Шәһри Казан

Рәссамнарның башы судтан чыкмады

Чәршәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортында ТР Рәссамнар берлегенең XV корылтае булып узды. Корылтай эшендә Россия Рәссамнар берлеге секретаре, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы А. Греков, «Зур Идел»нең төбәк референты Е. Некрасова, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментында бүлек мөдире Р.Гайнетдинов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары И.Әюпова...

Реклама

Үткән биш ел эчендә берлек үз сафындагы 34 рәссамны соңгы юлга озаткан. Шуңа күрә дә корылтай эше әлеге рәссамнарны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Исәннәрнең кадерен белү дә үзенекен иткән. Соңгы биш елда 21 рәссамга - «Трның атказанган сәнгать эшлеклесе», 11 рәссамга «ТРның халык рәссамы», ә 5 рәссамга «Россиянең атказанган рәссамы» дигән мактаулы исемнәр, 8 рәссамга Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелгән. Арада «Русская галерея. ХХI век» премиясенә (көмеш медаль) лаек булучы да бар. Ике елга бер мәртәбә, Бакый Урманче премиясе бирелә килә. «Безгә, сез инде планны үтәдегез, диләр. Әмма монда без план буенча эшләмәдек, берлек зур һәм без рәссамнарны чыннан да хезмәтләренә карап бәяләдек», - ди бүләкләнүчеләр хакында ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев. Бишьеллык эшкә хисап тотканда, остаханәләр, милек мәсьәләсе, телисеңме-юкмы, барыбыр калкып чыга. Чөнки идарәгә калган мирас мактанырлык булмый: сәнгать фондының бихисап әҗәтләре, судлашулар, конкурслы һәм тышкы идарә, башта күргәзмә залын, аннан соң сәнгать фондын югалту... Өч елга кадәр сузылган судлашулар чорында Россия Рәссамнар берлеге секретариаты һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан зур юридик ярдәм күрсәтелмәгән булса, кем белә, бәлкем бүгенге көндә рәссамнар остаханәләреннән колак каккан да булыр иде. Әмма шундый тарткалашуларга да карамастан, рәссамнар - иҗат, ә идарә күргәзмә эшчәнлеген туктатмый: биш ел эчендә 150дән артык төрле югарылыктагы күргәзмәләр (яшьләр, шәхси, күмәк, шәһәр, республика, төбәк, Бөтенроссия, Халыкара) үткәрелә. Әле күптән түгел генә үзебездә булып узган «Зур Идел»гә, әйтик, Татарстаннан гына да 160 (!) рәссамның эше узган иде . Әлеге күргәзмәләрнең күбесе турында газетабызның «Сәнгать әхрамы» сәхифәсендә яктыртылып барылды. Моңа З.Гыймаев та аерым тукталды һәм «бөтен күргәзмәләрне җете һәм профессиональ яктыртып барган һәм рәссамнар турында эзлекле язган өчен» рәхмәтен җиткерде һәм әлеге мәкаләләрнең бөтенесен бергә тупласаң, Татарстан рәссамнары турында зур китап чыгарып булыр иде, дип билгеләп үтте.
ТР Рәссамнар берлегенең үз автобусы булу да яңа мөмкинлекләр ачуы бәхәссез. Бу күргәзмә комитетына остаханәләргә йөрү мөмкинлеге бирсә, рәссамнар плэнерларга, башка шәһәрләргә күргәзмәләр белән чыга ала дигән сүз. Рәссамнар шул ук вакытта Россия һәм чит илләрдә узган плэнер һәм Төркиядә узучы «ТЮРКСОЙ» иҗат лабораторияләрендә дә катнашып киләләр.
Хисап чорында, сәнгать белгечләре Р.Солтанова һәм Р.Шаһиева тырышлыгы белән, М.Хәйретдинов, Р.Вахитов, А.Абзгильдин. Ш.Шәйдуллин, Ф.Халиков иҗатына багышланган альбомнар, белешмәләр, монографияләр чыгуын да әйтеп китәргә кирәк. Идарә хәйриячелек белән дә шөгыльләнгән. Күп кенә эшләр инвалидлар йортларына, төзәтү колонияләренә бүләк итеп бирелгән. Берүк вакытта рәссамнар үзләре дә яклауга, игътибарга мохтаҗ. Хисап чорында 48 рәссам матди ярдәм алган, 114 кеше шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан. Яшь рәссамнар О.Сушкова һәм
В. Карасёва Дәүләт стипендияләренә ия булган. Кыскасы, күрсәтер нәрсәләр шактый.
Татарстанның көньяк-көнчыгышында иҗат итүчеләр мәнфәгатеннән чыгып чыгыш ясаган О.Кульпин исә төбәкләрдә дә җитди күргәзмәләр узуын билгеләп үтте: «Әмма проблема шунда, - ди ул, - профессиональ рәссамнарның остаханәләре юк. Кемдер өйдә, кемдер исә сарайларда эшләргә мәҗбүр. Лениногорск шәһәрендә күргәзмә залы булмау эшкә кырын суга: тамашачы рәссамнан китте, безгә аны кире кайтарырга кирәк». Чаллы рәссамнар берлегеннән Х.Шәрипов, республикадагы рәссамнарның һәммәсенә дә, читтә булуларына карамастан, һәр мәсьәләдә караш бер булырга тиеш, дип белдерде.
Россия сәнгать белгечләре ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Рауза Солтанова да эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты. Ул элгәре Рәссамнар берлеге идарәсендәге сәнгать белгече штатын кире кайтару зарурлыгына тукталды. Бу сәнгать тормышындагы хрониканы эзлекле теркәп баруга ярдәм итәчәк, ә соңгы биш елдагы әлеге бушлыкны тутыру максатында, сәнгать белгечләре ассоциациясе альманах әзерләгән. Шул ук вакытта Рауза ханым киләсе елда скульптура буенча халыкара симпозиум үткәрергә тәкъдим итте. «Моннан шәһәр отачак, төрки темага эшләнгән монументаль скульптуралар шәһәребезне, мәйданнарны бизиячәк», - ди ул. Һәм шул ук вакытта моңа кадәр шәһәрне бизәгән монументаль сәнгать үрнәкләренең вәхшиләрчә юк ителүен, ә кайберләренә реконструкция, реставрация таләп ителүен фотолар белән дәлилли барды. Бу исемлекнең шактый озын булуы аяныч, әлбәттә, әмма әлеге эшнең асылын белүче осталар һәм шушы юнәлештә укучы студентларга (Суриков исемендәге институтның Казандагы филиалы) таяну мөмкинлеге мәсьәләнең чишелешен күрсәтә кебек. Чыгыш ясаучылар күп булды. Шуңа, фикерләр дә төрле. «Безнең берлек ул кәгазьдә генә. Берлек ул берләштерергә тиеш, ә бездә рәссамнар берлеге белән Сынлы сәнгать музее арасында тоташ ызгыш һәм бер-беренә каршы тору» - Г.Эйдиновның әлеге фикерендә хаклык юк дип кем әйтер икән? «Кайда яшьләр? Кайда яшьләр секцияләре?» - аның бу соравы да урынсыз булмагандыр. Залда утырган рәссамнарның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр икәнен чамалавы кыен түгел. Берлек язмышына битарафлар юк иде булса кирәк залда. «Бөтенебез бер көймәдә», - дию дә шуннан иде. Моңа кадәр Татарстанда 8 берлек бар дип белә идек. Хәзер ул тагын бергә артты. Озакка сузылган сайлаулардан соң, һич уйламаганда, ТР Рәссамнар берлеге икегә аерылды. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе итеп Зөфәр Гыймаев сайланды, ә Россия Рәссамнар берлегенең Казандагы бүлекчәсен В. Аршинов җитәкләячәк. Бүленгәнне бүре ашар, дигән нәрсәдән ник сакланмыйбыз икән?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: