Шәһри Казан

Рус телен үстерү мәслихәт

90 нчы елларда, ил катлаулы көннәр кичергәндә, Татарстанда узган I халык съезды ТР милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе төзү турында карар чыгара. Тора-бара Татарстан халыклары ассамблеясы дип үзгәртелгән оешма бүген дә күпмилләтле республикабыздагы дуслык-татулыкны тәэмин итү юнәлешендә эшли.

Реклама

Моңа мисал итеп, Халыклар дуслыгы йортында үткән рус теле һәм мәдәниятенең үсешенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияне дә китерергә була.
Чараны оештыруда башлап йөрүче рус милли-мәдәни берләшмәсе 2012 елда гына барлыкка килгән булуына карамастан, бүген оешманың Татарстанның 35 районында филиалы бар. ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары, эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев берләшмәнең республиканың милләтләр диалогында үзен яхшы яктан күрсәтүен билгеләп үтте. Узган ел республиканың 11 иҗтимагый оешмасы, 3,3 млн сум күләмендә грантлар отып, төрле дәрәҗәдәге чаралар оештырган. Рус милли-мәдәни берләшмәсе иң актив этномәдәни оешмаларның берсе булып танылган.
«Бүген көн кадагында - милләтне үстерү мәсьәләләре», - дип сөйләде А.Терентьев. Ул оешманың православие чиркәүләре белән тыгыз элемтәдә торуын да ассызыклап китте. Чиркәү вәкилләре конференциягә кунак буларак та чакырылган иде.
Чарада күпмилләтле дәүләт эчендә рус телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү; фольклор үзәкләренең ролен арттыру; мәктәпләрдә рус телен һәм әдәбиятын укытуда методик һәм дидактик яңалыклардан файдалану турында сөйләштеләр. Пленар утырыштан соң, аралашу дүрт секциягә бүленеп дәвам итте.
Бөтенроссия конференциясе кысаларында, Казанда «Рус халык сәнгате», А.В.Черенковның эшләреннән торган «Православие храмнары - Татарстанның һәйкәлләре» дип аталган күргәзмәләр эшләде. Бөтенроссия конференциясе рәсми булмаган тантана - Казан үзәгендә уздырылган Май чабу бәйрәме белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: