Шәһри Казан

Рудольф Нуриевның тамырларын эзләп...

Дөньякүләм танылу алган мәшһүр балет биючесе - якташыбыз, милләттәшебез Рудольф Нуриевның тууына быел 75 ел тула. Партия яшәгән заманнарда аның талантына тиешле бәя бирелмичә, кимсетүләргә дучар булу сәбәпле, ул, Франциядә калып, сыену урыны таба. Биючене анда теләп кабул итәләр. Аның таланты тагын да ачыла, даны бөтен дөньяга таралып, зур бәя...

Реклама

Шуннан соң бездә Нуриевны сатлык җан дип атап, исемен дә әйтергә ярамады. Аның турында француз язучысы Диана Солуэй «Тормыш шаярулары» дигән роман яза. Тик ул романның тәрҗемә ителгәне күренмәде. Аннан үзебезнең татар язучысы Равил Вәлиев, Рудольф Нуриевның тормыш юлын җентекләп өйрәнеп, «Канатлы татар» дигән роман бастырып чыгарды. Ул әсәрләрдә Рудольфның әнисе Фәридәнең (хәзерге Әлки районы) Татар Төгәлбае авылыннан булуы искә алына. Менә быел Рудольфның юбилее уңаеннан аның тормыш юлы, нәселләре турында документаль фильм төшерү нияте белән, танылган язучы, Тукай бүләге иясе Рабит Батулла Татар Төгәлбае авылына кайта. Мин дә шул авылда туып үстем. Аның тамырларын табу җиңел түгел шул инде, чөнки 100 елдан артык вакыт үткән. Авылда 90 яшькә җитеп килүче бер Нургазиз Хисмәтов бабай гына бар. Ул да бернинди мәгълүмат бирерлек түгел. Шуннан алар авылда 1980 елга кадәр яшәп, Балык Бистәсенә күчкән 89 яшьлек Сара Минзина белән элемтәгә кереп карыйлар. Ул да әнисе Әминә (1893-1984) сөйләгәннәр исендә калуы буенча алар яшәгән йорт Бизнә белән Эшмәки елгалары кисешкән урында, авылның югары оч урамы дип йөртелгән урам кырыенда булуын, анда яшәгән хатынны Кугай Фәридә дип йөртүләрен генә әйтә алган. Алар Әминә апаларга бераз туган да булган әле. Без белгәндә, анда әрекмән, кычыткан баскан әрәмәлек кенә бар иде. 1950 елда ул урынга авылга укытучы булып килгән Әхмәт абый һәм Герман сугышыннан кайткан Насыйбулла абыйлар йорт салды. Инде алар да күптән вафат, балалары таралган, йортлары җимерек хәлгә килгән. 1960 елларда әле Нуриевларның нәсел җепләрен авылда табарга була иде. Әмма ул чакта Рудольф алай билгеле кеше түгел иде шул. Авылда шактый олы кешеләр бар иде. Шулардан әнием Тәҗелниса (1896-1989) сөйләгән кайбер вакыйгалар истә калган. Ул 7 ел мәдрәсәдә укыган, бик дини гыйлемле, тирән хәтерле иде. Урамыбыз әбиләре безгә кереп кич утырганда, әни аларга гарәп хәрефләре белән татарча язылган Йосыф китабын укыганда, елашалар иде. Шунда аларның кайвакыт Рудольфның әнисе Фәридәне дә искә алып сөйләшкәннәре минем колакка кереп калган. Фәридә 1904 елда икенче бала булып туган, аңа 7 яшь булганда, 1911 елда бер-бер артлы әти-әнисе тифтан үлеп китә. Шуннан аны Казанда яшәүче абыйсы үзенә ала. Шунда укып үскәч, Казанда хәрби хезмәттә булган Башкортстан татары Хәмит Нуриевка кияүгә чыгып, Уфага китәләр. Анда ике кызлары дөньяга килә. Хәрби кеше булгач, аны 1937 елда Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Рудольф шунда поездда өченче бала булып дөньяга килә. Яшьтән талантлы булып үскән малай, Ленинград хореография мәктәбен тәмамлап, оста балет биючесенә әйләнә, данлы Мариин театрында эшли.
Моңарчы Рудольфның әти-әнисе, ике апасы турында матбугатта бернинди мәгълүмат күренгәне булмады. Апаларының бәлки берсе булса да исәндер әле. Рудольф үлгәч, апалары аның шактый бай булган мирасын даулап, аңа хуҗа булу өчен, судлашып та йөрүләре турында хәбәрләр булган иде. Без аның белән милләттәшебез, якташыбыз дип горурланып йөрсәк тә, татар балетын үстерергә бай мирасыннан бер тиен дә васыять итмәгән шул. Батулланың тиздән дөньяга чыгарга вәгъдә ителгән документаль фильмында Рудольф турында күп кенә яңа нәрсәләр дә ачыкланмый калмас әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: