Шәһри Казан

Сагыз белән бергә сагыш чәйнәдек...

Студент елларында укыган дәфтәрләрне карап утырам. Арадан бер юка гына блокнот килеп чакты. Баксаң, мин анда инде күптән мәрхүм әбиемнең сугыш турындагы хатирәләрен теркәп барганмын икән. Блокнот әбиемнең көндәлеге кебек. Күңел кичерешләре, әйтелми калган сүзләре барысы да биредә урын алган.

Реклама

«Бабаң Бикмулла белән 13 кенә ел бергә торып калдык. Иремне мари урманнарындагы Суслонгерга җибәрделәр. Алырлар дип уйламаган идем, киткәндә бик каты ашказаны авырта иде аның. Ләкин берәүне дә кызганмадылар шул. Дүрт баламны кочаклап, ике карчык белән торып калдым.
«...Суслонгерга бабаңны күрергә баргалый идем. Соңгы баруым гына үкенечле булды. Берничә хатын, ирләребезне күрергә, дип, урманга юл тоттык. Килеп җиттек. Куе кара урман эченнән ун чакрым җәяү кердек. Бер төнне урманда кундык, ниһаять, икенче көнне ирләребез белән күрешү мөмкинлеге туды. Бөтен кешенең ирләре чыга, ә Бикмулла һаман юк. Инде бергә килгән хатыннар кире кайту юлына борылдылар. «Әйдә, Бибинур, бездән калма, адашырсың, поезд да көненә бер генә тапкыр йөри, кайчан кайтасың тагын?» - диләр. Юк, мин әйтәм, азрак көтим инде, бәлки чыгар. Шулчак Бикмулланың дусты Зариф чыкты да, син кайт инде, аны бүген чыгармаслар, ахры, дип, китәргә кушты. Тирә-юньдә сазлык. Кабарга валчык та юк. Салкын. Юеш чабаталар бозланып каткан. Аннан да яманы - үкенеч, күз яшьләренә буыла-буыла бар көчемә поездга чаптым. Мин китүгә бер биш минутлап узгач, бабаң да чыккан бит, шулай күрешмичә калдык. Берничә көннән бабаң: «Килеп йөрмә, Бибинур, без сугышка киттек», - дип хат язды.
Әй, балам, бүгенгенең кадерен белегез, бәрәңге күмәче, ясмык, кузгалак ашы ашап үстек. Ачлык яман иде. Берсендә әкәле ашап чак үлемнән калдым. Балаларны да аякка бастырасы бар бит. Бакчада кыяр үстереп, чиктәш чуаш авылына алып барып сата идем дә, онга алыштырып кайта идем. Кая ул балаларга кыяр ашату. Кәкреләрен, чери башлаганнарын гына алырга ярый иде. Агач сагызын чәйни идек. Ашыйсы килгәнне онытыр өчен, сагыз белән бергә сагыш чәйнәдек, балам...
Әбием ул чакта сугыш турында күпме генә сөйләсә дә, әлеге вакыйгаларны тулысынча күз алдына китерүе бик авыр иде минем өчен. Бары ул көннәр кабатланмасын дип кенә тели идем. Татарстаннан Бөек Ватан сугышына җиде йөз меңнән артык кеше киткән, шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайта алмаган. Бабам Бикмулла да кайтмады. Аның хәтта җәсәденең дә кайдалыгы билгесез. Ул билгесез югалганнар исемлегендә. Ә әбием исә аны гомер буе көтте. «Бүтән кеше белән кавышмаска вәгъдә бирдем. Вәгъдә - иман!» - дия иде әбием. «Мин аңа беркайчан да хыянәт итмәячәкмен», - дип, 99 яшенә кадәр бабамны көтеп яшәде ул. Чын тугрылык, сөйгәнеңне ихлас ярату әнә шулай буладыр, күрәсең.
Сугышта күпләрнең гомере өзелгән. Күпме өметләр киселгән. Күпме балалар әти дияргә тилмереп яшәгән, тол калган хатын-кызлар, яу кырында ятып калган ирләренең фотосурәтләрен, хатларын күкрәкләренә кысып, яшереп кенә елаган. Җиңү көне берьюлы сагыш көне дә шул.
Сугыш ветераннары елдан-ел кими бара. Алар азайган саен, сугыш турындагы истәлекләр дә югалмас­мы, Бөек Җиңү турында яшь буын белерме?! Күп оныклар бабайларының сугышта яулап алган орден-медальләрен коллекционерларга чыгарып саталар, шул рәвешле акча эшлиләр. Ата-баба хатирәсе гаиләдә сакланса, яхшырак булмасмы икәнни?! Орденны танымасалар да, батырлыкны танысын иде яшь буын... Бөек Ватан сугышыннан сабак алсак иде. Хәер, җир шарының төрле почмакларында әледән-әле канлы бәрелешләр чыгып торган заманда сугыш сүзе үзен оныттырмый. Бөек Ватан сугышыннан соң гына да Әфганстан, Чечня бәрелешләрендә күпме кан коелды. Хәзер Украинада тыныч түгел. Җир, хакимият, байлык өчен тарткалаша кеше. Югыйсә, бакыйлыкка күчкәч, адәм баласына өч аршын җир җитә...
Сугышта җиңгәннәрнең исемнәре һәйкәлләрдә, хәтердә мәңге сакланыр. Алга таба корбансыз яуланган җиңүләр күбрәк булсын иде. Сугышны булдырмый калу зуррак батырлык югыйсә. Дөньяларыбыз имин булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: