Шәһри Казан

Очраштырды, күрештерде мәдәният учагы

Халык язучысы, укытучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, безнең авылдан да бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади бер авыл. Бөтен булган байлыгы - урман, чишмәләр һәм кешеләр.

Реклама

Бүгенге авылларны әнә шул эшкә уңган, хезмәт сөйгән халык яшәтә дә инде. Тау башына салынган туган авылыбыз Чурашның өч гасырлык тарихы бар. Аның исеме дә берничә төрле.
Озак еллар клубсыз яшә­гән шул авылда узган көз айларында мәдәният учагы кабат кабынды. Бинасын төзеп кую гына түгел, анда яшенкартын тарту өчен чараларын да үткәрергә кирәк бит әле. 1 Май бәйрәменә багышлап оештырылган концертка килгән халыкны күргәч тә, аларның мәдәни чараларга сусаганлыгы сизелеп тора иде. «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дигән күркәм чарада авылыбызда туып үсеп, бүгенге көндә читтә гомер итүчеләр катнашты.
Иң элек авыл җирле үзидарәсе башлыгы Илдус Мифтахов: «Читтән артистлар чакырып китергәнче, үзебезнең авылдан чыкканнар арасыннан талантларны күрәсе килде. Шуңа күрә, әлеге концертны оештырырга булдык», - дип белдерде. Аннары тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф авылның тарихы белән таныштырып узды. Концертны алып барган укытучы Рәхидә Габдрахманова Ватан сугышында авылдан 136 ир-егетнең яу кырына китеп, аларның 80е исән-сау кайтуын хәтердә яңартты. Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан Фәрит Габдрахманов белән Вилнур Сәхабетдинов хөрмәтенә дә җырлар яңгырады кичәдә. Яшьли арабыздан киткән артист Камил Камаловны искә алу да очраклы түгел. Әнисенең туган авылы булганлыктан, аның балачагы шушы авылда узды. Истәлекләр, хатирәләр җырлар белән үрелеп барды. Ире Равил Сәләймановның гармун моңнарына кушылып җырлаган Кәүсәрия Сөләйманова, Диләрә Вафина, Алсу Исмәгыйлева, Җәмилә Юнысова, Илгиз Мифтахов һ.б.ның чыгышлары алкышларга күмелде. КФУ студенты Рамилә Миңнеханова да туган якка багышлап язган шигырьләрен авылдашлар хозурына тәкъдим итте.
Шунысы сөендерә, бүген авылга ярдәм итүче мәрхәмәтле зат Ленар Гаянов дигән егет бар. Әлеге мәдәният йортын төзетүгә ярдәм иткән өчен, биредә аңа кабат рәхмәт белдерделәр. Аның авыл өчен кылган игелекләре бихисап. Ун елдан артык инде Сабан туе бәйрәменә иганәчелек итүне ул башлап җибәрде. Бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашларның күбесе Сабан туена бүләк белән кайтырга тырыша. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Фәнис Садыйковка да рәхмәт сүзләре яңгырады. «Берәр бәйрәм уздырганда аңа мөрәҗәгать итсәк, беркайчан да ярдәменнән ташламый», - диләр аның хакында.
Шундый күркәм чараны оештырган китапханәче Фидания Шаһиевага, укытучы Рәхидә Габдрахмановага, мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйдуллинга рәхмәттән башка ни дисең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: