Шәһри Казан

Россиягә кушылырга кемнәр тора чиратта?

Кырым үрнәге башкаларның да күңеленә хуш килде бугай, Россиягә кушылырга теләүчеләр шактый хәзер. Элеккеге союздаш республикаларны аңлап була: заманында СССР калдыкларында барлыкка килеп, җае чыккан саен олы туганны чеметкәләп аргач, аларның кабат кешечә яшиселәре килә. Хәтерлим әле, шул ук Кырым кешесе Беренче каналда барган «Могҗизалар кыры»нда: «Безнең Украинада бөтен халык...

Реклама

Кырым үрнәге башкаларның да күңеленә хуш килде бугай, Россиягә кушылырга теләүчеләр шактый хәзер. Элеккеге союздаш республикаларны аңлап була: заманында СССР калдыкларында барлыкка килеп, җае чыккан саен олы туганны чеметкәләп аргач, аларның кабат кешечә яшиселәре килә. Хәтерлим әле, шул ук Кырым кешесе Беренче каналда барган «Могҗизалар кыры»нда: «Безнең Украинада бөтен халык миллионнар ала, миңа приз кирәк», - дигән иде. Миллионнар бетте, ахры, ә менә призны алар чынлап та эләктерде - көтмәгәндә-уйламаганда көчле дәүләтнең канаты астына кереп тә утырдылар. Безгә ни: килгән кешегә - ачык чырай, такта чәй, тарихи гаделлекнең бераз гына булса да торгызылуына без бары шат кына.
Тарих, дигәннән, аның әллә кайсы бер почмагына кереп урнашып, тузан җыеп яткан элеккеге сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләре, җае чыгу белән, үзләрен искә төшерергә ашыга. Андыйлар элек мемуарлар язу белән генә мәшгуль иде, хәзер, болай да ялгыш кына төкерсәң дә башына күрәзәче төшкән бер заманда, алар төрле фараз-гөманнар кору белән мавыга башлады. Әле СССРның бердәнбер президенты Михаил Горбачев Кырым буенча үз фикерен җиткерә, йә булмаса, Украинаның беренче президенты Кравчук әлеге «гомер бакый украин җирләрен» кире кайтару турында хыяллана. Менә шушы «гомер бакый теге яки бу дәүләт җире» дигәннәре ега да сала инде. Җир йөзендә кешелек барлыкка килгәннән бирле, әлеге ярымутрауда нинди генә халыклар яшәп китмәгән дә, кемнәр генә Кара диңгез яры буенда бака кабырчыгы җыеп йөрмәгән. Тик менә украиннар тарихны 1954 елда гына башланып киткән дип уйлый, ахры, чөнки нәкъ шушы елда Кырым Украина составына кергән. Кравчук, бу җирләрне кире кайтару өчен, Украина бер патрон да сарыф итмәячәк, Россия таркалгач, ул кабат Украинаныкы булачак, дип белдерә. Вангалар җитәрлек хәзер, кемнең фаразларына гына ышанырга...
Газзә дә безнеке булмагае...
Кравчуклар Россиянең таркалуын көткән бер заманда, аның географиясе тагын да киңәергә тора әле. Алясканы кире кайтару буенча Ак йортның сайтына петиция эленгән иде. Уйлап карасаң, Россиянең Аляскадан колак кагуы да Кырым белән бәйле икән бит. Нәкъ менә Кырым сугышы чорында патша Россиясенең Алясканы сакларлык һәм тиешенчә үзләштерерлек мөмкинлеге булмый һәм ул аны арендага бирергә уйлый. Бөтенләй үк бушлай да булмаган үзе - һәр квадрат километр җир өчен 4,47 доллар түләгән АКШ, шул ук вакытта биредә зур алтын ятмалары табылып, ул аннан бик зур табыш алган.
Социаль челтәрдә шундый ук тагын бер петиция пәйда булды - бу юлы Литваның Клайпеда өлкәсен Россиягә кушу турында. Белгечләр фикеренчә, ул - кызык яратучылар тарафыннан махсус эшләнгән эш. Литва газеталары шау-шу куптармаса, Клайпеда халкы бу хакта белми дә калган булыр иде.
Кырым, Аляска, Клайпеда бер хәл, аларга Россиянең катышы бар, ә менә күптән түгел генә Газзә секторының да Россиягә кушылырга теләве мәгълүм булды. Биредә илле меңнән артык россияле яши һәм руслар җәмгыяте җирле хакимияткә референдум уздыру турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итмәкче. «Дөньяның кайсы гына ноктасында булмасын, Мәскәү үз гражданнарын якларга вәгъдә бирде. Безнең гаиләләргә, балаларга күптән инде Израиль тарафыннан куркыныч яный», - дип белдерә әлеге җәмгыять әгъзалары. Алар әйтүенчә, 2008-2009 еллардагы сугыш барышында Израиль хәрбиләре тарафыннан берничә россияле хатын-кыз үтерелгән.
Җәмгыятьчеләр референдумда җиңеп чыгачакларына шикләнми: «Безне биредә хөрмәт итәләр һәм күбесе безнең яклы булачак. Палестинлыларның Россиягә ихтирамы зур», - ди алар. Шулай ук, аларның фикеренчә, Газзәнең Россиягә кушылуы һәр ике як өчен дә отышлы. Гибралтар белән Фолкленд утрауларына Бөекбритания составында булырга берни комачауламаган кебек, Палестинаның Россиядән ерак булуы да аерым мәшәкать тудырмаячак.
Шул ук россиялеләр Израильнең үзендә дә җитәрлек ләбаса. Тора-бара бәлки алар да, АКШның канат астыннан чыккач, Россиягә тартылыр әле. Барысы да безгә кушыла башлагач, нишләп бетәрбез икән?! Хәер, сәясәтчеләр берәр нәрсә фаразлар әле, мемуарлар язу модасы бетте бит хәзер...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: