Шәһри Казан

Себергә сәяхәт

Себер бик күпләрне гүзәл табигате, салкын саф һавасы, шифалы күлләре, һәм, әлбәттә, озын юллар романтикасы белән үзенә тартып тора. Себерне бер күргән кеше аны мәңге онытачак түгел. Әйе, күпчелек кеше җылы якларны ярата, җәйге ялларын да кояш нурлары астында иркәләнеп, сусаганны баса торган коктейльләр эчеп, диңгез буйларында җиде кат кояштан...

Реклама

Озын сүзнең кыскасы, 31 май төнен мин инде Казан вокзалында үзебезнең университет галимнәре һәм курсташларым белән безне Новосибирск шәһәренә җиткерәсе поездны көтә идем.
Менә инде йөрәк тәгәрмәчләр шавы белән бер ритмга тибә. Мине ниләр көтә? Ниндирәк соң ул Себер? Кем ул бараба татарлары? Алар ничек сөйләшә? Башта мең дә бер сорау... Уйларыңны тәртипкә китерер өчен ике чара бар: ялгызлык һәм озын юл. Ләкин бу очракта, ни гаҗәп, барган саен сораулар арта гына. Ниндидер ят, мин әле белмәгән, әмма шул ук вакытта күңелемә бик якын серле дөнья үзенә тарта иде...
Новосибирскига килеп төшкәндә безнең өстә - җиңел кием, аякта сланцылар гына иде. Ә шәһәрдә +4 градус икән! Шәһәр халкы безгә сәерсенеп карый, кайсыбер кыюлары килеп: «Сез кайсы илдән?» - дип тә сорыйлар. Әйе, 30 градус җылылыктан соң монда ияләшү бераз авыррак булыр... Хәер, татар кайда да югалмас! Безнең йөрәкләр кайнар, күзләрдә яшьлек дәрте, ә бу иң мөһиме!
Каршы алучылар арасында - Новосибирск өлкәсенең татар мәдәни үзәге директоры Р.Тихомирова да бар иде. Ул безне ике көн буе шәһәр буйлап озатып йөрде. Новосибирск өлкәсендә кунакларны каршы ала беләләр: кайнар ашлар, чәй, ә барыннан да кадерлерәк - җылы сүз һәм якты йөз. Икенче көнне Мәдәният министрлыгында очрашу булды. Шәһәрдәге мәчетне дә күрдек - ерак Себер якларында да кардәшләребез үз диннәрен югалтмыйча, Аллаһыбызга табынып яши икән дигән уй күңелләргә җылы өстәде. Ә өр-яңа төзелеп килүче мәчет андыйларның күп булуын раслый. Иң мөһиме - без Россия Фәннәр академиясенең Себер филиалында булу бәхетенә ирештек! Бу шәһәрчекне Академгородок дип йөртәләр. Чынлап та, бу үзенә күрә бер шәһәрчек. Минем үз гомеремдә бу чаклы күп сүзлекләр, фәнни хезмәтләр, бай лаборатория күргәнем юк иде. Бу институтның баскычлары буйлап төшкән вакытта мин инде катгый карарга килгән идем - һичшиксез, фән белән шөгыльләнәчәкмен! Минем дә дөньяга файдалы буласым килә! Минем дә тел дигән иксез-чиксез дәрьяга чумасым килә...
Новосибирск шәһәре матур, чиста. Күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең Казанны да хәтерләтә хәтта. Монда тагын килмичә булмас, ахры, дигән уйлар белән икенче көнне без Чаны районына юл тоттык.
Новосибирскидан бу район 500 чакрым ераклыкта урнашкан. Иң истә калганы: бу районда Карачи дигән шифалы су чыганагы бар икән. Анда хәтта краннан да шул минераль су ага иде! Безгә көн саен диярлек тартма-тартма су китереп кенә тордылар. Һәрвакыт юлда булган экспедиция вәкилләренә су иң кирәкле әйбер инде ул! Аллага шөкер, аңа мохтаҗлык булмады.
Күңелем Радлов белән сөйләшә
Менә ул экспедициянең беренче көне! Өч меңнән артык чакрым араларны узып килүебезнең максаты! Менә-менә без студентлар, үз күзләребез белән бараба татарларын күрәчәкбез, үзебез алар белән аралаша алачакбыз, үзебезнең телне өйрәнүдә беренче адымнарыбызны ясаячакбыз!
Юл буе профессор Фәрит Йосыпов безгә Радловның 1872 елда Себергә булган сәяхәте турында сөйләп килде. Яшь немец студентының ничек итеп үз күзләре белән бараба татарларын күрергә хыялланганы, ниһаять, Россиягә килгәч тә бик озак Себергә барырга рөхсәт ала алмавы, үз теләгенә ирешер өчен, немец гражданлыгыннан баш тартырга мәҗбүр булуы, ничек итеп кечкенә двухколкада кучер, Радлов үзе һәм сөйгәне Полинаның озын юлларны үтүләре, нәтиҗәдә аның «Образцы народной литературы тюркских племен» дип аталган искиткеч хезмәте басылуы... Профессорыбызның Радлов хакында сөйләгән кыйссалары минем күңелдә мәңге сакланыр. Ул минем алда бөек шәхес турында яңа фактлар гына түгел, ә киң бер дөнья ачты.
Чортанлы авылы үзе әллә ни зур авыл түгел, әмма шуңа да карамастан, аның халкы бик гүзәл - уртак тел таба алырбызмы? Күрешкәч тә, шикләребез югалды - уртак тел табу гына түгел, бик җиңел аралаша да башладык. Әйе, диалекталь үзенчәлекләр шактый, аңлап бетермәгән чакларда яныбызда хөрмәтле укытучыларыбызның булуы бик нык ярдәм итте. Әмма ул барыбер безнең татар теле. Татарстаннан ничәмә чакрым еракта булса да, татарлыгын югалтмаган халык, телен онытмаган, йолаларын ташламаган.
Чаны районының тагын әле Аулкошкүл, Тармакүл, Аялу, Тебис авылларында булдык. Һәр авыл үзенең кунакчыллыгы, безгә һәм без башкарган эшкә карата хөрмәте белән күңелләребезгә хуш килде.
Кыштау районында да ике татар авылы бар икән. Усмановка, Тарлар авыллары, Җирле халыкның диалектында хәзер инде үзебез дә рәхәтләнеп сөйләшә башладык. Халык исә таң калып, «син парабыча кайан белмәк?» (син барабача кайдан беләсең) дип сорый. Без бары тик җилкәне генә сикертәбез: «Ә Казанда барысы да барабача белә», имеш...
Новосибирск өлкәсендә көннәр сизелми дә үтеп китте. Экспедиция ахырына якынлашып бара икән. Көн дә иртән нинди дә булса авылга барып, халык белән аралашып, яңа мәгълүматлар җыю, яңа танышулар шулай ук тиз беттемени? Килгәндә никадәр шик-шөбһә булса да, хәзер бер генә дә кайтасы килми иде. Бараба татарларын, аларның искиткеч гүзәл телләрен, йолаларын, гадәтләрен, уен-биюләрен, авыз иҗатын, авылларын гомердә дә онытасым юк! Әйе, Себергә бер килгән кеше аны мәңге онытачак түгел.
Поезд шавы тагын колакта чыңлап тора. Бу юлы инде ул тимер рельстан моңсу гына тәгәрәгән кебек. Юлда дуслар белән кайту күңелле булса да, һәркемнең үзе генә белгән моңсу сере бар иде: күңелгә никтер моңсу, нидер җитми. Экспедиция уңышлы гына үтте, хәйран материал да җыелды. Ә ярты күңел Себердә калды. Күлләр ягын, калын урманнар ягын, барабалар ягын, кунакчыл, мөлаем татарлар ягын без озак сагынырбыз, монда тагын бер кайту хыялы белән яшәрбез сыман.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: