Шәһри Казан

Һәрчак алгы сафта

Татарстан Республикасының Ватан сугышы инвалидлары арасында полковник Вагыйз Солтановны белмәгән кеше юктыр. Ул Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Олы Елга авылында 1924 елда туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, унҗиде яшьлек Вагыйзне Буа районы яшьләре белән бергә окоп казырга җибәрәләр. 1942 елда армия сафына алынып, Мари Республикасы урманында 137 нче укчы полкта...

Реклама

Татарстан Республикасының Ватан сугышы инвалидлары арасында полковник Вагыйз Солтановны белмәгән кеше юктыр. Ул Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Олы Елга авылында 1924 елда туган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, унҗиде яшьлек Вагыйзне Буа районы яшьләре белән бергә окоп казырга җибәрәләр. 1942 елда армия сафына алынып, Мари Республикасы урманында 137 нче укчы полкта минометчы һөнәренә өйрәнә ул. 1943 елның башында ук алар частен Курск өлкәсенең Оскол шәһәре янындагы урманга урнаштыралар. Биредә Солтановны яңа оештырылган 1177 нче җиңел артиллерия полкына элемтәче итеп билгелиләр. Аннан полкны Белгород шәһәре тирәсендәге Яковлево авылы янына оборонага куялар.
Бөек Ватан сугышы тарихындагы Данлыклы Курск операциясе турында бу мәхшәрдә кайнап чыккан Вагыйз Солтанов түбәндәгеләрне сөйләде. «Безнең артполк дошманның - 76, ә бригадабыз 175 танкын яндырды. Бу сугышта ике якта да ике миллионнан артык кеше, алты мең танк, дүрт мең самолет катнашты. Безнең полктагы 20 пушкадан өчесе генә исән калды. Өч тупның берсе (командиры Азаров) әле бүген дә Яковлево авылы янындагы «254,5» калкулыгында мәңгелек экспонат булып тора. Курск дугасы сугышыннан соң, 18 июльдә безнең гаскәрләр үзләре һөҗүмгә күчте.
5 августта Орел һәм Белгород шәһәрләрен дошманнан азат иткән каһарманнар хөрмәтенә Мәскәү беренче тапкыр салют бирде.
«Бу җиңүдән соң гаскәрләрдә горурлык, сугыш дәрте, күтәренкелек артты», - ди Курск дугасы каһарманы Вагыйз Солтанов.
1943 елның 17 октябрендә Днепр елгасын кичкән өчен, В.Солтанов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Батыр артиллерист В.Солтанов Польшадагы Сандомир сугышлары өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була. 1945 елның мартында башы яралангач та, госпитальгә китмичә, үз часте белән Берлинга кадәр барып җитә ул. Аннан соң Прагада немецларның соңгы көчләрен тар-мар итүдә катнашкан өчен, Вагыйз Солтановка III дәрәҗә Дан ордены тапшырыла. Сугыш кырыннан күкрәге тулы орден-медальләр тагып кайткач исә илебездәге җинаятьчелеккә каршы җиң сызганып көрәшә башлый ул. Участок милиционерлары, җинаятьләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные һәм кадрлар бүлеге инспекторы булып 50 ел хезмәт итеп, полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Вагыйз Солтанов әле һаман да кешеләргә хезмәт итә. Хәзерге көндә ул республика Ватан сугышы инвалидлары оешмасында җаваплы сәркатип.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: