Шәһри Казан

Сагынабыз, Сания апа...

Тирә-ягымдагы тынлыкка чумып басып торам… Беренче сыйныфта укыганда укытучым Сания апа өмәгә алып чыкты безне. И-и-и куандык та инде. Без бала-чагага апабызның бер мактау сүзе канат үстереп җибәрә. «Алсуга карагыз әнә, балалар, Лилиягә карагыз! Ничек тырышып эшлиләр. Куллары пычранудан, буялудан да куркып тормыйлар...» Безгә шул җитә. Куана-куана нәни кулларыбыз белән...

Реклама

Тирә-ягымдагы тынлыкка чумып басып торам…
Беренче сыйныфта укыганда укытучым Сания апа өмәгә алып чыкты безне. И-и-и куандык та инде. Без бала-чагага апабызның бер мактау сүзе канат үстереп җибәрә. «Алсуга карагыз әнә, балалар, Лилиягә карагыз! Ничек тырышып эшлиләр. Куллары пычранудан, буялудан да куркып тормыйлар...»
Безгә шул җитә. Куана-куана нәни кулларыбыз белән нечкә генә каен үсентеләрен йомшак туфрак белән күмәбез. Кешегә сиздерми генә Сания апабызга күз дә салгалап алырга онытмыйбыз. Без тырышканны апа күрәме, янәсе?!
Апа күрә иде... Апа тырышканны да, без ни ишетергә теләгәнне дә белә иде. Кирәк икән, шелтәләргә дә күп сорамый. Әнә, су чәчрәткәне өчен, Фирдүскә ничек кенә эләкте әле?! Шул кирәк ул тәртипсезгә. Менә минем чәчне тартып кына карасын әле иртәгә дәрестә, шунда ук барып әйтәчәкмен мин аны Сания апага!
Тик иртәгесен Сания апа минем үземә кисәтү ясады. «Бер-берең белән тату булырга кирәк, Алсу. Классташың өстеннән эләкләү синдәй булган кызларга килешми», - диде ул. Бераз үпкәләдем дә... Нигә ул мине якламады икән? Фирдүс гаепле бит, миңа калса.
Матур язу дәресендә «Ы» хәрефем матур килеп чыкмый газаплаганда, кытыршы куллары белән минем кулымнан тотып хәреф язарга өйрәткәндә, үпкәмнең эзе дә калмады... Юк, ярата мине апам! Әнә бит йомшак кына тотып кулымны йөртә. Тискәре «Ы» да каршы тора алмады безгә. Каләмем хәрефләрне үзеннән-үзе яза башлады.
Сагынма күңел, сагынма...
Каберлекне әйләндереп алган тимер рәшәткәгә тотынып тора-тора кулларым туңган икән бит...
Сиңа тиз генә сәлам биреп китим дип сугылган идем, Сания апа! Читән кырыенда гына басып торганны кичерми идең, түр башына чакырып кунак итә идең, баланы -бала, олыны олыча каршылый идең, газизем, исән вакытыңда...
Мин бүген үзем укытучы, апам. Хәзер инде матур язу дәфтәрләре башка... Төсле алар, рәсемлеләр. Хәрефне ничек язасы да күрсәтеп куелган. Тик мин, Сания апа, нәкъ синең шикелле, нәни балаларның кулларыннан тотып өйрәтәм. Минем кулларым да, бәлки, берәр сабый күңелендә сакланыр...
Тыныч ят, апам. Рухың тыныч, җаның оҗмахта булсын... Син - бәхетле кеше. Синең унике бөртегең бүген унике гаилә корып, үрнәк һөнәр ияләре булып яши. Уникесе дә йөрәк түрендә Сезне кадерләп саклый...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: