Шәһри Казан

Онытырга хакыбыз юк

«Татар иле» газетасының 2005 елдагы июль ае санында «Кемгәдер ошамый, ахрысы» исемле мәкаләм басылган иде. Казан шәһәрендәге ТЮЗ (русларның Яшь тамашачы театры) бинасында атаклы татар артистлары Мөхтәр Мутин һәм Нури Сакаевка мемориаль такталар куелган иде. Бинага ремонт ясаганда такталар алынды. Бина төзекләндерелде, тик истәлек такталары куелмады.

Бу кыскача эчтәлекле мәкаләм чыккач, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арсланов үзенең кайбер фикерләрен «Исемнәре театр тарихында» (Август. 2005 ел. №32) исемле язмасында яктырткан иде, ләкин аның мәкаләсе игътибарга алынмады. Айрат Арслановның: «Афәрин, Сәгъдулла әфәнде! Бик кирәкле теманы күтәргәнсез. Башкалабызда татар халкының мәдәният өлкәсендә эшләгән мәшһүр шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләсенә игътибар җитеп бетмәве турында ачынып язгансыз. Бу теманы Сездән алда театр сәнгате, Мәдәният министрлыгында эшләүчеләребез күтәреп чыгарга тиешләр иде. Әллә инде аларның эшләре бик тыгыз, вакытлары җитмиме, әллә инде бераз гына ваемсызлык чире дә бармы - бу тема хәзергә беркемне дә борчымый шикелле. Бу бина (хәзерге ТЮЗ бинасы) заманында милли театрыбыз һәм мәдәният йортының зур иҗади хезмәт мәйданы, илаһи сәнгать учагы булган», - дигән сүзләре бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Моннан соң байтак еллар узса да, әле һаман да истәлек такталары куелмаган. Бу язмада югарыда әйтелгән шәхесләр турында тулырак язарга булдым, чөнки яшь буын алар хакында хәтта ишетеп тә белми. Ә безнең андый кешеләрне онытырга хакыбыз юк.
Сәяси репрессия корбаннарының «Хәтер китабы»ның 9 нчы томында Мөхтәр Мутин турында мәгълүмат: «Ул 1885 елда Актаныш районының Такталачык авылында туган. Казанда яшәгән, ике кызы булган. Татар дәүләт академия театрында: артист, режиссер, 1920-1921 елларда ВКП(б) әгъзасына кандидат. 1937 елның 24 апрелендә кулга алынган. Җинаятьләр кодексының 17-58-8, 58-10 нчы (1 бүлек), 58-11 нче маддәләре буенча хөкем карары белән 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, мөлкәте конфискацияләнгән, 5 елга хокуклары чикләнгән. 1942 елның 3 июлендә Магадан өлкәсендәге тоткынлык урынында вафат булган. 1963 елның 1 августында акланган».
Татар халкының күренекле шәхесе, язучы,
И.Сталин репрессиясе корбаны Ибраһим Сәләховка Мөхтәр Мутин белән күрешергә насыйп була. Аның «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») романында Мөхтәр Мутинның соңгы көннәре турында язганнарын тыныч күңел белән укып булмый. Романнан кыскача гына өзек: «Илле сигезенче маддә нигезендә «Халык дошманы» дип 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мөхтәр Мутин Колыманың җан өшеткеч зәмһәрир суыкларында этап белән бер приискадан икенчесенә сөрелеп йөри-йөри тәмам эштән чыгып хәлдән тайгач, Магаданнан 23 чакрымдагы инвалидлар колония-лагерена килеп эләгә. Коры сөяккә калган, аякларын көч-хәл белән сөйрәп йөрүче авыру артист һаман җәфа чигә. Конвой астында, этләр өстерә-өстерә, аларны урманга, утын алып кайтырга куалар. Соңгы чиккә кадәр хәлсезләнгән Мутин утынны зонага алып кереп җиткерә алмый, егыла. Шуны гына көтеп торган симертелгән бурзайлар, конвойчыларның шат хихылдавы астында, аның өске киемнәрен, бүреген ерткалый башлый. Ә ул, аңын җуяр-җуймас хәлдә, инстинктив рәвештә башын яшерә...» Шушы вакыйгалардан соң ун көн үткәч, Ибраһим Сәләхов аның үлү хәбәрен ишетә.
Мәгълүм булганча, мәшһүр актер Нури Сакаев татар театрына нигез салучыларның берсе була. Ул 1908 елдан «Сәйяр», «Нур» һәм «Ширкәт» труппаларында эшли. Гражданнар сугышы елларында фронт театры бригадаларында катнаша. Соңрак Уфа, Ташкент һәм Татар академия театрлары сәхнәләрендә хезмәт куя.
Нури Сакаев зур масштабтагы образларны бөтен тирәнлеге белән ачып, чын тормышчан итеп тамашачыга җиткерә алган киң колачлы, күренекле актер була. Сәнгать өлкәсендә хезмәт итүчеләр арасында ул, беренчеләрдән булып, 1926 елда «Хезмәт батыры» исеменә лаек дип табыла.
Республикабыз җитәкчеләре тарафыннан татар милләтенең мәшһүр шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләсенә әлегә игътибар җитеп бетми. Казан шәһәрендә атаклы милләттәшләребезгә куелган һәйкәлләр саны бер дистәгә дә тулмый, ә башка халык вәкилләренә ике дистәдән дә артып китә. Татар милләтеннән булган шәхесләргә кайчан тиешле игътибар булыр да, аларга һәйкәлләр куеп, Казан урамнары аларның исеме белән аталыр икән?! Киләчәк буын өчен бу бик мөһим мәсьәлә!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: