Шәһри Казан

Һәркемнең үз матурлык кануннары

Теле ачыла башлаган бала да матурлык кануннарының 90-60-90 икәнен белә. Бу гаҗәпләнерлек тә түгел, газета-журналларыбыз, телевидение көн дәвамында безгә моның турында тәкрарлый. Мода үзгәргән саен, яңа күлмәк, матур прическа, йөзебездә берничә катлам «штукатурка»... Матур булу өчен гүзәл затларыбыз нинди ысуллар гына кулланмый. Матурлыкны барыбыз да яратабыз, аңа сокланабыз. Матур булу...

Реклама

Теле ачыла башлаган бала да матурлык кануннарының 90-60-90 икәнен белә. Бу гаҗәпләнерлек тә түгел, газета-журналларыбыз, телевидение көн дәвамында безгә моның турында тәкрарлый. Мода үзгәргән саен, яңа күлмәк, матур прическа, йөзебездә берничә катлам «штукатурка»...
Матур булу өчен гүзәл затларыбыз нинди ысуллар гына кулланмый. Матурлыкны барыбыз да яратабыз, аңа сокланабыз. Матур булу - үзе бер сәнгать бит ул. Менә шундый бер сәнгать «экспонаты» белән миңа да танышырга туры килде.
Автобус тукталышында басып торам. Яныма бер кәттә генә кыз килеп басты. Кышкы салкын көн булса да, озын кара чәчләре биленә кадәр төшкән. Ислемае теләсә кемнең башын әйләндерерлек. Матур кашлар, алсу иреннәр, гомумән, туташның йөз-кыяфәтенә тел-теш тидереп булмый. Бар да зәвык белән сайланган. Гламур журналлардагы фотомодельләрдән ким түгел. Әлбәттә инде, кыз килеп басуга, бар егетләрнең игътибары аңа юнәлде. Кызлар да кызыксыну катыш көнләшү аша аны күзләре белән «ашады». Ләкин матурлык белән хозурлануыбыз озак бармады. Кызның телефоны шалтырады. Менә шунда белдек тә инде «кәттә»нең чын йөзен. Телефонны алырга да өлгермәде, бар тукталышка «матур-матур» сүзләр белән әңгәмәдәшенең кемлеген, аңа кая юнәлергә кирәклеген шар ярып салды. Кыз, янындагы ак яулыклы карчыкларга, олы абый-апаларга, сабыйларга игътибар бирмичә, сүгенү сүзләрен яудыра барды. Колакларны «иркәли» торган мондый сүзләрне минем базар хатыннарыннан гына ишеткән бар иде. Ләкин «сүз байлыгы» ягыннан кыздан әле алар да калыша. Бер-ике минутлык бу әңгәмәне тыңлап торган әбиләр тизрәк автобусларына керергә ашыкты, егетләр исә моннан ераграк торырга кирәк дип, ахры, читкәрәк китеп басты. Кыз телефонын куйды да янә матур елмаю белән балкырга тотынды. Ләкин инде аңа сокланучы да, кызыксынучы да юк иде.
Әйе, матур булу ул - үзе бер сәнгать. Ләкин сәнгать җанлы булырга тиеш. Ботоксларга баткан, тышкы кыяфәтен кайгыртып күпләп акча түккән, ләкин эчке дөньясы бер тиенгә дә тормаган ханымнарны матурлар рәтенә кертмәс идем мин. Теләсә нинди бизәнү чарасы да кызларның йөзендә балкыган иман нурын, тәүфыйклылыкны, сафлыкны алыштыра алмый шул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: