Реклама
Хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы! Мин - гап-гади, әмма бик тә кызыксынучан пенсионер. Инде менә 4 ел дәвамында газетаны даими алдырам һәм сиңа рәхмәт укыйм.
Рәхмәт сиңа, «Шәһри Казан»,
Син безгә ямь өстәүче;
Нәрсә? Кайда? Нигә? Ничек? -
Шуңа җавап бирүче.
Бәлешләр дә пешерәбез,
Үрнәген алып синнән.
Киңәшләрен кулланабыз
«Сәламәтлек»нең - чирдән.
Озак яшә, «Шәһри Казан»,
Картайма, һич тә!
Безнең кебек өлкәннәрнең
Тормышына ямь өстә.
Әби-бабалары булган яшьләргә дә киңәшем шул - Яңа ел бүләге итеп аларга «Шәһри Казан»ны яздырыгыз. Ышаныгыз, якыннарыгыз сезгә көн дә рәхмәт укыячаклар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз