Шәһри Казан

«Песиеңә сәлам әйт!»

Кечкенә улыма иммунитетны ныгыта торган төнәтмә ясап эчертер өчен, Мәскәү базарында солы эзләп йөрешем иде. Авылда бушлай бар бит инде ул юкса. Сорарга онытып килмәсәм, базар бетереп эзләп йөрисе булмас иде дә бит...

Реклама

Бәхеткә, зур гына гәүдәле бер абзый нәкъ миңа кирәкле әйберне сатып ята. Туңдырылган җиләк-җимешләрне дә, солы, бодай, арпа ише бөртеклеләрен дә капчык-капчык тезеп куйган. Мин нәрсә дә булса сорап өлгергәнче, яныбызга бер әби килеп басты. Мәчесенә витамин җитмәү сәбәпле, шуңа уҗым үстереп ашатырга теләп, солы эзләп чыккан икән. Әбиең булмаса, сатучының шулкадәр тәмле телле булуын белми дә каласы икәнмен. Аның, киң елмаеп: «Хәзер, хәзер, апа җаным, үстер рәхәтләнеп уҗымыңны. Песиеңә сәлам әйт миннән», - диюенә иптәше дә, сердәше дә булган песиен инде күптән гаилә әгъзасы итеп санаган апа да җавапсыз кала алмады, билгеле: «Әле аның балалары да бар», - дип куйды. Җавап исә «И-и, бигрәк әйбәт, аларына да сәлам әйтегез!» булды.
Бала-чагалары таралып беткән, картлыгында ялгызы калган апалар күбесенчә песине иптәш итеп, шуның көен көйләп, күңелләрен юаталар бит алар. Студент чакта фатир хуҗабыз булган Майшәрәф әбинең күршесе Гашия апа искә төшеп китте шунда. Ул да иртә таңнан торып, авырткан аякларын әкрен генә шуыштырып, Асия исемле песиенә авылдан килеп ит-сөт сатучылардан «свежий» әйберләр генә ташый торган иде.
Күңелле әңгәмә, көлеш булган җиргә сатып алучылар да балны сарган чебен кебек елыша башладылар. Кайсы, бу абый сата торган солыдан ботка пешереп буламы, дип кызыксына, кайберәүләргә солының сары бөртекләре түгел, икенче капчыктагы, яшел килеш киптереп тутырылган башаклары кирәк. «Яшеле сарысыннан 5 тапкырга файдалырак аның», - дип торган сатучыга ышанмый калуы мөмкин түгел. Сата белеп сатканда гап-гади ат ризыгыннан да әллә никадәр табыш чыгарып була икән бит. Салкын тиеп авыручылар күп булган кышкы чорда бигрәк тә. Аралашуга сусаган өлкәннәргә тәмле телеңне кызганмаганда, хәлләрен сорашып, күңелләрен күтәрә торган бер-ике җылы сүз кыстырып җибәргәндә, үзләренә генә түгел, күршеләренә дә алалар икән аны. Көненә 1-1,5 капчык солы сатучы абзый миңа да: «Гел шулай елмаеп йөр!» - дип калды. Елмаймас җиреңнән елмаерсың, билләһи...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: