Шәһри Казан

Сабан туе нинди туй?

Җәй җиттеме, олысы-кечесе Сабан туен көтә. Бәйрәм алдыннан авылларда бертөркем яшьләр, гармун сузып, сөлге, күкәй җыя, егетләр атларын чабышка әзерли, көрәшчеләр көчләрен туплый, халык капка буйый, тәрәзәләр юа, Сабан туена, дип, махсус матур күлмәкләр тектерә, кунаклар чакыра. Кыскасы, Сабан туе ул күптән очрашмаган дусларны кавыштыру, берләштерү, туганнарны бергә җыю бәйрәме...

Реклама

Бәйрәм тамырлары белән хәтта мәҗүсилек чорына ук барып тоташа. Ул чакта борынгы әби-бабаларыбыз аны кар эреп бетү белән үк үткәргәннәр, революциядән соң ул, чәчү тәмамлангач, «сабан бәйрәме» буларак уздырыла башлый. Хәзер исә бәйрәмне җәй башында да, кайбер төбәкләрдә җәй уртасында да үткәрәләр.
Узган ялларда район үзәкләрендә һәм авылларда Сабан туйлары гөрләде. Халык рәхәтләнеп күңел ачты: күптән күрешмәгәннәр, ниһаять, иркенләп сөйләште, очрашты, кавышты, активлар уеннарда катнашты, күңел ачты, бүләкләр алды, икенче берәүләр аларны шатланып күзәтте, көч биреп торды, кул чапты, биегәне - биеде, җырлаганы - җырлады, эчкәне - егылганчы эчте... Кыскасы, һәркем Сабан туен үзенчә истә калырлык итеп үткәрде.
Кызганыч, милли бәйрәмебез дә ел саен заманчалаша, ниндидер бер тамашага әйләнә бара: парашютлардан сикерү, күктә самолетларның төрле фигуралар ясавы, квадрацикл ярышлары дисеңме, Яшел Үзән районының Карахуҗа авылында узган ел хәтта туннар киеп чаңгыларда да узышканнар... Бәйрәмгә бер-ике атна кала, авыл егетләренең гармуннар белән җырлашып озын колга тотып урам буйлап сөлге, күкәй җыеп йөрүләре үзе бер матур күренеш иде. Кайбер авылларда бу гадәт сакланып калган анысы, тик күп авылларда тавыш-тынсыз гына сөлге җыя башладылар. Гармунда уйнаучысы юкмы, әллә авыл буйлап гармун сузып йөрү модадан чыктымы... Моннан бер-ике еллар элек авылда егетләрнең сөлге җыйганнары истә калган, гармун урынына магнитофон кабызды алар. Алай да күңелле иде әле, сөлге бирүчеләрнең кайсы биеп алды, кайсы кул чабып торды, ә бу юлы сөлге җыю йоласы җырсыз-моңсыз гына узып китте, ягъни кирәк өчен генә...
Былтыр дүрт-биш Сабан туенда булырга туры килсә, быел Яшел Үзәннең Норлат авылы бәйрәмен генә күзәттем. Ни хикмәт, тирә-юньдәге башка авылларда Сабан туен уздырып тормадылар. Бәйрәм турында тәфсилләп язып тормыйм, барысы да гадәттәгечә узды - көрәше дә, уеннары да. Дөрес, быел Сабан туе киңрәк масштабта барды - бизәлеш, алып бару, бүләкләрнең кыйммәтлелеге ягыннан да. Бәлки район башлыгының бәйрәмгә килеп китүенә дә бәйле булгандыр бу...
Сабан туйларында миллилекнең, гореф-гадәтләрнең югала баруы бик кызганыч. Кашыкка йомырка салып һәм су тулы көянтә-чиләк белән йөгерү, капчык белән бәрешү кебек уеннар елдан-ел онытыла бара, аларны исә, калын бүрәнә тәгәрәтү, капчык төялгән арба тартып чабу кебек заманча уеннар алыштыра. Адым саен төрле кызыктыргыч уеннар, шарлар сатучыларны күреп, Сабан туен эшмәкәрләр аеруча көтеп ала торгандыр, дип уйлап куясың. Әйбер бәясен өчләтә арттырып кайчан сатасың тагын. 30 сумлык шар 130 сум торса да аласың инде балаң сорагач... 30-40 сумга туңдырма да алмыйча булмый, башка көннәрдә 7 сум торган сокны да 30 сумга алырга туры килә. Балалар өчен ниләр генә юк, әти-әнинең акчасы гына җитсен. Һава тутырылган резин батутта биш минут сикерү - 100, карусельдә әйләнү 50 сум. Хәер, олыларга да уеннар җитәрлек, серле турникта ике минут асылынып торсаң, бер әрҗә сыра вәгъдә итәләр... Тик берәү дә җиңә алмый. 100 сум түләп турникка тотыналар гына, йә тимере әйләнеп китә, йә кеше үзе хәле бетеп төшә. Былтыр Кама Тамагы районы Сабан туендагы мамык сатучы кыз һич исемнән чыкмый. Бертөркем халык өелешкән урынга килсәм, олысы-кечесе баллы мамык алырга чират тора икән... Ни хикмәт, район Сабан туе булса да, бары бер генә җирдә мамык саталар. Әй, эткәләшәләр, төрткәләшәләр, әйткәләшәләр. Кайберәүләр унар мамык ала, авыл балаларын чиратсыз кертегез, алар елга бер генә ашый бит ул мамыкны ди берсе... Ә сатучы... Аның кыяфәтен күрер өчен генә дә сәгать буе чират торырсың. Бер сүз дәшми, сәер генә елмаеп, башын бер якка игән дә бертуктамый мамык ясый: керфекләре, чәчләре ап-ак, беләкләрендә - мамык катламы, чын баллы апа... Сабан туенда гына шулай мамык сатып була шул.
Көрәшкә килгәндә дә Сабан туеның асылы дип әйтеп булмый инде аны. Көрәш бизнеска әйләнеп бара. Ел саен бер үк кеше, тирә-юньдәге Сабан туйларында катнашып, районда - машина, зуррак авылларда мини-трактор, кайдадыр келәм ала, җиңүче була. Авылның үз кешесе исә, күпме көч түгеп тә батыр кала алмаганына гарьләнеп карап тора, читтән килгән кеше синең авыл Сабан туеннан тәкә, кыйммәтле бүләк белән кайтып китсен инде... Җитмәсә, ул батыр күп очракта спорт мастеры, остаз булып чыга. Элегрәк халык, мәйданга дәррәү чыгып, Сабан туе батырын күккә чөйсә, хәзер хәтта җиңүчегә кул да чапмыйлар. Ел саен бер үк йөзләр шул дәрәҗәдә туйдырган, күрәсең... Хәер, кайбер авылларда читтән килгәннәрне көрәш мәйданына махсус кертмиләр. Батыр үз авылы кешесе булырга тиеш, вәссәлам... Абсолют батырга көч сынашканда да 90 кило авырлыктагы егетнең 120 кило авырлыктагы спорт-мастеры белән бил алышуы көлке күренеш, әлбәттә.
Кайбер авылларда халык Сабан туйларын үзе акча җыеп уздыра башлады. Монда инде, бернинди купшылык, ясалмалык та юк. Сабан туен халык үзе оештыра, еш кына аларга эшмәкәр якташлары ярдәм итә. Андый Сабан туйларында да булырга туры килгәне бар. Менә бу ичмаса чын бәйрәм: бизәлгән атлар дисеңме, кайнап торган самавыр, кайнар коймаклар, чын милли уеннар, милли киемнәрдән кызлар, егетләр, гармун, баян тавышы... Монда фәлән кадәр акчага ялланып килгән тамада, купшы җырчылар да юк, биючесе, җырчысы, алып баручы да авыл халкы үзе... Чын мәгънәсендә берләштерә, дуслыкны ныгыта торган Сабан туе бу.
Сабан туйларын күп авылларда соңгы вакытларда авыл бәйрәмнәре алыштыра. Милли уеннар, көрәш булмаса да, авыл көне, Сабан туе сыман, бар халыкны бергә җыя. Әле ярый, менә шул кечкенә авылларда яши чын милли бәйрәм, дип сөенеп куясың. Хәер, заманча булса да, иң мөһиме - Сабан туйлары яши, димәк, татарның милли культурасын, җыр-моңга сәләтен, үткән тарихын башкаларга күрсәтү, җиткерү мөмкинлеге бар дигән сүз. Сабан туе безнең горурлыгыбыз, татарлыгыбызны танытучы бер чара булуыннан туктамасын иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: