Шәһри Казан

Россия – Литва. Сәүдә сугышына бер адым

Ноябрь башында Вильнюста «Көнчыгыш хезмәттәшлеге» саммиты узачак. Элеккеге СССР составында булган республикаларны Европа союзы белән якынайтуны күздә тоткан әлеге чарага һәркем үзенчә әзерләнә, әмма Литва барысын да уздыра бугай. Ул әлеге программаның иганәчесе һәм Украина белән Евросоюз арасында килешү төзү, шулай ук бердәм сәүдә зонасы булдыру тарафдары. Бу килешүне төзү...

Реклама

Ноябрь башында Вильнюста «Көнчыгыш хезмәттәшлеге» саммиты узачак. Элеккеге СССР составында булган республикаларны Европа союзы белән якынайтуны күздә тоткан әлеге чарага һәркем үзенчә әзерләнә, әмма Литва барысын да уздыра бугай. Ул әлеге программаның иганәчесе һәм Украина белән Евросоюз арасында килешү төзү, шулай ук бердәм сәүдә зонасы булдыру тарафдары. Бу килешүне төзү саммитның төп вакыйгасы булырга тора. Әмма Литваның башка союздаш республикаларны «европалаштырырга» маташуы - бары тик Россиягә каршы чираттагы бер чара гына, ягъни, алар үзләре белдергәнчә, «күршеләрне Россия басымыннан тартып алу».
Литва хөкүмәте күптән түгел Мәскәү «күршеләргә басымын бетермәгән очракта» Россия белән Калининградны тоташтыручы автомобиль һәм тимер юлларын ябачагын хәбәр итте. «Мондый адым - Литва өчен чит нәрсә, әмма Мәскәү белән булган очракта урынлы», - дип белдерде Литваның тышкы эшләр министры Л.Линкявичюс. Ул шулай ук литвалыларны Калининград өлкәсенә барудан вакытлыча тыелып торырга чакырды.
Министрлык ассызыклаганча, август ахырыннан башлап, Россия таможнясы хезмәткәрләре Литва номерлы машиналарны аеруча җентекләп тикшерә башлаган, шунлыктан, чик буенда зур бөкеләр хасил булган. Литва үзенең күргән зыянын миллион евролар белән бәяли, Россия исә таможнядагы әлеге чараларны закон кысаларында уздырыла дип исбатлый. Әмма белгечләр, мондый низаглар беркемгә дә кирәкмәгән сәүдә сугышына әверелергә мөмкин, дип саный.
Кем кемне үпкәләткән?
Литва, әлеге дә баягы, Мәскәүне, элеккеге союздаш республикаларның Европага якынаюына җавап итеп, чик буенда махсус низаг оештырган дип гаепли. Л.Линкявичюс бу хакта Европа комиссиясенә әләкләп тә өлгергән һәм Литваның Калининградка транзитны ябачагын хәбәр иткән. Россиянең таможня федераль хезмәте җитәкчесе А.Бельянинов хәбәр иткәнчә, әлеге чараларны уздырырга закон бозу очраклары сәбәпче булган һәм ул Литва номерлы машиналарга гына кагылмый. Литваның шәхси эшмәкәрләр конфедерациясе рәисе Ю.Сигитас бу уңайдан, Литваның белдерүләре бераз сәяси, Россия машиналары шундый ук тикшерү аша уза, дип ассызыклады. «Литваның бу өлкәдә эчке мәшәкатьләре һәм ахыргача җиткерелмәгән эшләре җитәрлек, йөк ташу өчен кирәкле документлар алу аерым авырлыклар тудыра, шунлыктан, чик буенда аңлашылмаучанлыклар килеп чыга», - ди Ю.Сигитас.
Заманча үсеш институты җитәкчесенең киңәшчесе Н.Масленников фикеренчә, әлеге низагны бетерү юллары табылачак. «Сәүдә сугышына китереп чыгарачак бу низаглар беркемгә ди кирәкми. Килеп туган хәлне киләчәктә ике ил арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртучы яңа чишелеш итеп карарга кирәк», - ди киңәшче.
Дөя сыман Литва тарифы
Узган атнада Калининградта узган транспорт форумында үзәктә Калининградка баручы йөкләр өчен Литва тарифлары булды. Мисал өчен, Сургуттан Калининградка хәтле юлның 6 проценты Литва территориясе аша уза, әмма акчага әйләндереп санаганда, бу ара барлык бәянең 54 процентын тәшкил итә. Калининград тимер юлы башлыгы С.Коломеец бу хәлне «дөя сыман Литва тарифы» дип атады.
Россиянең иң көнбатыш төбәге су юлы транспортчыларын да бу хәл канәгатьләндерми. Калининград диңгез порты ел саен 2 миллион йөк кабул итсә, Клайпедага исә 10 тапкыр күбрәк килә, чөнки алар өчен тарифлар күпкә кимрәк.
«Бар да яхшы булыр» дигән оптимистик фаразларны читкә куеп, сәүдә хәле кискенләшкән очракта ни буласын уйлап карыйк. Россия Литва сөтеннән баш тарткан очракта (бу хакта шулай ук узган атнада сүз булды) әллә ни үзгәрмәячәк, чөнки Литва өлеше Россиядә күп түгел. Ә Литва өчен Россия - төп экспорт базары. Европа союзы әгъзалары арасында Литва Россиягә иң күп ит экспортлаучы. Белгечләр әйтүенчә, Россия Литва итеннән башка да яши алачак.
Бу каршылыкның күсәк башы Калининградка төшәчәк. Транзит ябылган очракта, биредәге җитештерүчеләргә юлны башка илләр аша эзләргә туры киләчәк. Әмма анда да, алда әйтелгәнчә, бәяләр «дөя өркәче» кебек булмас дип берәү дә ышандыра алмый. Гомер бакый Европага йөз тотып яшәгән бу «утрау-өлкә» кыйммәткәрәк төшә бугай безгә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: