Шәһри Казан

«Рәһинәнең үзгәрүен кабул итә алмыйм»

Район үзәгенә китәргә дип тукталышта автобус көтәм. Янымда тагын берничә авыл апасы да бар. Балаларына сөт-катык илтүләредер инде. Безнең якларга гына хас булган салмак акрын сөйләшү белән алар бер-берсеннән авыл хәлләрен белешә. Тукталышка каршы урам тыкрыгыннан ак яулык бөркәнгән, мөселманча киенгән ике хатын-кыз күренгәч, барысы да сүзсез калып, бер тын...

Реклама

Район үзәгенә китәргә дип тукталышта автобус көтәм. Янымда тагын берничә авыл апасы да бар. Балаларына сөт-катык илтүләредер инде. Безнең якларга гына хас булган салмак акрын сөйләшү белән алар бер-берсеннән авыл хәлләрен белешә. Тукталышка каршы урам тыкрыгыннан ак яулык бөркәнгән, мөселманча киенгән ике хатын-кыз күренгәч, барысы да сүзсез калып, бер тын аларга карап торды. Якынаеп уң якка борылгач кына мин дә аларның кемнәр икәнен танып алдым. Гомере буе соңгы мода буенча «кыю» киенеп йөрергә яраткан Рәһинә белән җылы яклардан кайтып безнең авылда төпләнеп калган ханым иде болар. Әле узган җәй генә, шушы тукталышта иренен җете кызылга буяган, ялан аягына үкчәле туфлиләр, күкрәкләрен артык яшермичә ачык изүле, кыска итәкле күлмәк кигән Рәһинә белән аптырап сөйләшеп торганым искә төште. Ә ике ел элегрәк мин аны яулыклы итеп күргән идем. Бер ел киеп, бер ел салып йөриме икәнни ул яулыгын? Янәшәмдә басып торган Гөлҗамал апа да: «Кыланып та карыйлар инде. Рәһинәсе кайдадыр укып диплом алып, абыстай булып та йөри бит хәзер», - дип куйды.
- Халык ничек кабул итә соң үзен? - дип сорадым мин Гөлҗамал ападан, аптырап.
- Хәтере яхшы, догаларны яттан сөйли, көе юк югын, килештерә инде, теләге булгач, - диде ул, «указлы» абыстайларына тел тидерәсе килмичә генә.
- И-и, утырма инде, ичмасам, дөресен әйт, тәмле ашарга яраталар диген, - дип кеткелдәде безне тыңлап торган Нәҗибә түти.
- Кешесен дә аңламассың инде, кызым, - дип миңа сүзен дәвам итте ул. - Сәвит заманында ук биш вакыт намазын калдырмаган, гомере буе дин тоткан Галимәттәйне чакырмыйча, кайсылары шушы икәүне йөртә Коръән укытып. Кабул булыр дип уйлыйлармы икән укыткан догаларын. Чын күңелдән укымый инде алар. Сүзем көфер булмасын, дөньялар үзгәрсә, йолдыз тагып, кызыл флаг күтәреп шушылар йөриячәк урам буйлап.
- Галимәттәй кыюсыз кеше шул ул. Йөрәкле кеше эше инде ул абыстай булу. Коръән уку гына түгел, мәетен дә дөрес итеп соңгы юлга озатучы кирәк бит әле. Булдыралган кеше йөрсен генә берүк, аена өчәр мәет була авылда, - дип тыйнак кына сүзгә кушылды Мәргупҗамал апа да.
Автобус килмәсә, сүз дәвам итәчәк иде әле. Дөнья үзгәрде дип киемнәрен дә, кыйблаларын да үзгәртмәгән авылдаш апалар белән эчкерсез сөйләшү уйга салды. Дөньяны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнгән буын кешеләре буларак, әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә үзләренчә гади итеп, дөрес итеп бәя бирделәр. «Модница»дан абыстайга әйләнгән Рәһинәне берсе хәтере яхшы, догаларны яттан әйтә дип, икенчесе тәмле ашарга ярата дип шаяртып, өченчесе мәңгелек йортка озатырга батыр йөрәкле кешеләр кирәк дип, үзләренчә акладылар, якладылар. Уйлап карасаң, дөресе дә шулай бит. Рәһинә бу сыйфатларның барысын да үзенә җыйган. Кеше буларак начар гамәлләр дә кылып йөрми. Акылым белән мин дә шулай уйларга тырыштым. Ирексездән тагын бер кат үземнең дингә булган карашымны анализладым. Аллаһны бердәнбер һәм бөек дип белгән күңелем белән Рәһинәнең бу кискен үзгәрүен барыбер кабул итә алмадым…

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: