Шәһри Казан

Румынның нәфесе зурдан

Румыния тирә-күрше дәүләтләрдә үз халкын «барлаган» кебек үк, аның үзенә карата Венгрия шундый ук сәясәт алып барырга хокуклы. Венгрия вице-премьеры Жолт Шемьен сүзләренчә, Румыниядәге Трансильваниядә венгрлар җәмгыятенә булышу, аларга һәрдаим ярдәм итү - нормаль күренеш. «Азчылыкның хокуклары - кеше хокуклары, ә автономия таләп итү - экстремизм түгел һәм моны венгрлар...

Реклама

Румыния тирә-күрше дәүләтләрдә үз халкын «барлаган» кебек үк, аның үзенә карата Венгрия шундый ук сәясәт алып барырга хокуклы. Венгрия вице-премьеры Жолт Шемьен сүзләренчә, Румыниядәге Трансильваниядә венгрлар җәмгыятенә булышу, аларга һәрдаим ярдәм итү - нормаль күренеш. «Азчылыкның хокуклары - кеше хокуклары, ә автономия таләп итү - экстремизм түгел һәм моны венгрлар яшәгән дәүләтләр истә тотсын, - ди Ж.Шемьен. - Венгрлар элек Евросоюзда булмаган нәрсәне уйлап чыгармаячаклар, әмма башкаларга ярый икән, ни өчен безнең халыкка да шуны ук эшләргә ярамый? Әгәр венгрларга ни дә булса катгый тыела икән, без үзебезне Европа союзында икенчел сорт халык итеп тоячакбыз». Шемьен Румыниядәге венгр җәмгыятен Будапешт ярдәме белән үзенең таләпләрен куярга һәм аларны тормышка ашыруда булышу өчен румын сәясәтендә тарафдарлар табарга чакырды. «Трансильвания венгрлары белергә тиеш, ни генә булса да, Венгрия һәрчак алар белән булачак, без - сезгә, ә сез безгә өмет баглый аласыз!» - дип белдерде Венгрия вице-премьеры.
«Алар - бөтен җирдә»
Билгеле булганча, май аенда Румыния парламенты бу ил белән чиктәш булган һәм Балкандагы балкан-роман халыкларын, шулай ук этник төркемнәрне «румын» дип атау турындагы канунга үзгәрешләр керткән иде. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, Бухарест Балкан ярымутравында гомер кичергән ароумн, инстрорумын, мегленорумын, молдаван, влах һәм башкаларны да румынга кертеп, «румыннар бөтен җирдә» дип саный. Шулай ук «бөтен җирдәге румыннарга» бессараблылар, буковинчылар, марамурешаннар, икенче төрле әйткәндә, Молдовада һәм Украинаның берничә өлкәсендә яшәүче молдаваннар да керә.
Әмма Балкан илләрендә (Болгария, Сербия, Словения, Хорватия, Македония, Албания, Греция, Төркия) яшәүче балкан-роман халыкларының, шулай ук Молдова белән Украинадагы молдаваннарның румын милләте барлыкка килгәнче үк яшәгәнлеге мәгълүм. Алар һәркайсы үз телләрендә сөйләшә, күпчелеге үзләрен «румын» дип санамый. «Румын», «румын халкы», «румын теле» дигән төшенчәләр ХVIII гасыр ахырында Трансильвания лингвистлары тарафыннан уйлап табыла. Румыннар, милләт буларак, ХIХ гасырның икенче яртысында Валахия белән Молдова территориясендә (Бессарабиядән башка) формалаша. Бу вакытта инде башка балкан-роман халыклары теге яки бу дәүләт составында була, алар румын милләте формалашуга бернинди дә өлеш кертми. Ләкин Бухарест, берьяклы гына, ул халыкларны «румын» дип, телләрен исә «румын теле» дип белдерә һәм алар яшәгән җирләрдә күпмедер дәрәҗәдә үз йогынтысын арттырмакчы.
Тарихи белешмә
1918 елга чаклы Трансильвания Австро-Венгрия составында була. Венгрия бу өлкәне Трианон килешүе буенча 1920 елда Румыниягә бирергә мәҗбүр ителә (шул рәвешле үз биләмәсенең 2/3 өлешен югалта). Бүген Румыниядә 1,5 миллион венгр яши. Аларның секуй дип аталган күпчелеге Трансильваниядә гомер кичерә. 2009 елда Секуй крае җирле идарә органнары вәкилләре съезды Секуй автономиясе оешу турында игълан итә. Әлеге автономияне Румыниянең үзәк хакимияте танымый.
Юрганы ни зурлыкта?
Румыния, үз чиратында, Венгриянең кайбер югары даирә чиновникларын илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде. Дәүләт секретаре Д.Чамба сүзләренчә, Венгрия белдерүләре ике ил арасындагы стратегик хезмәттәшлеген боза.
Әлеге вакыйга миңа башкорт галиме Йыһат Солтановның сүзләрен искә төшерде. «...Персиполь - борынгы башкорт каласы. Скифлар - Үчәргән башкортлары. Геродот борынгы башкортлар турында язып калдырган». Кытайларның һәрбер селкенгән нәрсәне ашаганы кебек, башкорт галимнәре дә тарихка нәрсә генә кушып бетерми дә мөмкин булган хәтле «башкортлаштырып» куймый. Интернет-форумда «Керкәле - борынгы башкорт җыры» дигәнне укып, аптырап калдым. Әлеге җырның авторлары, хәтерем ялгышмаса, И.Закиров белән Г.Зәйнашева. Шулай булгач, бик борынгы да түгел әле бу җыр, советлар чорында гына иҗат ителгән. Аннан, Лениногорск районына каян килеп чыкты икән ул Керкәле дигән борынгы башкорт авылы?
Ә румыннар исә Керкәле кебек авыллар белән генә вакланып утырмый, тирә-күрше бөтен дәүләтләргә «румын юрганын җәймәкче». Гадәттә, юрганга карап аякны сузалар, киресенчә түгел, юрганнары күпмегә җитәр?..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: