Шәһри Казан

Озак яшәүнең сере нәрсәдә?

Еш кына миңа күргән-белгәннәр: «Озак яшәүнең сере нәрсәдә?» - дигән сорау бирәләр. Чыннан да, бу үзенә күрә проблема. Ләкин һәр проблеманы, уйлап карасаң, чишәргә һәм хәл итәргә була. Моның өчен һәр яңа туган көнгә шатланып яшәргә, аны ничек файдалы һәм максатчан итеп үткәрергә кирәклеге турында уйларга кирәк. Һөнәреңне уйлап, белеп...

Реклама

Еш кына миңа күргән-белгәннәр: «Озак яшәүнең сере нәрсәдә?» - дигән сорау бирәләр. Чыннан да, бу үзенә күрә проблема. Ләкин һәр проблеманы, уйлап карасаң, чишәргә һәм хәл итәргә була. Моның өчен һәр яңа туган көнгә шатланып яшәргә, аны ничек файдалы һәм максатчан итеп үткәрергә кирәклеге турында уйларга кирәк. Һөнәреңне уйлап, белеп сайлау - иң әһәмиятле чара. Эшеңне яратып, гомер буе аңа бирелеп, намус белән хезмәт итү сиңа яшәү дәрте бирә.
Моннан 40 еллар элек миндә укып чыккан балалар (алар инде үзләре әниләр, әби-бабайлар) - шатлыгым, юанычым. Алар мине бу көнгә кадәр онытмыйлар, шалтыраталар, хәлемне белеп торалар. Туган көнемә сыйныфлары белән җыелышып киләләр, тәбриклиләр.
Бу шатлык түгелмени?! Кеше гомеренең озынлыгында шатлыклы көннәр зур роль уйный. Аны авыру түгел, кайгы-хәсрәт картайта. Педагогия университетында татар әдәбияты укытучы Эльмира Бариева-Вәлиева, табиблар Сабанова, Мөхәрләмова, артистлар Шамил Бариев, музыка белгече Камил Бикмөхәммәтов, очучы Әнәс Зарипов, журналист Вәсилә Рәхимова, милиция полковнигы Наил Зарипов, метро төзү буенча инженер Сәләх Сабитов һ.б. - алар бит саф татар мәктәбендә укыган балалар. Бу минем горурлыгым түгелмени? Дөньяны, табигатьне, тирә-юньне, кешеләрне, балаларны яратырга кирәк. Балаларны яратмаган кеше укытучы була алмый.
Спорт белән шөгыльләнү мөһим. Юк дигәндә дә җәяү йөрү, бакчада эшләү (90нан үткәч тә бакчада эшләдем), кышын чаңгыда йөрү... Хәрәкәттә - бәрәкәт, тынгысыз булырга кирәк. Ашау режимын саклау да әһәмиятле. Көн саен бер үк вакытта ашау хәерле. Коры-сары белән тамак ялгау - сәламәтлек өчен зур зыян. Мин 40 ел буе татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Укытучы - бөек исем, укытучы ул өйрәтүче, белдерүче, яклаучы, саклаучы, юл күрсәтүче, белем дөньясына алып керүче. Укытучы булмаса, очучы да, табиб та, галим дә булмас иде. Яхшы укытучы кулыннан менә дигән белгечләр чыга, алар илгә, халкына гадел хезмәт итә. Нәтиҗәдә, укытучы эшеннән ләззәт табып яши, озын гомерле була.
Ризаэддин Фәхретдиннең «Әдәбе тәгълим» (укыту кагыйдәләре) дигән китабында укытучылар алдына бик мөһим һәм җитди таләп куя: «Укучыга шәхес итеп кара, йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул», - ди ул. Укытучының холкы, үз-үзен тотышы, йомшаклык, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу - укытучы өчен иң кирәкле таләпләр дип күрсәтә галим.
Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: педагоглар әзерләү дәүләтнең иң беренче бурычы булырга тиеш.
Укытучылык хезмәте чыннан да сәнгать бит ул. Ләкин һичбер кешенең аны сәнгать дип атаганы юк. Сәнгать - иҗат эше. Ә укытучы иҗат кешесе түгелмени?! Табиблар авыруны дәвалыйлар, кирәкмәгән җирне кисеп ташлыйлар. Ул тере кеше белән эш итә, савыктыра, аякка бастыра. Эшләгән эше күзгә күренеп тора. Укытучы исә 7 яшьлек сабыйны формалаштыра, әдәпкә өйрәтә, тормышка юл күрсәтә, шомарта. Корал белән түгел, билгеле, ә үзенең килеше-килбәте, белеме, сүзе белән. Урман, кыр, күлләр - алар бар да тәрбия чаралары бит. Укытучылар ерак походларга йөртүдән куркалар. 1970 елны, Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән, 22 укучыны ияртеп, бер атналык походка алып киттем. Исән-имин кайттык. Тәвәккәл булырга, укучыларга ышанырга кирәк. Монда без Түбән Кама шәһәренә хәтле пароходта, аннан Чаллыга хәтле авыллар, урманнар аша җәяү бардык. Менә шуның өчен дә мин укытучыны иҗат кешесе дияр идем, чөнки ул тәрбия чарасының төрле алымнарын уйлап таба, тормышка ашыра.
Танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укучы балалар юк дәрәҗәсендә хәзер. Мин 26 нчы мәктәп белән элемтәдә, әледән-әле укытучылар көненә чакыралар, кечкенә генә концерт бирәләр, ләкин матур итеп шигырь укыган баланы күргәнем булмады (татарча да, русча да). Укучылар хәтта үз шәһәрләрен дә белмиләр. Тарихи музейга керү түләүле, юл да түләүле. Менә бу хәл, әлбәттә, эшне кыенлаштыра. Мәгариф һәм фән министрлыгының тарихи музейга керүне мәктәпләр өчен түләүсез эшләргә дә хәленнән килә бит! Укучы балалар өчен дә күрсәтмәгәч, ул экспонатлар читтән килгән кешеләр өчен генә кирәкме икән соң?!.
Дәүләт һәм бөтен җәмәгатьчелек, бердәм булып, мәктәпләргә йөз белән борылсалар, эш бәлки яхшырыр дигән фикердә калам.
Редакциядән: күптәнге хәбәрчебез Нәкыя апаның 14 ноябрьдә 95 яшьлек гомер бәйрәме. Аңа ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Безнең белән элемтәне алга таба да өзмәгез, Нәкыя апа!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: