. Кемнеке? Беркем дә минеке дип әйтми.
- Ну, тогда хоронить будем! - ди старшина.
Полигонда старшина һәрвакыт билгә тагып йөргән сапер көрәкләре белән тирән чокыр казытты. Шуннан соң, анда тәмәке төпчеген төшереп күмә башладык. Ике урыс солдатына старшина: «Читайте молитву!» - димәсенме! Тегеләр бармакларын төрткәләп чукынып-чукынып алдылар да, тагын ни әйтергә белми, бер-берләренә карап тора башладылар. Мин түзмәдем:
- Товарищ старшина, может хозяин окурка мусульманиным был? - дидем. Бу тегеләрне туктатты да:
- Читай по своему! - ди. Мин сузып кына берничә дога укып алдым. Шулай итеп, без кичке ашка кадәр бармак очы кадәр бер тәмәке төпчеген җиренә җиткезеп «җирләп кайттык».

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: