Шәһри Казан

Район үзе матур, ә базар...

«Районыбызны Казандагы иң чиста, матур районнарның берсенә әверелдерергә омтылабыз», - дип әйткән иде бер чыгышында Казан шәһәре башкарма комитеты Яңа Савин районының элеккеге хакимият башлыгы Тимур Алибаев. Районыбыз матурлана. Бигрәк тә Ямашев урамын зур үзгәрешләр көтә. Универсиадага барысы да әзер булачак. Ярты Казанда җир эшләре, юлларны торгызу, төзәтү бара. Казанлыларга,...

Реклама

«Районыбызны Казандагы иң чиста, матур районнарның берсенә әверелдерергә омтылабыз», - дип әйткән иде бер чыгышында Казан шәһәре башкарма комитеты Яңа Савин районының элеккеге хакимият башлыгы Тимур Алибаев. Районыбыз матурлана. Бигрәк тә Ямашев урамын зур үзгәрешләр көтә. Универсиадага барысы да әзер булачак. Ярты Казанда җир эшләре, юлларны торгызу, төзәтү бара. Казанлыларга, машина йөртүчеләргә уңайлыклар юк. Түзәргә туры килә. Әйе, зур бәйрәмгә, спорт бәйрәменә әзерләнәбез.
2008 елда Чуйков урамына капиталь ремонт ясалды. Урамга, яңа технология буенча, асфальт түшәлде, җәяүлеләр өчен бөтен шартлар тудырылды. Бу районда архитектура элементлары белән бизәлгән йортлар да күп. Без, Яңа Савин районында яшәүчеләр, бу уңышларга бик шат. Әмма безне Адоратский урамында урнашкан «халык базары» бик борчый. Беренчедән, бу базарга каян керергә, каян чыгарга икәнен дә белмисең, базарның буеннан-буена контейнерлар тезелеп киткән. Яңгыр яудымы, бер аякта сикереп йөрергә кирәк: кая карама, чокыр-чакырга су җыелган. Базар эчендәге корылмалар да тәртипсез урнаштырылган. Җирле бакчачыларны аның эченә кертмиләр. Алар үз яшелчәләрен транспорт күп йөри торган урында, юл кырыенда сатарга мәҗбүр. Ә бит закон буенча аларның базар эчендә сатарга хокуклары бар. Чүпрәк-чапрак сатучылар, базар яныннан алып, 1 нче бала тудыру йорты янына кадәр тезелешеп китәләр. Бу бит урам. Полиция кая карый? Утырткан агачларның ботакларын сындыралар. Чүпләрен шунда калдырып китәләр. Кайда шәһәр культурасы? Халык хуҗалыгының бөтен тармагында зур үзгәрешләр барганда, без шартлары булмаган базарда сату итәбез. Казанга килгән кунаклардан оят. Район җитәкчеләре бу ялгышларын төзәтсәләр иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: