Шәһри Казан

Рәсемдә бар, үзе юк...

39 яшьлек Габдулланы 1941 елның июль ахырында кырда урак урып йөргән җирдән фронтка алып китәләр.

Аны 15 яшьлек олы кызы Рәйсә Урсай авылыннан район үзәге булган Тымытыкка кадәр озата бара. Китәр алдыннан өйдә барысы да җыелгач, өч кызы һәм хәләл җефете Миңлебану алдында Габдулланың әйткән сүзе шул була: Габделәхәт улым вафат, бүген төшемдә күрдем, ди. Габдулланы да, улы Габделәхәтне дә туганнарына яңадан күрү насыйп булмый.

17 яшьлек Габделәхәтне (1939 елгы фотода ул уртада) райондагы бер төркем яшьләр белән 1940 елда Мәскәү янындагы төзелешләргә алып китәләр, аның белән Чалпы авылыннан да бер егет була. Шул елны авылдашлары - үзеннән бер яшькә кечерәк Мәгъсүм Гатин (1924 елгы) һәм ике яшькә кечерәк Муса Ибраһимов (1925 елгы) белән төшкән фоторәсем бердәнбер истәлек булып кала.

89 яшьлек Рәйсә апаның сәламәтлеге шәптән түгел инде, тәннәре бик сызлана. Шулай да Габделәхәт абыйсын гомере буе онытмый. Ул һаман борчыла, чөнки абыйсының бу дөньяда яшәп китүен расларлык бердәнбер фоторәсем генә саклана. Ә аның хәзерге буын кешеләре бәхете өчен яу кырында яшьли ятып калуы хакында бернинди истәлек тә, документ та юк. Ул Хәтер китабына да, «Алар илгә җиңү алып кайтты» исемле китапка да кертелмәгән, чөнки сугышка Татарстаннан китмәгән. Соңгы айларда гына эзләтеп караулар да бернинди нәтиҗә бирми, республика архивы да, ЗАГС оешмасы да 1923 елда Урсай авылында туган Габделәхәт Габдулла улы Хәбибуллинның исеме бер җирдә дә очрамый, дип җавап бирәләр Рәйсә апа Хәлиуллинага. Исемнәре ташка уелмаган тагын күпме каһарман бар икән җир йөзендә?

1939 елгы фоторәсемгә эләккән Мәгъсүм Гатинның өчпочмаклы хатлары бүген дә саклана.18 яшьлек егетнең фронттан язган соңгы хатлары бу, язулары уңган, саргайган инде. 1942-1943 еллардан бирле сакланучы фронт хатларын укысаң, күзләр яшьләнә. Сагынуы көчле булган. Сәлам әйтәсе кешеләр исемлеге, җыр-шигырьләр генә дә 12 битләп. «Дөньядагы иң кадерле кешем - Әнкәйгә», - дип башланалар алар. «7 хат яздым, - ди ул 1942 елның сентябрендә язган соңгы хатында, - ә сездән берәү дә юк». Күрәсең, ул чакта почта тиешенчә эшләп җиткерә алмаган.

Реклама

Мәгъсүм 19 яше туларга 15 көн кала Харьковны азат итү сугышларында 1943 елның 24 августында үлеп кала. 7 августта язган соңгы хатында күңеле сизепме: «Хат язып тормагыз, хушыгыз, сездән хат килгәнче мин булмам инде», - дигән. Әлеге хаттан соң ук үлеме турындагы хәбәр дә килеп төшә.

Татарстанның «Хәтер» китабында исеме булса да, Харьковтан 25 чакрымда гына урнашкан Люботин шәһәре каберлекләрендә Мәгъсүм Гатинның исеме язылмаган иде. Моны шул якларга еш барып йөрүче отставкадагы майор, изге җанлы райондашыбыз Альберт Габдерәкыйпов аша белдек. Ул җирле хакимият вәкилләре белән дә бу хакта сөйләшкән.

Люботин шәһәре башлыгы Леонид Татуньга мин дә хат яздым. Һәм менә берничә ел элек Җиңү бәйрәме көннәрендә аңардан фотолар белән хәбәр килеп иреште. Анда болай диелә: «2008 елның 6 маенда Бөек Ватан сугышы елларында үлгән хәрбиләр исемлеген яңарту эшләре төгәлләнде. 1943 елда үлгән Гатин Мәгъсүм Гата улы исемлеккә кертелеп, исеме истәлек тактасына язылып куелды». Шулай итеп, 65 елдан соң булса да, Азнакай районы, Урсай авылы егетенең сугышчан истәлеге Украина җирендә мәңгеләштерелде.

17 яшьлек Муса Иб­раһимов 1942 елда фронтка китә. 1944 елда каты яраланганнан соң туган авылына кайта. Тельман исемендәге колхозда механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Җәмәгате белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, алар барысы да тәрбияле, илгә намуслы хезмәт итүчеләр булып, туган якларында бәхетле гомер кичерәләр. Миңа яхшы таныш Муса ага 1995 елда вафат булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: