Шәһри Казан

Сазлыктан чыгып, сазлыкка кайтабыз

Соңгы елларда авыллар тарихын язу модага кереп бара. Берничә йөз еллык тарих катламнарында казыну җиңел эш түгел, аны һәркем булдыра да алмый. Фантазияңне эшкә җигеп тарихи әсәр язсаң да, тарихны тирәнтен өйрәнми торып, җиңеп була торган эш түгел.

Реклама

Үземнең беркатлылыгым белән тарих өстәл артында утырып кына язылмый дип уйлый идем. Берничә авылның тарихын укып карагач, хаксызлыгыма инандым. Ул китапларның ахыргы битендә кулланылган әдәбият исемлеге - бер-ике китап һәм берничә газета-журналдагы мәкалә. Әлеге мәкаләләрдәге мәгълүматларның дөреслеге берни белән дә дәлилләнмәгән. Китапка әдәби әсәрләр язучы кеше рецензия биргән. Тарихчылар булмаган, күрәсең. Автор архив ишегенең кайсы якка ачылганын түгел, аның кайсы урамда икәнен дә белми. Архивта казына калса, кулга тотып алырлык китапны ике-өч айда гына язып бетерә алмаячагына иманым камил. Архивларда атналар буе казынып та берни дә таба алмыйча кайтучылар бар. Аның өчен айлар, еллар кирәк. Санкт-Петербург Дәүләт архивында сакланган борынгы документлар иске славян телендә язылган, Татарстан Дәүләт архивында иске гарәп стилендә. Аларны теләсә кем тәрҗемә итә алмый. Сыер гына бушлай мышный торган бу заманда аларны бушка гына берәү дә тәрҗемә итеп утырмый.
Тарихтан күренгәнчә, күп авылларны чукындыру сәясәтеннән качып килүчеләр нигезли. Күп кенә авылның тарихы «бабаларыбыз кеше үтеп чыга алмаслык куе урманнар эченә, сазлыкка килеп төпләнгәннәр...» дип, бер үк төрле сүзләр белән башлана. Җөмлә төзелешен генә башкачарак та үзгәртеп буладыр инде ул. Гадәттә, бер-ике атаклы нәселне эләктереп алып, аларны күккә чөеп мактау башлана, мөмкин булган кадәр автор шул нәселгә якынаерга маташа. Ике-өч нәсел турында язу - авыл тарихын язу түгел, бу шул нәселнең шәҗәрәсен барлау. Авыл хәтле авыл икән, ун йорт булганмы анда, ике йөзме, аның тарихын язганда, шунда гомер кичергән бөтен нәсел турында азмы-күпме мәгълүмат булырга тиеш. Йөз хуҗалыклы авылны йөз кеше нигезләмәгән, алар тора-бара ишәйгән. Төрле нәсел чыбыкларының төбенә төшеп казынсаң, алар бер үк кешегә килеп тоташа. Мин үз нәселем шәҗәрәсен барлаганда, авылда ике дистәдән артык нәселнең бер уртак бабалары булганын ачыкладым. Үз шәҗәрәсен дә белмәгән кеше тарих яза аламы икән?!
«Әби-бабайлар сөйләве буенча...» да язылмый тарих, бу - истәлек язмалары. Тарих фәне төгәллек ярата. «Карабодайлар чәчәк атканда» яки «күрше Әхмәди Магниттан кайткан елда» дип язып булмый. Әлеге истәлекләрдә телгә алынган теге яки бу вакыйга гомумиләштерелеп рәсми документлар белән дәлилләнсә - бу очракта шикләнерлек урын калмый. Авыл тарихларында да теге яки бу вакыйганы расларлык дәлилләр булмаганда, тарихчылар «шулай булуы мөмкин» яки «шулай дип уйлый алабыз» дип кенә җибәрә. Тарихны укып без нәрсә булып бетте икән дип, фантазиягә бирелеп, үз башыбызны үзебез көчләргә тиеш түгел. Шулай булганмы ул, әллә булмаганмы?
Күбебезнең архивларда казынып, эзләнеп утырырга мөмкинлеге юк. Ә бу исә кайберәүләргә хыял фантазиясенә корылган тарих язарга мөмкинлек бирә. Һәркемнең дә архивка барып мәгълүматларның дөреслеген тикшереп утыра алмаячагын белеп су кушып утыру эш түгел инде ул. Мондый тарихның булуына караганда булмавы мең артык. Архивларда казынып, үзенә генә кирәкле мәгълүматны чүпләүчеләр бар. Ә калганы инде, алда әйтелгәнчә, фаразлар, үзеңә кирәгенчә тәңгәлләштерү... Ә гади укучы китапта ничек язылган, шуңа ышаначак. Мондый каләм ияләре фантастик әсәрләр иҗат итсәләр, үзләренә дә отышлы булыр, тузга язмаган мәгълүмат укытып башкаларның да миен черетмәс иде.
Күп кенә авылларны бабаларыбыз куе урманнар, сазлыкларга килеп нигезләгәннәр. Заманалар үзгәреп, без инде бу сазлыклардан чыктык, татар үзен милләт буларак саклап калды. Әмма хыялый тарихчыларыбыз ялган тарих язып безне кабат шул баткаклыкка өстери. Элек бабаларыбыз, динне, телне саклау максатыннан, сазлыкларга, куе урманнар эченә яшеренгән булса, хәзергеләр, бары тик үз мәнфәгатен кайгыртып, ниндидер исем-дәрәҗә хакында гына уйлый, үзе анда кермичә генә башкаларны адаштырмакчы. Мәгълүм булганча, адәм баласы балчыктан яралтылган, балчыкка әвереләчәк. Без татарларның сазлыктан чыгып, кабат шунда кереп барышыбызмы икәнни?..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: