Шәһри Казан

Роспотребнадзор ни карый?

Нәрсә соң ул ОДН? Ул кайдан, ничек барлыкка килгән? Шушылар турында уйланып, февраль аенда кулланган торак-коммуналь хезмәтләр (ТКХ) өчен түләү кәгазен өйрәнеп утырганда 15 марттагы «ШК» газетасы килде. Газетада журналист Дамир Бәдриевнең ОДН турындагы язмасы бар. Кызыксынып укыдым язманы. «Нәрсә соң ул ОДН, ул кайдан барлыкка килә?» - дип уйлана...

Реклама

Коммуналь хезмәтләр өчен хәтсез генә ОДН чамалана. Идарәче оешмалар үзләренә бу уңайдан «киртә­ләр юк»лыгын сизеп эш итә­ләр. Уйлана торгач, ОДНның ни икәнен дә үземчә билгеләдем. ОДН - русча «ой дурные накрутки». Татарча - җүләрләндерүче нәмәстә. Аны халык әле аңламый, белеп җиткерми. Шушы хәл­ләрне үз мисалымда аңлатам. Мин декабрь ае азагында-гыйнвар башында хастаханәдә яттым. 7 гыйнварда гына кайттым. Фатирымда сусанагычлар бар. Краннарны бикләп, ябып киттем, тамчы да таммый. Фатир бикле. Хосусыйлаштырылмаган. Хастаханәдән кайтуга, түләү кәгазе килде. Канализование (юынтык суларны агызу) күләме декабрь ае өчен сусанагычлар күрсә­түенчә - 0,7 куб м. Ә түләү кәгазендә - сулар 2,19 куб м. Гыйнвар аенда су күрсәт­кечләре 0,8 куб м күрсәтә, ә түләргә - 2,71 куб м. Ноябрь ае өчен - 0,8 һәм 3,18 куб м. Мин берүзем яшим. Шушылардан чыгып та, хөрмәтле укучылар, чамалыйк әле: ул юынтык сулар ничек ОДН - гомумйорт ихтыяҗы була икән? Бу - бездән акча каеру әмәле. Менә шуңа да ул кулланыла. Ә ОДНга түләүне Казанның Әмирхан урамындагы 2 нче йорт подвалындагы «дренаж системасы» булдыра. Йорт 1985 елда төзелгән. Әмма торак йортны кулланышка подвалында 1,0-1,5 м тирәнлектә җир асты сулары баскан килеш кабул итәләр. 22 ел (1985-2007 еллар) буе йорт шул хәлдә була. 2006 елда бу йортның (128 фатирлы) 75 процент фатирлары хосусыйлаштырыла. Моны идарәче компания башкара. Бу - тупас, законга каршы гамәл. Подвалдагы 22 ел берөзлексез торган суны юк итү өчен, идарәче компания 2007 ел азагында (ноябрьдә) подвалга, суны куар өчен, 27 «КамАЗ» машинасы ком тутыра. Аерым торбаны ком астында калдырып-яшереп, җир ас­тыннан бертуктаусыз бәреп чыккан суны йортның канализация системасына тоташтыралар. Бу гамәл дә - законсызлык. Менә шуннан безгә канализование хезмәтенә ОДН түләве килә инде. Бу бер генә мисал әле. Йортның чүпүткәргече дә, 27 ел узса да, төзелеп бет­мәгән килеш. Бу хәлендә ул кулланылмаска тиеш олы чир оясы бит! Роспотребнадзор ни карый? Йортның 4 подъезды һәм чүпүт­кәр­гечләрнең дүртесенең дә чүпҗыйгыч бүлмәләренең ишекләре металлдан гына. Кышкы чорда йортта җылылык нормада түгел. Подъездларда җылылык, 16 градус тиеш булса да, 4 градус тирәсе генә. Подвалга төшү өчен проект буенча һәр подъездда керү ишеге тиешле. Ә безнең йортта бу ишекләр, керү урыннары кирпеч белән ябылып, ­бикләнелде. Хәзер подвалга төшү өчен 2 подъездның (2 нче һәм 4 нче) урам яктан стенасын тишеп, керү тишеге ясады идарәче компания. Ишекләре тимер. Менә җылылык та, башка уңайлыклар да шундый югарылыкта йортта. Ә без түлибез. Ишегалды да проекттагы планча түгел, аңа тиешле хезмәт күрсәтелми.
Бу язманы җитәкчеләр һәм тиешле оешмалар укып, чара күрсеннәр иде. 22 ел берөзлексез 1,0-1,5 м суда утырган йортка закон нигезендә тиешле ярдәм кирәк. Ул - чиратсыз капиталь ремонт. Подвалдагы законсыз булдырылган «дренаж системасы»н юк итәргә кирәк. Бу бары тик капиталь ремонт белән генә мөмкин. Шушыларсыз ОДН дигән «гыйфрит»не җиңеп бетереп булмаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: