Шәһри Казан

Сабан туе

Сабан туе - авыл халкы өчен иң зур бәйрәм, иң зур күңел ачу. Кыш буе кар астында бәрән-сарык вә бозаулар белән бергә бер үк өйдә тынчу һавада көн үткәргән авыл халкы, яз башында карлар эреп, кырлар арчылып бераз кибү белән, сабанга төшкәнче сабан туе ясап, авыл читендә, кырда, ачык һавада...

Реклама

Бу Сабан туе көнне авыл кешесе кышның ачы бураннарын, бер генә кат тәрәзәле өйдә төрле җирдән искән-өргән салкын җилләрнең «ләззәтләрен», такта чәй, кара икмәк вә бәрәңге ашап үткәрелгән озын кышкы төннәрнең - һәммәсен дә, һәммәсен дә оныта. Үткән көннәренең һәммә кайгылары, һәммә мәшәкатьләре, һәммә авырлыклары бүген югала. Ул бүген шат. Татарлар тормышындагы бу милли бәйрәмнең бәһасен, әһәмиятен сөйләп кенә бетерерлек түгел. Сабан туе татарларга гына махсус бер милли бәйрәм. Бу бәйрәмнән ул гына тиешенчә файдалана ала. Ул гына юк кына күңел ачуны да зур иттереп эшли ала. Сабан туенда тирә-як авыллардан килгән әллә никадәр рус вә чуашлар булса да, аларга ни эшләсәләр дә килешми кебек. Аларның йөрешләре дә, торышлары да, күз караулары да, сөйләшүләре дә, көлүләре дә - берсе дә татарныкы кебек чыкмый. Барлыгы көчләнеп эшләнгән ясалма күренешләре, аларның бөтен хәрәкәтләре аз-маз татарча белгән яки беләм дәгъвасында булган русның татар телендә сөйләве кебек чыга. Сабан туе - чып-чын милли бер бәйрәм. Аның һәммә эшендә миллият рухы аңкып тора.
Авылда Сабан туе көне
Бер көн авылда кояш чыгу белән үк кызу хәрәкәт башлана: урам тулы бала-чага, уйныйлар, көләләр, сикерәләр, йөгерәләр, һәммәсе шат. Бүген алар кояш белән бергә йокыдан күтәрелеп, бүген Сабан туе дип, күбесе ашамый-эчми урамга чыккан.
Кояш чыгып берәр сәгать вакыт үтми, урам тулы ат, атка менгән үсмер егетләр, алар артыннан ат өстендә үзен үзе тота алырлык кечкенә балалар. Атлары тазартылган, таралган, койрыклары, яллары төрле аллы-гөлле чүпрәкләр берлә зиннәтләнгән. Бу атлар арасында ниндие генә юк инде! Монда озын-озын йоннары салынган ябык тайлар, буаз бияләр, ләкин күбрәге авылның иң һәйбәт атлары, сабан эше җитү мөнәсәбәте белән симертелгән, тазартылган, каралган, эшкә пешсә дә, әле картаймаган, яшьлеген бигүк җуймаган гади хезмәт атлары. Бу атка менгән үсмер егетләр - Сабан туенда атларга, кешеләргә биреләчәк приз өчен сөлге җыючылар. Болар - һәркемнең капка төбенә, өйнең тәрәзәсенә туктап, ат өстеннән генә сөлгене алып, билләренә кыстырып йөрүчеләр. Башка балалар исә, зурларга ияреп, алардан бер дә калышмый, ду иттереп урам тулы чабып йөриләр.
Бу вакытта авылның читендә прәннек вә башка нәрсәләр сатар өчен кечкенә генә балаганнар коралар. Сәгать 11ләрдә авыл эчендәге тормыш кырга күчә. Тиздән теге балаганнар тирәсе кап-кара - халык белән тула. Рәсми Сабан туе башланганчы, теге сөлге җыючы егет вә балалардан төзелгән төркем үзара берәр генә чакрымнан атта чаптырышып алалар. Монысын саф балалар Сабан туе дияргә ярый.
Чын Сабан туеның башы өйләдән соң сәгать берләрдә була. Һәр йортның ирләре үзләренә чит авылдан килгән кунаклар берлә кырга, авыл читенә чыга башлыйлар. Урамның бер ягыннан ирләр агымы хәрәкәт итсә, икенчесеннән күзгә чалына торган бик ачык төсле күлмәк, яулык вә нечкә шәлләрдән хатын-кызлар баралар. Хатын-кызлар мәйданнан ераграк бер читтә - ирләр аягы басмый торганрак бер уңача җирдә җыелалар. Кыз балалар шунда ирләр берлә бергә үк аралашып йөриләр.
Беренче мәртәбә атлар җибәрелә. Ә бу вакытта исә Сабан туеның кызуы һаман юк әле. Халык берничә кеше бергә төркем-төркем булып үзара сөйләшеп кенә йөриләр әле. Берәр сәгать вакыт үтә. Атлар килер вакыт җитә. Бу вакыт авылның бөтен тормышы кырда. Бу вакыт мәчетләрнең манаралары авылның иң кадерле, иң атаклы, иң хәлле кешеләренең кызлары, хатыннары белән тула. Манаралар язның матур кояшында ялтырый торган калфаклар, укалы камзуллар, ак, кызыл, ачык сары, яшел төстәге материаллар белән тулы була. Озак та вакыт үтми, «Киләләр!» дигән тавыш ишетелә. Мәйдан тирәсен каплаган гаскәр кеби халык арасында кызу-кызу хәрәкәт башлана. Һәркайсының баш килүче атны күрәсе килә. Юл буенча ике яклап тезелгән халык уртасыннан яшендәй атлы уза.
Аннан соң җәяүлеләр чаба. Тагы бераздан икенче мәртәбә атлар килеп, көрәш башлана. Хатын-кызлар исә өйләренә агыла башлый.
Көрәш мәйданы балалар көрәшүе белән ачыла. Мәйдан уртасында ике саф утырган, калганнары басып торучы халыктан төзелгән түгәрәктән гыйбарәт. Мәйдан уртасында күркәмлек өчен генә чыбык яки таяк тоткан авыл куштаннары әрле-бирле йөреп утырган вә баскан халык арасыннан көрәшергә кешеләрне тартып-тартып чыгаралар. Көрәштә һәр ике тараф чит вә ят авылларныкы булганлыктан, көрәш кыза-кыза, авыллап бик шәп яклаш та китә. Бер авылның кешесе тәмам бетә. Менә яхшы ук картайган, кайбер ап-ак сакаллы кешеләр, кызышып, үз авылы өстеннән хурлыкны җибәрер өчен, сикереп-сикереп чыга башлыйлар. Көрәш мәйданының иң кызык вакыты - шушы вакыт. Кайчак бу кызышуның нәтиҗәсендә зур тавыш күтәрелсә дә, эшнең бер җирдә дә сугышка кадәр барып җиткәне күренми. Бераз тавышланалар да, берәр авторитетлы кеше арага катышу белән, тиздән тәмам тын булып, янә көрәшләр әүвәлге хәлдә дәвам итә. Һичбер полиция катнашыннан башка да шундый зур мәйданнарның шома гына баруы, тыныч кына бетүе, татар халкының Сабан туен чын сөюен вә аны бик кыйммәтле санап, башка милләтләр алдында аны күздән төшермәскә тырышуын күрсәтә. Бу да Сабан туеның чын милли бәйрәм икәнен ачык аңлата.
«Кояш» газетасы, 1913 ел, 18 апрель

Татар халкының иң матур һәм иң көтеп алына торган борынгы милли бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе «Кояш» газетасында гына түгел, ХХ гасыр башында дөнья күргән башка матбугат чараларында да еш яктыртылган. «Йолдыз», «Кызыл Армия», «Казан мөхбире» Сабан туйларының барышы, тәртибе, эчтәлеге турындагы мәкаләләр белән беррәттән, булып узган бәйрәмнәргә хисап та урнаштырган. Аларда тамашаларның иң кызыклы, иң күңелле мизгелләре, бәйрәмне үткәрү буенча теләк һәм киңәшләр, татарның милли йола һәм гореф-гадәтләрен сурәтләүгә багышланган мәкаләләрне еш очратырга мөмкин. Кайбер материалларны укыганда шаккатасың: халкыбызны моннан йөз ел элек нинди проблемалар борчыса, нинди күренешләр күңелен күтәрсә, бүген дә шулар ук көн кадагында. Ул заманда да милли традицияләребез, бәйрәмнәребез үзгәрә дип чаң какканнар, шул ук вакытта аларның эчтәлегенә ниндидер яңалыклар кертергә дә тырышканнар.
Сабан туе безгә күбрәк сабан, сука бәйрәме буларак билгеле. Әмма аның башка мәгънәләре дә бар. Яз ае майны борынгы чорларда сабан, сабан ае дип атаганнар, Сабан туе да яз бәйрәме дигән мәгънәне аңлаткан. Элегрәк аның май аенда уздырылуы да бәлки шуның белән бәйледер. Сабан туена кадәр бер кеше дә чәчүгә чыкмаган. Ул заманнарда хәзерге Сабан туе вакытында икенче бер бәйрәм - Җыен уздырылган.
Кайбер галимнәр фикеренчә, Сабан туе безгә монгол халыкларыннан кергән. Аларда да ат чабышлары, көрәштән гыйбарәт яз бәйрәме булган. Әмма төрки халыкларда бик борынгы заманнарда ук билдән тотып көрәшү гадәте булуы билгеле.
Милли бәйрәм буларак барлыкка килгән Сабан туе бүген Россиядә яшәүче бик күп халыкларның уртак бәйрәменә әверелде. ХIХ гасыр ахырларында ук ул интернациональ төсмер ала. Шәһәрләрдә үткәрелгән Сабан туйларында татар музыкасы белән беррәттән рус музыкасы да яңгыраган. Хәтта борынгырак чорларда да, әйтик, 1505 елда Арча кырында узган Сабан туенда татарлар белән беррәттән мари һәм чуашларның бик теләп бәйрәм итүе билгеле. 1913 елның 12 маенда ипподром эчендә узган Сабан туендагы халыкның өчтән бере руслар була. Петербургта бу олы бәйрәм революциягә кадәр үк уздырыла, Мәскәүдә, илебезнең башка бик күп төбәкләрендә, шулай ук татарлар яшәгән бик күп кыйтгаларда бүген Сабан туйлары төрле милләт вәкилләре катнашында гөрләп уза.
Сабан туе тарихын өйрәнүче белгечләрнең әйтүенчә, бүгенге бәйрәм элек үткәрелә торганнарыннан күпкә аерыла. Төп эчтәлеген милли йола, уен һәм гореф-гадәтләр тәшкил итсә дә, революциягә кадәр үк татар зыялылары Сабан туен баету, үзгәртү турында уйланганнар. Шәрык клубының уставы буенча бәйрәмдә төрле күңел ачулар һәм уеннар, музыка, сәхнә тамашаларына өстенлек бирү, китаплар, газеталар алдыру, төрле фәннәр буенча белгечләр чакыру күздә тотылган. Милли уен һәм ярышлардан тыш халык музыкантлары скрипкада, мандолинада уйнаганнар, җиңүчеләрне бүләкләү вакытында музыка уйнап торган. Бүгенге Сабан туеннан аермалы буларак, элегрәк хатын-кызлар ирләр катнашкан ярыш һәм уеннарны, тамашаны күбесенчә читтәрәк басып күзәткәннәр. Әмма кайбер чыганаклар буенча, ислам дине кабул ителгәнче чорда көрәштә хатын-кызларның да катнашуы, хәтта ирләрне җиңүләре билгеле. Мәсәлән, ХII йөздә Идел Болгары әмире Шәмгун-Саинның кызы көрәштә үзенең ирен җиңгән, хәтта аның кабыргасын да сындырган дигән риваять сакланган.
Совет чорының беренче көннәреннән үк Сабан туе хәйрия максатларында файдаланыла башлаган. Сугышта катнашучылар, янгыннан зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыелган. 20 нче елларда, барлык чаралар белән беррәттән, милли бәйрәмебезгә дә сәяси төсмер бирелә. Балалар өчен махсус уеннар һәм ярышлар да, хәтта «Балалар Сабан туе» үткәрү дә күбрәк сәяси максатларны күздә тотып эшләнгән.
Һәр заманның үз модасы дигәндәй, бәйрәмгә һәрчак заманча төсмер бирергә теләгәннәр. ХХ гасыр башларында милли көрәш белән беррәттән французча көрәш уздырылса, 30 нчы елларның азагында традицион ярыш төрләре белән беррәттән ату ярышлары, парашют белән сикерү, противогаз киеп йөгерү кебек чараларга өстенлек бирелә. Велосипед узышында җиңүчеләргә бирелгән бүләк көрәш батырына бирелгән бүләктән ун тапкыр кыйммәтрәк булган.
Бүген без Сабан туйларын элегрәк елларда узган бәйрәмнәр белән чагыштырып: «Менә ичмасам элек ул, без яшь чакларда Сабан туйлары шәп уза иде!» - дияргә яратабыз. Баксаң, мондый зарланулар моннан йөз еллар элек тә булган икән. «Казан мөхбире» газетасы язуынча, 1906 елның маенда узган Казан Сабан туен караганнан соң картлар: «Бу Сабан туе Сабан туемы соң! Хәзер инде элеккеге Сабан туен искә төшерергә генә калды. Элек халык мәйданда басып торырга да урын таба алмый иде», - дип уфтанганнар ди. «Борынгы бабаларыбыз батыр калган егетне ел буена мактап искә алган, аның батырлыгына хәйран калган, алдан килгән аргамакны да бөтен тирә-як халкы авыздан төшермәгән; хәзерге Сабан туйларыбыз ул дәрәҗәдә үк булмаса да, барыбер күңелле», - дип яза 1913 елда «Кояш» газетасы. Адәм баласы гел шулай инде ул, гел үткән гомерне, элеккеге заманнарны сагынып яши. Еллар үткән саен, бәйрәмнәр дә үзгәрә тора, без һаман элегрәк заманнар белән чагыштырабыз, элеккесе, ни өчендер, шәбрәк тә, күңеллерәк тә кебек тоела. Әмма бу милли бәйрәмебезне моннан биш-алты гасыр элек бабаларыбыз ничек шатланып һәм түземсезлек белән көтеп каршы алган булса, бүген дә нәкъ шулай, яратып, алдан ук әзерләнеп каршы алабыз, бик рәхәтләнеп һәм хозурланып үткәрәбез. Һәм ел буе Сабан туеның иң матур мизгелләрен сагынып искә алабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: