Шәһри Казан

Онытмабыз сезне, Илдар абый!..

Илдар Ханов күренекле рәссам, архитектор һәм скульптор булудан тыш, халык арасында изге күңелле зат, һәркемгә ярдәм итәргә ашкынып торган, җылы сүзләре белән генә түгел, сихәтле куллары белән дә дәвалый торган кеше буларак танылды.

Реклама

Дөнья булгач һәркемнең тормышында бик авыр минутлары, хәтта яшисе килмәгән чаклары да була икән. Моның өчен безнең бүгенге яшәешебездә сәбәпләр җитәрлек. Көннәрдән бер көнне мин дә татыдым ул газапларны. Югыйсә тормышымда бернинди үзгәрешләр дә булмады, беркемне дә югалтмадым, бар да элеккечә. Ә күңелдә тынычлык юк, яшәү газапка әверелеп бара, тормыш агышын тизләтеп, гомерне үткәреп җибәрәсе килә. Моңа кадәр бер тапкыр да читкә китеп карамаган кеше буларак, гаиләбез белән башка шәһәргә күченеп китү дә, анда берүзем нәни бала белән өйдә утыру, якыннардан, хәтта танышлардан берәүнең дә булмавы - болар барысы да сәбәпче идеме, белмим. Мин көннән-көн сула бардым. Шулвакыт ирем, кемнәндер ишетеп, мине Илдар абый янына алып китте. Ул, искиткеч ягымлы, шат, оптимист кеше, бер сәгать буена, юк вакытын бар итеп, минем белән сөйләшеп утырды, минем тәнемне генә түгел, җанымны да дәвалады. «Берни дә юк, сеңелем, син бераз арыгансың гына. Менә хәзер мин сине дәвалыйм, син һичшиксез тереләчәксең», - дип тынычландырды. Аның яныннан бөтенләй икенче, көч һәм энергиясе ташып торган кеше булып чыктым. Мин үземне үзем танымый идем. Яшисе, эшлисе, яратасы, кешеләрне шатландырасым килә!
Мин тагын берничә тапкыр бардым әле Илдар абый янына. Аның белән сөйләшеп утыру да җанга бер дәва, рәхәтлек китерә иде. Озатканда ул сине иң якын кешесе кебек кочаклап озата. Аның һәркемгә әйтә тоган сүзе бар иде: «Син югалып бетмә әле, килгәлә!» Әнә шул сүзләр киләчәккә, яшәргә өмет бирә. Җан газаплануның нәрсә икәнен үзем яхшы белгән кеше буларак, күңелемне тагын борчу каплап алса: «Ярый әле Илдар абый бар», - дип, соңгы чиктә аңа барып егылырга мөмкин икәнен белә идем. Шул вакытларда Ходайдан якыннарыма, әти-әниләремә исәнлек сораганда, Илдар абыйга да озын гомер тели идем. Мин аның 90га, 100гә кадәр яшәвенә чын күңелдән ышандым. Ул да яшәмәгәч, кем генә яшәр: чын мәгънәсендә сәламәт тормыш рәвеше алып бара, күңеле саф, бар кешегә бәхет-шатлык кына өләшә...
Илдар абый гаиләбезнең чын дустына әверелде. Төрле вакытларда иремә дә, балаларыбызга да ярдәм итте ул. Бүген аны сагынып искә алабыз. Күңел әрни. Кечкенә кызым борчыла: «Әни, ул дөньядагы иң әйбәт кеше иде бит!» - ди. Әйе шул, андый әйбәт кешеләрне Ходай да үз янына тизрәк ала, ахрысы. Урыныгыз җәннәттә булсын, Илдар абый!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: