Шәһри Казан

Пекинда Нәүрүз

Фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлаткан Нәүрүзнең бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме икәнен барыбыз да белә. Камал театры янындагы бәйрәмдә үзем дә катнаштым. Бик күңелле булды. Ерак Кытай илендә дә милләттәшләребез бу бәйрәмне бергәләп каршылаган. Синьцзянда оештырылган Нәүрүз, Сабан туе бәйрәмнәре хакында ишеткәнегез бардыр. Пекин шәһәрендә дә татарларның Нәүрүз...

Реклама

Фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлаткан Нәүрүзнең бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме икәнен барыбыз да белә. Камал театры янындагы бәйрәмдә үзем дә катнаштым. Бик күңелле булды. Ерак Кытай илендә дә милләттәшләребез бу бәйрәмне бергәләп каршылаган. Синьцзянда оештырылган Нәүрүз, Сабан туе бәйрәмнәре хакында ишеткәнегез бардыр. Пекин шәһәрендә дә татарларның Нәүрүз бәйрәмен бергәләшеп каршылаганнарын ишеткәч, бик куандым.
Әмма алар Нәүрүзне 21 март көнне түгел, азрак соңга калып, ял көнендә бәйрәм иттеләр. Пекинда үткән Яз бәйрәмен шунда белем алучы һәм эшләүче яшьләр оештырган. 15 кеше генә катнашса да, бәйрәм шактый күңелле үткән. Аларга Пекин янындагы бер шәһәрдә яшәүче татар егете дә кушылган.
Бу җыенның төп оештыручысы - Надия исемле татар җанлы бик уңган кыз. Шунда килгән егетләр-кызларның әйтүенчә, яшьләр ял һәм бәйрәм көннәрендә еш кына шулай бергә җыелып алырга ярата. «Бергә җыелганда, үз өебезгә кайткан кебек булабыз, рәхәтләнеп татарча сөйләшә алабыз», - диләр алар. Пекинда яшәүче татар егет-кызлары өйләреннән, туганнарыннан еракта. Алар бер-берсен туганнар кебек яклый, бер-берсенә булыша. Озаграк күрешмичә торсалар, сагыныша да башлыйлар. Гадәттәгечә, Нәүрүз бәйрәме дә аларны бергә җыйган. Егетләр кәләпүштән килгән. Чынлап та, шундый көнне дә кимәсәләр, тагын кайчан киярләр иде әле. Рәхәтләнеп татар җырлары җырлаганнар, тиргә батканчы, татарча биегәннәр. Казанда укуын тәмамлаган бер егет тә Пекинга килгән булган. Аның мондый бәйрәмдә катнашуы бик зур бәхет, чөнки ул яшьләр арасында бердәнбер гармунчы. Ул уйнап торгач, татар моңнары тагын да матуррак яңгыраганына шигем юк!
Казанда бәйрәм күңелле генә үтсә дә, алар белән бергә үткән бәйрәмгә дә барасым килде. Пекинда менә дигән бәйрәм уздырган милләттәшләрем өчен чын күңелдән сөендем. Димәк, татар, кайда яшәсә дә, үз телен, үз моңын саклый. Бу үзе үк милләттәшләребезнең милли үзаңы югары булу турында сөйли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: