Шәһри Казан

Сайланыгыз, кызлар!

Менә берничә көн инде метрода бер яшь пар белән бер вагонга туры киләбез. Кыз йөрәге астында киләчәкнең яңа кешесен йөртә, адымнары да ана үрдәкнеке шикелле акрын, салмак. Шуңа ире артыннан өлгерми дә. Ир булдыкчысы замана баласы: кәттә киенгән, колагында - плеер, хатынын көтеп тә тормый, чаба-ашыга вагонга кереп урындыкка утыра....

Менә берничә көн инде метрода бер яшь пар белән бер вагонга туры киләбез. Кыз йөрәге астында киләчәкнең яңа кешесен йөртә, адымнары да ана үрдәкнеке шикелле акрын, салмак. Шуңа ире артыннан өлгерми дә. Ир булдыкчысы замана баласы: кәттә киенгән, колагында - плеер, хатынын көтеп тә тормый, чаба-ашыга вагонга кереп урындыкка утыра. Аннан акрын гына атлап, үз көенә яшь хатын да килеп утыра. Сулуы капкан, чәчләре юеш­ләнеп, маңгаена ябышкан. Башын иренең иңбашына сала, ә тегесенең ник бер кылы кыймылдасын - таш сын шикелле утыруын белә. Янәшәсендә кадерле кешесе түгелме икән? Күктән тулган ай карап торган серле төндә ул аның колагына назлы сүзләр пышылдамадымы икәнни? Әгәр пышылдаган булса, яратуыңны шулай тиз онытып була микәнни?

Белмим инде, ләкин чын күңелдән хатын-кыз кызгануы белән, җаным-тәнем белән жәлләдем мин бу булачак әнине. Нәрсә уйлап, ни карап чыккан инде бу утын түмәренә? Яраткандыр, күрәсең. Егете, чынлап та, яратмаслык түгел: кара күзле, кара бөдрә чәчле. Үткен карашлы - тау бөркетенә охшап тора. Тасма телле дә булса, бик күп кызларның йөрәген яндыргандыр әле... Ә кыз шундый асыл чибәр егетнең үзен сайлаганына сөенеп, алдын-артын уйлап тормагандыр. Әнә бит әбиләребез дә: «Әллә чыгып калыйм микән алучысы барында...» дип җырлаганнар. Ләкин шулай булса да, бик сайланып, нәсел-нәсәбен яхшы белгән кешеләр белән генә язмышларын гомергә бәйләр өчен, сөйгәннәреннән яучылар көткәннәр. Шуңа аерылышулар да булмаган, балалар да ятим калмаган. Булса да, мондый хәлләр бик сирәк,меңгә бер генә булган. Шуңа итәк тутырып, сабыйлар да үстергәннәр.

Хәзер ул яучы ролен интернет башкара. Яшьләр тиз генә интернеттан танышалар, берәр ай очрашып йөреп, интернеттан гына гариза биреп кавышалар да, холыкларыбыз туры килмәде дип, ике-өч айдан аерылышалар. Әти-әни туй үткәрергә алган акчасының бурычын түләп тә бетермәгән була әле.

Реклама

Мин уйларыма уралып барган арада, яшьләр кирәк урыннарына килеп җиткәннәр иде, күрәсең, ишеккә таба кузгалдылар. Ничек кергән булсалар, шулай төштеләр дә: ир булдыкчысы ашыга-ашыга алдан, ә «ана үрдәк» акрын гына атлап, аның артыннан. Кул биреп, торырга булышыр, ярдәм итәр дип көткән идем - булмады. Алар төшеп киткәч, бу кызны кызганудан, күзләремә яшьләр килде хәтта. Әле бит аның алдында бик зур һәм җаваплы, бик тә авыр эш тора - кырык кылын өздереп, яшәү белән үлем арасында калып, мең газаплар белән дөньяга яңа кеше китерәсе бар. Менә шул чагында яраткан кешеңнең кайгыртуын, аның борчылуын, ярдәм итәргә тырышуын чакрымнар аша да тоя инде хатын-кыз. Шул тою аны көчле итә, яшәү дәртен арттыра, табигать тарафыннан ана кешегә бирелгән газапларны җиңәргә ярдәм итә. Үзеңнең кирәклегеңне белү, яратуларын тою кешегә, бигрәк тә нәфис зат - хатын-кызга тау­ташлар актарырлык көч-дәрт бирә.

Кызлар, сезнең колакка берничә сүзем бар. Сайланыгыз, бераз назланыгыз, ялындырган булыгыз, бик тиз генә үзенеке итәргә тырышкан егетләрдән ерак йөрегез. Әйе, сезне дә аңлап була: тирә-юнеңдә иптәш кызларың туйлый башлагач, сезнең дә матур ак күлмәк киеп, аккош булып, килгән кунакларны сокландырып, табын түрендә утырасы килә. Җитмәсә, егетләр саны кызлардан бик күпкә аз. Ләкин шулай да, үзеңә дигән насыйп тиң ярны эзләп табарга, аны да, үзеңне дә бәхетле итәргә егетләр бетмәгән. Алар буа буарлык. Күзеңне, әй юк ла, күңелеңне зур итеп ачып карый белергә генә кирәк. Бәхетле булыгыз, кызлар. Бәхетле әниләрдән генә бәхетле балалар туа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: