Шәһри Казан

Россиядә юк, Актанышта бар

Табибларның төп эше дәвалау икәнен яхшы белсәк тә, иң элек аларның бер кочак кәгазь тутырырга мәҗбүр булуларын танымый хәлебез юк. Менә Актаныш фельдшерларына бу яктан бәхет кояшы елмая башлаган. Ай саен районга илтеп тапшырырга тиешле хисапларын Интернет аша гына җибәрә, авыруларга да кәгазь түгел, электрон медицина картасы тутыра алар хәзер.

Реклама

Дөрес, фельдшер-акушерлык пунктларының эшен автоматлаштыру яңалык тү­гел. Техника кулына күчә барган заманда андый тәҗ­рибәләр үткәрелеп тора. Шулай да Актаныш районының 30 ФАПына тоташтырылган системаның бер үзенчәлеге бар - ул махсус программа буенча түгел, ә «пәрәвез» аша эшли. Һәр компьютерга программа урнаштырып йөрисе юк, Интернетка кереп, логин-паролеңне җыйдың да кирәкле «бит»кә эләктең дигән сүз инде бу.
Хәзергә фельдшерлар системаның электрон медицина картасы тутыру функциясеннән актив файдалана. Шунысы да бар: бүген ике медкарта кулланылышта йөрсә, электрон варианты авыл фельдшеры өчен дә, район табибы өчен дә уртак булачак. Картаны югалтырлар, дип борчылырга урын калмый инде, димәк. Интернет көйсезләнсә яки компьютер ватылса да мәгъ­лүмат югалмый, үзәк серверда сакланып кала. Ә программа булганда компьютер «хәтере»ндәге бөтен нәр­сәнең «яну» куркынычы бар. «Мондый система Россиядә бер Актанышта гына», - дип өстәргә дә онытмады проектны «тудырган» егетләрнең берсе.
Интернет дигәннән, системаның төп проблемасы да шуңа кайтып кала. Бүген «пәрәвез» үтеп кермәгән торак пункт юк дисәк, ялгышмабыз, менә аның тотрыклы эшләве бөтен җирдә дә кү­зәтелми әле. Ут бетәргә яки компьютер ватылырга мөм­кин булуын да онытмаска кирәк. Системаны гамәл­гә куючы команданың бу мәсьә­ләгә карата җавабы бер генә - эшне җитешсезлек төзә­телгәч дәвам итәргә. Кайбер авылларда озак вакыт ут бетеп тору күзәтелә, бу очракта үзең берәр әмәлен табып торасың да, ут булуга мәгъ­лүматны электрон медкартага кертәсең, дип аңлата алар. Иң мөһиме - бернәрсә дә юкка чыкмый бит. Хәер, система эшләмәсә дә, фельдшерлар кул кушырып утырмый. Пилот проект кына булгач, кәгазь медкарта да гамәлдән чыгарылмаган әле, икесе дә алып барыла. Автоматлашкан ФАПның нәрсә икәнен ишетеп кенә бел­мәгән Актаныш районы Чишмә авылы фельдшеры Зифа Мирзаян кызы Мәр­дәнова белән элемтәгә кереп, тел очында торган соравыбызны бирдек: монысы тагын өстәмә мәшәкать кенә булмыймы соң инде? «Безнең ФАПка караган бөтен кешенең медкартасын акрынлап электрон вариантка күчерәбез. Системаның бө­тен нечкәлекләрен дә уйлап бетерсәләр, эшебез тагын да җиңеләер иде», - ди ул. «Кәгазь күтәреп, районга барып йөрисе юк хәзер, авылдан торып кына эш итәбез», - дип тә өстәп куйды Зифа апа. Айга берничә тапкыр район хастаханәсенә илтеп тапшыра торган хисапларны Интернет аша гына юллыйлар икән хәзер.
Системаның мөмкинлекләре моның белән генә чикләнми, билгеле. Фельдшер биредә ниләр эшләячәген терки, нинди эшләре калганын карап бара, икенче ФАП яки район хастаханәсе белән видеоэлемтәгә керә, белгечкә сорау бирә ала. Быел Актаныштагы барлык 61 ФАПны да автоматлаштырып бетерергә уйлыйлар. Проект авторларының мобиль-диагностик җайланма булдыру хыялы да бар. Анысы болайрак эшләячәк: фельдшерның үзе белән йөртә торган кечкенә чемоданында нетбук һәм тагын бер-ике прибор була. Авыруның кан басымын үлчәп, кан-бәвел анализларын алгач, бер төймәгә басасың да, бу мәгълүматлар Bluetooth аша шундук электрон медкартага кертелә. Хыял чынбарлыктан матуррак, әлбәттә. Тик кечкенә чемодан тоткан фельдшерлар бөтенләй үк тормышка ашмаслык күренеш түгелдер, шәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: