Шәһри Казан

Рухи ачлык

Автордан. Алдан ук кисәтеп куям, бу язмалардан бернинди дә җитди сүз эзләмәгез. Монда бер фикер дә юк. Бу язмаларда бер нәрсә дә чынбарлыкка нигезләнмәгән.

Алланы эзләү
Рухи байлыкны без дин һәм мәдәният беләнрәк бәйләргә күнеккәнбез. Бер мәлне, дин белән бәйле теманы барлаганда, интернет эзләгеченә шундый сүз кертергә туры килде: «ищу бога».
Эзләгечләрнең сәер гадәте бар, син язып бетергәнче үк әле, башкалар иң күп сораган сүзләрне тәкъдим итәләр. Шуңа карап, кешеләрне иң нык кызыксындырган нәрсәләрне ачыкларга була. Бүген иң популяр сораулар, мәсәлән, акча, эш эзлим, кредит, кибет һ.б.
Руслар һәм рус телендә аралашучылар күп, ә бөек зат берәү генә булгач, алла темасы бик популярдыр сыман тоелган иде. Ләкин алланың рейтингы төшкәнрәк чорга туры килдемме, интернетта аның белән кызыксынучы бөтенләй табылмады. Һәрхәлдә, минем «ищу бога» дигән сорауга эзләгеч бөтенләй башка җаваплар тәкъдим итте: ищу богатую женщину, ищу богатого девушку спонсора, ищу богатого мужчину, ищу богатство...
Бүгенге заманның алласы акча, мөлкәт икәнен барыбыз да беләбез инде. Шуңа күрә байлык эзләү әллә ни аптыратмады. Бай ир эзләү дә гаҗәп түгел. Чөнки без ирләрне һәрвакыт тормыш тоткасы, гаиләсен бөтен кирәк‑ярак белән тәэмин итүче, һич югы шуңа омтылучы көчле зат итеп күрергә күнеккән. Шулай булырга тиеш тә. «Хәерче, алкаш ир эзлим», - дип язмаслар ич инде...
Ә менә бай хатын, спонсор булырлык туташ эзләү... Монысы кызык... Зоология өлкәсендә заманның иң яңа, иң зур ачышы булырлык. Монда берни дә әйтеп булмый. «Әй, Акча Тәгаләнең кодрәте!..» - дияргә генә кала.
Шул рәвешле, алла бүген берәүгә дә кирәк булып чыкмады. Бу нәрсәне аңлата? Әлбәттә, шулай! Халыкның бай, рәхәт, бәхетле яшәвен күрсәтә. Чөнки бүгенге чорның типик кешесе алланы бары тик яшен яшьнәгәндә, давыл купканда, бәлагә тарыганда һәм биле авыртканда гына искә төшерә.

Экологик фаҗига
Моннан илле еллар чамасы элек кенә һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала үскән. Тормыш авыр булса да, ничектер җиткергәннәр, үстереп кеше иткәннәр. Бүген... Халык җитеш тормышта яши. Хәтта бала тапкан өчен акча да түлиләр. Сәнгать дип аталган дөньяның бөтен төрләрендә дә диярлек дәртне көчәйтерлек күренешләр. Алай гына булмаса, медицина. Ул виагра рекламасыннан телевизордагы электрон дулкыннар дулкынга менә башлый... Ә балалар аз... Ярый, хәзер техника заманы - тормышны аз кеше белән дә сөйрәп була. Тик шул балалар арасында да бер авырусыз килеш туганнар сирәк.
Сәхнәдә - сакаллы кызлар, стринги кигән егетләр... Урамда - төслеләр парады... Әлбәттә, гуманлы җәмгыять яшәсен! Әлбәттә, кеше хокуклары якланырга тиеш! Цивилизация! Дөнья салават күпере кебек...
Ә балалар юклыгы - экологик катастрофа. Димәк, аистлар аз калган, торналар кими, кәбестә уңмый...
Әйткәндәй, статистика буенча, артта калган илләрдә балалар күбрәк туа һәм аларның сәламәтлеге дә күпкә яхшырак. Иң беренче сәбәп - табигый сайланыш. Барлык нәтиҗәләре белән...
Әлбәттә, күпме генә акча түләмә, нинди генә дарулар ашатма, организмны мәҗбүр итеп булмый. Аны башта химикатлардан, ГМОлардан, һәртөрле алдаткычлардан чистартырга кирәк. Цивилизация югарырак булган саен, чир күбрәк.
Йөрәк-кан авырулары, ашказаны-эчәк авырулары, рак, диабет, стресс, түлсезлек... Тренажер, бассейн, врач, диета, дару... Эш, кибет, банк, эш, кибет, больница, кибет, банк, больница, банк, больница, больница, морг...
Югары темага сөйләшә идек бит әле. Рухият, дөресрәге, рухи ачлык турында. Ә балалар аз тууның, һәртөрле авыруларның монда ни катнашы бар?
Бер катнашы да юк.
Бары тик кайчандыр күргән бер лозунг хәтергә төште. «Сәламәт тәндә - сәламәт рух!» - диелгән иде анда. Белмим, бәлки, ялгыш язганнардыр...

«Мы, татары - гурур миллять!»
Моннан егерме еллар чамасы элек Уфада бер абзый белән эшләргә туры килде. Иртән эшкә килеп хәл белешүгә, теге: «Ой, үләм, туган... Үләм, чирлим бит мин... Озакка бармам, ахры...»-ди торган иде. Башта мин аны нык кызгана идем. Соңыннан, мондый хәлләр бер‑ничә ел буе дәвам иткәч, күнегә төштем. Ул вакытта ук иллеләр тирәсендә иде инде. Уфага соңгы баруымда шул абзыйны очраттым. Артык бирешмәгән. Күрешеп, хәл сорашуга ук: «Ой, үләм, туган... Үләм, чирлим бит мин... Озакка бармам, ахры...»-дип тезеп китте...
Һәм мин шунда үзебезнең милләтчеләрне искә төшереп елмаеп куйдым.
Кем ни генә димәсен, мин аларны бик хөрмәт итәм. Бигрәк тә адым саен: «Татар бетә!» - дип йөрүчеләрен. Әдәбият турында сөйләүләрен яратам. «Татарда бер юньле язучы да калмады бит хәзер. Укырлык бер генә китап та юк...» - диләр алар һәм Тукайны искә төшерәләр: «Менә Тукайлар заманында...» Коммунистлар чорында иҗат иткән тагын бер‑ике язучыны өстәргә мөмкиннәр... Бер‑ике сорау бирсәң, күренеп тора инде, китап укый торган токым түгел. Ләкин әдәбият турында барысын да беләләр. Соңгы ун‑унбиш елда бер татар концертында булмаган килеш, бөтен җырчыларны бетереп ташларга мөмкиннәр. Театрны. Башка өлкәләрне. Телепатлар инде шундый. Бар нәрсәне белеп, күреп, тоеп торучылар...
Тик аларга бераз үпкәм дә бар. Моннан ун еллар элек Казанның тараканлы бер кунакханәсендә ике‑өч көн торып киткән идем. Шул вакытта ук аларның: «Болай барса, бер биш елдан татар бетәчәк», -дигәненә ышанып, «Татар беткәч, берүзем бер Татарстан булып иркенләп яшәрмен», - дип, нәкъ биш елдан соң Казанга күчеп килдем. Тот менә сиңа - бетмәгән татар. Таракан беткән, татар бетмәгән... Монда килгәнгә дә биш ел узды... Һәм теге абзыйлар да нәкъ элеке кебек: «Татар бетә!» - дип йөриләр.
Гомумән, халкыбыз турында һәрвакыт борчылып, чын күңелдән кайгыртып яшәүче каһарманнарыбызга мин сокланып карыйм. Һәм кайвакыт: «Бу тиклем тирән хисләрдән йөрәкләре ярылып үлмәсәләр генә ярар иде!» - дип телим. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә, үз-үзләрен аямыйча милләт өчен азатлык яулап утыручыларны күргәндә. «Мы, татары - гурур миллять!» - дигәнрәк язуларны укыганда чынлап та горурланмый мөмкин түгел. Мин алар белән бергә «татарнынг сатлик жаннарин» тиргим, алар кебек үк «самое главное - татар тэлэн бэтермеу» дип уйлыйм. Һәм татарның шундый ышанычлы таянычы булуга сөенәм.
Моның да рухи ачлык белән бер уртаклыгы да юк. Киресенчә, әлеге абзыйлар үзләренең рухи корсакларын киереп, рәхәтләнеп яши бирәләр.

Итәк асты полициясе
Әле күптән түгел генә киң җәмәгатьчелектә шау‑шу куптарган вакыйга булды. Ишетмичә калмагансыздыр инде. Август башында узган футбол матчларының берсендә, стадионга килгән хатын-кызларны полиция ханымнар шыр-ялангач чишендереп, тентү үткәргән. Тикшерү, әлбәттә, аулак урында булган. Һәм футбол фанаткалары... бер каршылыксыз диярлек чишенгәннәр. Хәтта чират торып...
Мондый тикшерүләр бернинди калыпка да сыймый, шәхесне түбәнсетүгә керә, диючеләр дә бар. Шулайдыр. Ләкин тәртип сакчыларын да аңларга була. Ни генә әйтсәң дә, тынгысыз дәвер. Әле анда, әле монда һәртөрле шартлаулар, аварияләр, террорчылык... Ә гражданнарның иминлеген сакларга кирәк. Хатын‑кызга да бик ышаныч юк бит инде хәзер, яшерен кесәсендә әллә нәрсәләр алып керергә мөмкин. Андый-мондый диверсия булмаган булуын, һәрхәлдә, беркемнең дә ыштан бавыннан танк та, атом бомбасы да килеп чыкмаган.
Шулай да әлеге вакыйга игътибарга лаек. Һәм менә ни өчен.
Мәдәният бездә гомер буена икенче сортлылардан булып кала бирә. Беренче планда гел - спорт. Фәләнешәр миллионга спортчылар сатып алалар, ә мәдәнияткә исләре дә китми. Һәм бу очракта да... футбол сөючеләрнең иминлеген хәстәрлиләр, ә сәнгать яратучылар - онытыла. Һич югында мәдәният елында гына булса да ниндидер гаделлек булырга тиештер бит инде. Шушы кимчелекне төзәтү җәһәтеннән, концерт залларына, театрларга, кинофильмнарга йөрүче хатын-кызлар да җитди тикшеренү үтсен иде.
Гади халык үзен кимсетелгәнгә исәпләмәсен өчен маршрут автобусларында, трамвайларда йөрүчеләрне дә читләтмәскә кирәк. Һәм, әлбәттә, метроны җитди күзәтү астына алу мөһим. Террорчылар игътибарын иң нык җәлеп иткән объект буларак, метрода бөтенләй шыр-ялангач йөрү тәртибен дә кертергә була.
Монысы хәтта дөресрәк тә әле. Югыйсә, теге футбол фанаткаларының берсе, әнә, канәгатьсезлек белдереп: «Без - миллионнар! Барыбызның да итәк астына полицай куеп бетерәлмәссез!..» - дип кычкырган, имештер...
Ә менә моның рухи ачлыкка турыдан-туры мөнәсәбәте бар, чөнки бу күренеш бары тик күңеле белән коллыкта яшәгән кешеләр арасында гына булырга мөмкин. Азатлык та, власть та ул әле мөмкинлек кенә түгел, ә җаваплылык та... Калганын үзегез уйлап бетерегез...

Дәвамы бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: