Шәһри Казан

Октябрьнең елаклыгын тоймадык

Балтач районының Арбор авылында бәйрәм ай буе дәвам итте, октябрьнең елаклыгын тоймадык та. Иң элек «Урбар» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде, без хәзер китаплы халык. Бу кичә мәгънәви, тирән эчтәлекле булуы белән истә калырлык итеп оештырылды.

Икенче атнада, авыл өчен күп хезмәт куйган, озак еллар күмәк хуҗалыкны җитәкләгән Билсур Мәгъсүм улы Зәкиев истәлегенә һәр ел үткәрелә торган көрәш бәйгесе көнне дә мәктәп шау-гөр килеп торды. Бу - шулай ук бәйрәм. Чөнки авылыбыз үз кешеләрен зурлый, искә ала, хәзерге яшьләрне шул рухта тәрбияли.
Бәйрәмнең иң күңеллесе - мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары көнне булды. Кунакларны мәктәпнең татар теле укытучылары Ралия Габделхакова һәм Руфия Мифтахова каршы алып, ачык дәресләр күрсәттеләр. Иң катлаулылардан берсе булган «Фигыль юнәлешләре» темасын чын мәгънәсендә җырлап үткән алтынчыларның да, туган авылларының тарихын, табигатен, кешеләрен шигъри күңелләре аша үткәргән сигезенчеләрнең дә туган телләрен яратып өйрәнгәннәре бәхәскә җирлек калдырмады.
Семинарның икенче өлешендә яшь шагыйрә, авылдашыбыз Резедә Гобәева һәм танылган драматург Илгиз Зәйни белән очрашу кичәсе оештырылды. Кеше, нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның өчен иң изге урын, туган нигезе, туган авылы булып каладыр. Беренче каләм тибрәткән, иҗат дөньясына канат ярган туган мәктәбе өчен Резедә Гобәева - һәрвакыт кадерле һәм көтеп алынган кунак. Әлеге талантлы яшь гаилә мәктәбебездә һәм авылыбызда еш була. Очрашуларга да, кичәләргә дә һич авырсынмый, ерак араны якын итеп кайтып торалар. Бу көнге очрашу исә районыбызның тел һәм әдәбияты сагында торучы укытучылар өчен махсус оештырылды. Кичә, шигырь һәм җырлар белән үрелеп, җанлы әңгәмә рәвешендә барды. Тамашачылар кичә ахырында да бу җылылык һәм яктылык бөркеп торган шәхесләр яныннан китәргә теләмәделәр. Илгиз Зәйниевне күбесенчә драматург, режиссер буларак белсәк, без аны бу кичәдә артист һәм оста сөйләүче буларак ачтык. Тирән фикерен, искиткеч чиста һәм әдәби сөйләмен сәнгатьле һәм үтемле итеп җиткерде ул. Гади генә дустанә чыгышында укытучыларга карата хөрмәт тә, укучыларга киңәшләр дә яңгырады. Аның үз-үзен тотышында, сөйләмендә гадилек-тыйнаклык ярылып ята. Ниндидер һавалану-мактанчыклыкның эзе дә юк. Югыйсә, мактанырлык эшләре бик күп. Татар әдәбияты, татар театры, татар сәнгате өчен янып-көеп йөрүче драматург, режиссер, талантлы артист, студентларының яраткан остазы - Илгиз Газинур улының үзен сынап карамаган өлкәсе, шөгыльләнмәгән хезмәте калмаган да инде, ахры. Илгиз үзенә яр иткән авылдаш кызыбыз Резедә дә табигать тарафыннан бик нечкә хисси йөрәк, тойгыларны акыл белән үлчәп, дөньяны, шигъриятне фәлсәфи аңлау сәләте белән бүләкләнгән. Аның шигырьләрендә Мәхәббәт һәм Фикер кушылмасы. Гаҗәпме? Юк, нәкъ заманча күренеш, һәр яңа иҗатчы өчен кирәкле нәрсә. Тамашачылар Резедәнең шигырьләрен дә алкышларга күмде. Гомумән, якты тәэсирләр, җылы тойгылар гына туды бу кичәдән. Резедә һәм Илгиз Зәйниевләргә, барлык хезмәттәшләрем исеменнән, ихлас рәхмәт хисләрен белдерәсем килә. Аларга иҗат юлларында тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешергә, милләтебез өчен мәртәбәле эш-гамәлләр кылырга насыйп булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: