Шәһри Казан

Пирамидалар калыр, ә мисырлылар?..

Мисырдагы сәяси һәм дини каршылык бөтен Якын Көнчыгышны тотрыксыз итә һәм аның әлеге төбәкнең чикләрен дә узып китү ихтималы бар. Күп кенә белгечләр фикеренчә, биредә сайлаулар узса да, иң уңай дип исәпләгән очракта, илне озакка сузылган сәяси кризис көтә.

Реклама

Мисырда бүген без күзәткән хәлләрнең килеп чыгасын белгечләр моннан ике ел элек - законлы президент Х.Мөбарәкне кәнәфиеннән бәреп төшереп, хакимияткә «Мөселман туганнар» килгәч тә фаразлаган иде. Аңа хәтле ярты ел яшерен һәм тыелган оешма булып яшәгән әлеге партия хакимлек иткән чорның нәтиҗәсе - фәкыйрьләнгән икътисад, туктатылган инвестиция проектлары, илнең төп «туендыручысы» булган туризмның бетүе һәм бермә-бер арткан коррупция. Халыкны хәзерге хакимияткә каршы чыгарга этәргән төп сәбәпләр әнә шулар.
Революция өчен җирлек бар
ЛДПР җитәкчесе В.Жириновский сүзләренчә, революция башланып китәргә бөтен җирлек бар. «Россиядә 1917 елда булган хәлләр хәзер Мисырда кабатлана. Мөбарәкне алып аттылар - бу февраль революциясе. Аның урынына большевик Мурси килде. Ике юл бар: йә хәрбиләр, Көнбатыш карашлы халык белән берләшеп, бүгенге хакимият җитәкчеләрен юк итә, йә тегеләре, коралланып, Мурсины яңадан президентлыкка кайтара. Әмма һәр ике очракта да бу - гражданнар сугышы. Озакка сузылган һәм күпсанлы корбаннар белән», - дип параллель уздыра ул.
Сәясәт белгече В.Новиков: «Бу очракта сайлаулар берни дә хәл итмәячәк, - дип белдерә - Мурсины президент итеп сайлап илдә берни үзгәрмәгән кебек, киләсе сайлаулардан кискен үзгәрешләр көтәргә кирәкми, чөнки хакимияткә тотрыксыз оппозиция киләчәк. Кагыйдә буларак, андый оппозицияләрнең дәүләт белән идарә итү эшендә бернинди тәҗрибәсе юк һәм, иртәме-соңмы, алар таралып төшәчәк».
Элеккеге президент Х.Мөбарәк ил белән идарә иткән чорда (30 елдан артык) Мисыр Якын Көнчыгышта төп рольне башкаручыларның берсе булды. Аңа алмашка килгән М.Мурси һәм аның тарафдарлары ил һәм халык өчен берни дә эшли алмады, хәер, яшерен оешмага белгечләр һәм тәҗрибә кайдан килсен?!
Шундый ук «белгечләр» Ливиядә революциядән соң хакимияткә менде. Хәзер алар күрше Сүриядә хакимияткә ыргыла. Берәүләр, калын диварлар артына кереп бикләнеп, йомшак кәнәфиләргә утырыр, әмма йөзләгән халык гомере аларга хакимлек итүнең бөтен рәхәтлеген татырга комачау итмәсме? Хәер, моны уйлый белгәннәр изге Рамазан аенда үз кан кардәшләрен урамнарга чыгарга мәҗбүр итеп, үзара бәрелештереп тә утырмас иде. Дин битлеге артына качып, бары тик үз мәнфәгатен генә кайгыртканнар өчен чит кеше гомеренең хакы бик арзан бәяләнәдер.
Яңа хакимиятнең «законлы» алымнары
Хакимият, киләсе атналарда «Мөселман туганнар»ның һәм аның тарафдарларының ризасызлык протестлары «законлы» алымнар белән бастырылачак, дип ышандыра. Әлегә аларның саны берничә дистә меңгә җитә, араларында хатын-кызлар һәм балалар күп. Башкаланың берничә мәйданында трибуналар, палаткалар, хәтта кыр госпитальләре куелган. Эчке эшләр министры М.Ибраһим әйтүенчә, бу протестларның бернинди нәтиҗәсе юк, ил кабат үткәнгә кайтмаячак. Алымнарның ни дәрәҗәдә «законлы» булу-булмавын әйтүе кыен, әмма узган шимбәдә генә дә урамдагы бәрелешләрдә 120 кешенең гомере өзелгән, зыян күрүчеләр саны 4 меңнән артып китә. Мурси тарафдарлары «Күчеш хакимияте» ил эчендәге ыгы-зыгыны бетерергә ашыкмый, киресенчә, аны тышкы сәясәтне яхшырту өчен файдалана, дип гаепли. Эчке эшләр министрлыгы, халыкка каршы бернинди корал кулланылмады, дип ышандырырга тырыша.
Әлегә АКШ Мисыр проблемасына тыгылмавын белдерә, әмма икейөзле «океан арты агае»на ышануы кыен инде хәзер. Негрның бите юган-юмаганлыгы беленмәгәне кебек, бу ил хакимиятенең иртәгә нәрсә хәл итәсен чамалап булмый. Мисырдагы кризис кайчан да булса уңай хәл ителер, БМО катнашында аңардан чыгу юллары табылыр анысы. Тик менә кайчан булыр ул - монысын әлегә беркем әйтә алмый, шулай ук тагын күпме кешенең гомере өзеләчәге берәүгә дә мәгълүм түгел. Галимнәр бүген дә яшьләрен санап чыгара алмаган Мисыр пирамидалары ниләр генә күрмәгән дә, нинди генә хәлләрнең шаһиты булмаган. Хәер, аларның күрәселәре алда әле...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: