Шәһри Казан

ОЗЫН-ОЗАК ЯЛДА... ЯКИ декрет ялын ничек уздырырга?

Хатын-кызлар консультациясе юлын таптау, төрле анализлар тапшыру, тулгак газаплары артта калды. Ниһаять, нарасыең дөньяга аваз салды һәм син өйдә. Ә алда бик озын ял. Хәер, декрет ялындагы хатын-кызның буш вакыты бармы икән ул: кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру дисеңме... Менә шул көндәлек мәшәкатьләр белән тулы бер төрле көннәр еш...

Реклама

Декретта авыруга әйләнәм
Дөрес, үзләрен тулысынча гаиләсенә багышлап, баласының һәр уңышына сөенеп декрет ялын сабыр, тыныч кына үткәрүчеләр дә бар. Психологлар фикеренчә, бу кешенең холкына бәйле. Ә менә тынгысыз, бер урында тик торырга яратмаган, актив хатын-кызлар өчен өч ел буе өйдә утыру чын мәгънәсендә газапка әйләнергә мөмкин. Бер танышым, ике ел декретта утырганнан соң, үземне авыру кебек хис итә башладым, дип сөйләгән иде. «Бала мөстәкыйльлеккә өйрәнә бара, мин аңа кирәк тә түгел кебек, ашарга пешерәм, юам, җыештырам да көне буе телевизор каршында утырам, вакытны ничек уздырырга белмим, ирем эштән соң гына кайта, күңелсез, башка мәгънәсез уйлар килә, иремә юк-барга бәйләнеп, хыянәттә шикләнә башладым, кыскасы, шулай чак аерылышуга барып җитмәдек. Ярый әле ялгышымны вакытында аңлап алдым», - диде ул.
Депрессиягә бирелмәс өчен психологлар үз эчеңә бикләнмәскә, күбрәк аралашырга киңәш итә, бала белән урамда йөрү файдалы, кунак чакыру, үзең кемгә дә булса бару, кибетләрдә, күргәзмәләрдә йөрү шулай ук бөртөрле тормышка үзенчәлек кертеп җибәрә. Белгечләр фикеренчә, җитәрлек йоклау да хатын-кызның кәефенә йогынты ясый. Көн саен физкультура белән шөгыльләнсәгез дә була, хәзер бала белән бергәләп эшли торган күнегүләр дә бар. Көн саен үзегезгә бурыч, максатлар кую да вакытны файдалы уздырырга ярдәм итә. Юк-бар уйларга бирелмәү өчен иң яхшысы - үзеңә шөгыль табу.
Өй, бала дип кенә утырсаң...
Алинә Яруллина, икенче баласы белән декрет ялында утырганда, энҗедән төрле сувенирлар үрергә өйрәнде. Гөлләр үстерү белән мавыга башлады. Аннары интернетта махсус курслар табып, инглиз телен үзләштерде. Авылда яшәүче яшь ананың ике баласы, ире, зур гына йортлары, мал-туарлары, гектарлаган җирдә яшелчә бакчалары да бар югыйсә. Ничек өлгерәсең соң боларга дигәч: «Күптән чит телне үзләштерергә тели идем, бер башлагач, вакыты да табыла, җае да чыгып тора», - ди Алинә. Аның укуы бушка китмәде, педагогика буенча югары белеме булган танышым авыл мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып урнашты, яңа белгечлеге буенча белемен тирәнәйтергә дип, читтән торып укырга да керде.
Тагын бер танышым - Гөлүсә Закирова, Саба районы Явлаштау авылы кызы. Дипломлы белгеч булса да, һөнәре буенча эшләмәгән ул. Ә менә ТРның сукырлар китапханәсенә килеп эләккәч, үзен бу эштән башка күз алдына да китерә алмый башлаган. Гөлүсәнең тырышлыгын күреп, аны методик бүлекнең мөдире итеп тә куйганнар. Ул бүген өченче баласы белән декрет ялында, ләкин эшеннән аерылып торганы юк. Күршеләре: «Бала тудыру йортыннан кайтуга, эшкә чыкты инде ул», - дип шаярталар аның турында.
- Гөлүсә, эшеңне бигрәк яратасың бугай?
- Эш турында уйламый тора алмыйм, өйдә дә андагы тормыш белән яшим мин, шуңа да декретта да эштән китеп тормадым. Бары өй, балалар дип кенә утырсаң, дөньядан артта каласың. Депрессиягә бирелүең дә бар. Һөнәри сәләтеңне камилләштереп тормасаң, эшкә кереп китүе дә авыр.
- Син эшкә киткәндә, өч бала кем белән кала? Төпчек кызыгыз Мәдинәгә бер яшь тә тулмаган бит әле?
- Ирем бик булыша, балалар белән урамга да чыга, ашарга да пешерә. Оныкларын каенанам да теләп карый. Күбесенчә өйдә торып эшлим. Китәргә туры килгәндә, күкрәк сөтен савып калдырам.
- Сукырлар китапханәсендә эшләвең бер нәрсә, синең бит әле башка шөгыльләрең дә җитәрлек?
- Рецептлар табып, яңа төр ризыклар пешерергә яратам. Әле менә күптән хыялланып йөргән атлар төшерелгән картина чиктем, мунчала бәйлим. Интернетта мастер-классларны карап, язмаларны укып, әллә кайчаннан өйрәнергә уйлап йөргән декупаж ысулы белән шешәләр, пыяла һәм калай савытлар бизәргә өйрәндем.
- Барысына да ничек өлгерәсең соң?
- Көнеңне эшкә дә, балаларга да, өй эшләренә дә вакыт кала алырлык итеп дөрес планлаштыра алсаң, ялкауланмасаң, күп нәрсәгә өлгерергә була.
Хәзерге заманда мондый әниләрне еш очратырга була. Хәер, элек тә актив булган хатын-кыз. Бала тудырып, аз гына вакыт узуга, урак урырга, печән чабарга чыгып киткән, декрет ялының нәрсә икәнен бөтенләй белмәгән әби, әниләребез хәзерге «бизнес-ледилар»дан нәрсәсе белән ким...
Әниләрне бушлай укыталар
Татарстанда балага өч яшь тулганчы ялда булган һәм декрет ялларыннан соң эшкә чыгарга ниятләгән хатын-кызлар өчен һөнәри әзерлек, квалификацияне үстерү программасы эшли. Дәүләт ярдәме белән башкарыла торган бу бушлай укуларда ике ел дәвамында меңләгән хатын-кыз катнашкан. Күбесе пешекче, чәч кисүче, хисапчы һөнәрен үзләштергән, машина йөртү таныклыгы алган. Программа нигезендә әниләр элек эшләгән вазифалары буенча белемнәрен тирәнәйтә ала. Шулай ук хатын-кызга, элек эшләгән урынына кайтырга теләмәгәндә, һөнәрен үзгәртергә була. Уку йортлары ышанычлы, лицензияле. Укулар гадәттәгечә, яшь аналарга ташламалар юк. Дипломын да яклыйсың, имтиханнарын да тапшырасың...
Бала беренче адымнарын атлаганда, тәүге сүзләрен әйткәндә янәшәсендә булу зур бәхет. Әмма декрет яллары өч елга сузылса да, балалар бакчаларының күбесендә өч яшьтән генә кабул итсәләр дә, бала өчен пособие яшь ярымга кадәр генә түләнә. Менә җитми башлагач уйландыра да инде: очын очка ялгап мохтаҗлыкта гомер иткән ана яхшымы, әллә кечкенә сабыен калдырып эш эзләргә мәҗбүр булганымы?

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы, кызы Сафинага 1 яшь:
- Хәзерге заманда бик күп хатын-кызлар декрет ялында параллель рәвештә эшләрен дә алып баралар. Әгәр дә ирекле график, иҗат эше булса, ник эшләмәскә ди... Минем дуслар арасында косметолог, маникюр ясаучы, дизайнер, кичәләр оештыручы, тамадалар бар. Берсе интернет-кибет җитәкли. Бала тудыру йортыннан чыгуга, эшкә кереште алар. Баланы карарга бик жайлы бит хәзер. Акчасы булганнарга нәрсә генә уйлап чыгармыйлар: хәтта подгузник урынына яңа төрле материядән эшләнгән күп тапкырлар кулланырга яраклы бала аслыгы да уйлап чыгарганнар. Бу араларда декрет ялларым репетиция, концертлар белән уза әле.

Фәйрүзә МӘҖИТОВА, «ТНВ» каналының «Адымнар» тапшыруында алып баручы, кызы Азалиягә 2 яшь:
- Бала тугач, 6 ай үземне бары гаиләмә багышлап кына уздырдым, эш турында уйламадым да. Аннары хезмәттәшем авырып китте дә, мине эшкә чакырдылар. Башта сирәк кенә баргаладым, аннары тулы көчкә эшли башлаганымны сизми дә калдым. Ә шулай да, минемчә, декрет ялын хатын-кыз бары тик баласына багышларга тиеш, ял шуның өчен бирелгән бит. Аңа һәрчак ана кирәк. Ә эшләргә һәрвакыт өлгерәсең!

Айсылу ЛЕРОН, «Татар радиосы»нда ди-джей, кызы Фәридәгә 1 яшь:
- Декретта 6 ай гына утырдым, балага 7 ай дигәндә, эшкә чыктым, чөнки мөмкинлегем бар иде - иремнең әти-әнисе лаеклы ялда, бик теләп ярдәм итәләр. Аллага шөкер, безнең хезмәт көне буе эш урынында булуны таләп итми, һәр ди-джейның үз сәгате билгеләнгән. Көненә 4-5 сәгать эшлибез дә без ирекле. Баласын калдырырга беркеме булмаганнар, эшләргә теләсәләр дә, өйдә утырырга мәҗбүр инде. Минем өчен бу бик авыр булыр иде. Аннары кызымның туганнарыбыз белән еш күрешеп, аралашып үсүе сөендерә. Баланың кешегә ияләшә алуы мөһим, минемчә, без үзебез балачакта кыргый идек, өйгә кунак килсә, куркып елаганым исемдә.

Чулпан ГАРИПОВА,
«ТНВ»ның «Хәбәрләр» тапшыруы журналисты, кызы Галиягә 1 яшь:
Мин җомга, шимбәләрне, баланы әбисе белән әтисенә калдырып, туйлар, юбилейлар уздырырга чыгып китәм. Үзем дә кеше күреп «җилләнеп» кайтам, акчасы да була. Ә декрет ялында болай да эш күп ул. Балага бик зур игьтибар кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: