Шәһри Казан

Россия-Беларусь. Химик ашлама җәнҗалы

Россия белән Беларусь арасында химик ашламалар җәнҗалы ахырына якынлашты, ахры. Дөресрәге, әлеге җәнҗалны китереп чыгарган Беларусь үзенә файда ала алмагач, аны бетерергә булды.

Узган атнада сак астында булган «Уралкалий»ның генераль директоры В.Баумгертнерга карата җәза чаралары йомшартылгач, А.Лукашенко болай дигән иде: «Ул моның өчен Беларусь яки Россия хөкүмәтенә түгел, бары тик үзенең әнисенә генә рәхмәтле булырга тиеш». Президент шулай ук, җинаять эше канун кысаларында тикшерелү шарты белән, «Уралкалий»ның гендиректорын Россиягә тапшыру ихтималлыгын да әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге җәнҗал Россия белән берлектә тикшерелергә тиеш. Хәзер Баумгертнер Минскида КГБ әзерләгән фатирда күзәтү астында яши.
Ә нәрсә өчен гаепләнә соң Баумгертнер? Белгәнебезчә, июль азагында Россиянең калий гиганты «Беларуськалий» белән хезмәттәшлеген туктатты. Шул рәвешле, белорус компаниясе экспортының тотрыклылыгы куркыныч астында калды. Моның нәтиҗәсе буларак, белгечләр калийлы ашламалар бәясенең түбән тәгәрәячәген фаразлады. Белоруссия ягы, үз чиратында, «Уралкалий» җитәкчесен кулга алып, аны юридик яктан гаепләү өчен мөмкинлекләр эзләп карады.
Белоруссия нәрсәгә өметләнә?
Икътисад һәм сәясәт белгече А.Суздальцев фикеренчә, Лукашенко Баумгертнерны кулга алдырганнан соң, бу адымны аклар өчен, аңа карата нинди дә булса җитди гаеп тагарга кирәк иде. Шул вакыт эчендә бик актив эш алып барылса да, бернинди дә дәлил табылмады, барлык гаепләүләр ялган булып чыкты.
«Лукашенко бу җәнҗал аңа Россия хөкүмәте белән бер югарылыкта сөйләшү мөмкинлеген бирәчәк һәм Беларусь өстендә куерган җитди икътисади проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк дип уйлаган иде. Баумгертнерны азат итеп, ул Россиянең аңа каршы адым ясаячагына өметләнә», - дип саный Суздальцев.
Россия мәгълүмат агентлыгының сәяси күзәтүчесе В.Дубнов фикеренчә, Беларусь Мәскәү белән тарткалашу өчен, әлеге вакытны очраклы гына сайламаган. «Бу республиканың кабат акчасы бетә. Европага Россиянең нефть продуктларын сату схемасы күптән фаш ителгән, белорус икътисадчылары әйтүенчә, аның соңгы акчалары илдәге девальвацияне мөмкин булган кадәр ерагайту өчен тотыла. Яңа схемалар әлегә юк. Мәскәү бу вакытта Украина белән сәүдә көрәшенә алына. Ноябрь аенда Вильнюста Европа союзы белән килешү төзергә җыенган башка элеккеге союздаш республикаларны үгетләү Европа белән мөнәсәбәтләрне катлауландырырга мөмкин. Алда ни буласын көткән бер билгесезлек чорында Мәскәүне «чеметкәләү» - Лукашенко өчен кулай вакыт», - ди В.Дубнов.
«Белоруслар, сабыр итегез...»
«Уралкалий»ның өлешен сатып алучылар «Белоруськалий» белән эшләргә тели, - дип белдерде А.Лукашенко узган шимбәдә. - Алардан безгә: «Белоруслар, сабыр итегез, без барыбер бергә булачакбыз, дигән сигналлар килә».
Мәгълүмат чаралары «Уралкалий»ның активына дистәгә якын дәгъва белдерүченең исемнәрен атады. Әмма бу исемлектә булган «Руснефть»не нигезләүче М.Гуцериев моңа акчасы җитмәвен белдергән, шәхси эшмәкәр В.Коган белән килешү барышында мәшәкатьләр килеп чыккан. «Роснефть» һәм «Роснефтегаз» җитәкчесе И.Сечин бу хакта бер сүз дә булмавын, әмма тәкъдим булса, уйлап караячагын белдергән. Әлеге исемлектә М.Прохоровның «Онэксим»ы, «Норникель», «Россия» банкы һәм шәхси эшмәкәр А.Ротенберг кала. Беларусь президенты А.Лукашенкога «Белоруслар, сабыр итегез, без барыбер бергә булачакбыз», дигән сигналлар шулардан барамы, әллә бу, алда әйтеп кителгәнчә, белорусларның массакүләм мәгълүмат чаралары аша Мәскәүне кабат «чеметеп», элеккеге схемаларны яңартырга маташумы? Бөтен нечкәлекләрен белмәсәк тә, моны якын киләчәктә белә алырбыз, шәт.
...Әле ярый Россия бар. Аны сүгәләр, аңа теш кайрыйлар, әмма аңардан башка әллә ни майтара да алмыйлар. Күптән түгел генә Ванганың видеоархивын күрсәттеләр, ул анда болай ди: «Россия булганда бар да була. Ул борыч та бирә, помидор да, акчалата да ярдәм итә...» Ванга белми әйтмәгәндер.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: